МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 166 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
31.03.2023
Бүген кечкенәләр төркемендә «су белән экспериментлар көне» узды. Балалар суның үзлекләре белән таныштылар, гади тәҗрибәләр үткәрергә өйрәнделәр. Балалар тәҗрибәләрне һәм экспериментларны бик яраталар. Экспериментлар балаларның интеллектын, игътибарын, фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм "могҗизаларны" фәнни караш белән аңлатырга өйрәтә. Чын галимнәр кебек, балалар су белән тәҗрибәләр үткәрделәр, көнебез кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Сегодня в младшей группе прошел «День экспериментов с водой». Дети познакомились со свойствами воды, научились проводить несложные опыты с использованием подручных средств. Дети очень любят опыты и эксперименты. Экспериментирование - эффективно и доступно, развивает интеллект детей, внимание, мышление и речь. Учит детей рассуждать, анализировать, делать выводы и объяснять "чудеса» с научной точкой зрения.
Как настоящие учёные, ребята проводили опыты с водой «Прозрачность воды» ,«У воды нет запаха», «Тонет - плавает», "Вода не имеет цвета, но её можно покрасить», «Вода замерзает и превращается в лед». День опытов и экспериментов с водой прошёл интересно и увлекательно. Дети испытали радость открытий, развили любознательность, пытливость ума и познавательный интерес. -
30.03.2023
Тәрбиячеләр арасында "Иң яхшы проект" регионара конкурста катнашып тәрбиячеләребез 1,2 дәрәҗә дипломнарга ия булдылар.Котлыйбыз.
Воспитатели нашего детского сада приняли участие в региональном конкурсе педагогов образовательных учреждений "Лучший педагогический проект" и были награждены дипломами различных степеней. Поздравляем.
-
29.03.2023
Уртанчылар төркемендэ балаларның иминлеген саклау максатыннан "Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән темага әңгәмә оештырылды. Балалар презентация карап, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим үтәргә кирәклеген төшенделәр.
-
28.03.2023
Максатчыл күзәтү аша балаларны язгы табигать күренеше белән таныштыру. Агачлар һәм аларның яшәеше өчен мөһим роль уйнаган табигать шартлары арасындагы бәйләнешне аңлый, күрә белергә өйрәтү. Агачлардагы үзгәрешләрнең сәбәпләрен аңларга, төшенергә ярдәм итү. Балаларда күзәтә белү сыйфаты тәрбияләү.
-
27.03.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ГТО нормативлары тапшырдылар.
Балалар үзләренең тизлеген һәм җитезлеген 5 төрле сынауда күрсәттеләр. Нормативлар тапшырганнан соң һәр балага да истәлекле грамоталар тапшырылды. -
24.03.2023
«Чудо мультфильм»проекты кысаларында без балалар белән рус халык әкиятенә нигезләнгән "Курочка ряба» исемле үз мультфильмыбызны яңача төшерәбез.Балалар зур кызыксыну белән мультфильм ясау өстендә эшлиләр: иҗат итәләр, уйныйлар, аралашалар, барысын да үз куллары белән ясыйлар. Эшләнмәләр, персонажлар, декорацияләр ясаганда мөстәкыйльлек күрсәтәләр, аларга таныш техниканы кулланалар, аларда инде формалашкан күнекмәләрне практикада кулланалар. Яңа кызыклы техникага, актерлык осталыгына өйрәнәләр. Үзләрен сценаристлар, рәссам-иллюстраторлар, рәссам-декораторлар, актерлар ролендә сынап карыйлар.
В рамках проекта «Чудо мультфильм»мы с детьми снимаем свой собственный мультфильм по русской народной сказке "Курочка ряба» на новый лад.Дети с огромным интересом работают над созданием мультфильма: творят, играют, общаются, создают все своими руками. Проявляют самостоятельность при создании поделок, персонажей, декораций, используют знакомые им техники, применяют на практике навыки, которые у них уже были сформированы. Учатся новым интересным техникам, актерскому мастерству. Пробуют себя в роли сценаристов, художников-иллюстраторов, художников-декораторов, актеров. -
22.03.2023
Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үткәрдек
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Бәйрәм җыр-биюләр, матур шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Максатыбыз - бәйрәм аша балаларда халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту һәм мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү. Менә шулай күңелле итеп үзды Нәүрүз бәйрәме.
-
20.03.2023
Бакчабызда тәрбияләнүчеләр Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган республика күләм шигырь бәйгесендә катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Воспитанники нашего детского сада приняли участие в республиканском поэтическом конкурсе, посвященном творчеству Роберта Миннуллина, и были награждены дипломаи различных степеней. Поздравляем!
-
17.03.2023
Коллектив белән территорияне кардан арындыру максатыннан, өелеп торган карларны тараттык.
Вместе с коллективом расчистили территорию от снега.
-
16.03.2023
Балалар арасында яратып уйнала торган уеннар - хәрәкәтле һәм музыкаль халык уеннары. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкүреш чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатълелек, сабырлык, сәнгатьле башкару кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Музыкаль уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, көчле нык ихтыярлы булып үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәтле музыкаль уен күнекмәләре нәниләргә әйләнә- тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.