МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 166 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
19.05.2023
Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.
Бакчабыз территориясен матурлап, җәйгә әзерләү максатыннан төрледән - төрле чәчәкләр утырттык. -
18.05.2023
Бүген Мөслим гимназиясендә "Милли мәдәни мираслар һәм гореф-гадәтләр елы" кысаларында "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы" дип исемләнгән район бәйгесенең финалы узды.
Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Баширова Азалия җиңүче , зурлар төркеменнән Мухаметзянов Аяз "Милләтебезнең горурлыгы" номинациясендә җиңүче булдылар. КотлыйбызБалаларны әзерләгән тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. -
16.05.2023
Зурлар төркеме Халыкара гаилә көне уңаеннан "Гаилә-бәхет ачкычы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артына җыелды. Әлеге чарага кунак итеп әти-әниләр һәм ЗАГС бүлеге мөдире Язилә Шәрипҗан кызын чакырдык. Бу очрашу балалар өчен бик кызыклы, файдалы һәм тәрбияви булды. Чара күңелле әңгәмә, сорау-җавап, җыр, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү безнең максатыбыз.
-
15.05.2023
Табигатьнең иң гүзәл вакыты 15 май- Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Зурлар төркеменә йөрүче балалар бу көнгә багышлап "Гаиләм-минем терәгем" дигән темага флешмоб уздырдылар. Чарага һәр бала әти-әнисе белән бергә, үзләренең күңел җылыларын биреп, гаилә эмблемасын ясап алып килде. Әлеге чара баланы шәхес буларак формалаштыру, рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өчен, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә-бәхет ачкычы, ә бала җиһанга бәхет өчен туа. Үз гаиләгезнең кадерен белегез, без сезгә мәхәббәт һәм бәхет телибез.
-
12.05.2023
Бөтендөнья шәфкать туташлары көне уңаеннан кечкенәләр төркеме балалары бакчабызның шәфкать туташын кунакка чакырдылар. Аның эш коралларын белән таныштылар, авырмас өчен ничек чыныгырга кирәклеген өйрәнделәр. Үзләре дә шәфкать туташы ролен дә булып алдылар.
По случаю Всемирного дня медицинских сестер младшие группы пригласили в гости медсестру нашего детского сада. Познакомились с его рабочими инструментами, узнали, как закаляться, чтобы не заболеть. Они также взяли на себя роль медсестер, поиграли сюжетно-ролевую игру.
-
11.05.2023
Зурлар төркемендә балаларның сөйләм телен үстерү , туган як телләре белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан дидактик уеннар һәрчак тулыландырып торыла. "Ел фасыллары" алгоритмына нигезләнеп төзелгән "Яз" модуле балаларның яз аена хас үзенчәлекләр турындагы белемнәрен ныгытырга ярдәм итә. "Язгы эшләр", "Балалар уеннары", "Язгы урман" өлешеннән торган бу уен
уйлау-фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерә, зәвык тәрбияли. -
10.05.2023
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсының 2нче этабында катнаштык.
Приняли участие во 2-м этапе конкурса "Лучший билингвальный детский сад".
-
09.05.2023
Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять иң төп бурычларның берсе булып тора. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезнең табигатен ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм парадында чын солдатлар кебек атладылар.
-
04.05.2023
2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, шул уңайдан уртанчылар төркеме балалары борңгы татар халкының көн күреш тарихы белән таныштылар.
2023 год-год национальных культур и традиций, в связи с этим воспитанники средней группы познакомились с историей быта древнего татарского народа.
-
03.05.2023
Кече төркемдәге балалар батик ысулы буенча тукымага рәсем төшерү белән таныштылар. Кулъяулыкка узорларны төшереп матур төсләргә буядылар, әлеге ысул белән рәсем ясау аларга бик тә ошады.
Дети младшей группы познакомились с рисованием на ткани по методу батика. На ткань наносили узоры и красили в яркие цвета, рисование этим способом им очень понравилось.