МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 150 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
12.04.2024
12 апрель–Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче булып космик ачыш ясаган көн –Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә. Мәктәпкә әзерлек төркемендә космонавтика көненә багышланган кызыклы әңгәмә узды, кисеп ябыштыру шөгыле үткәрелде. Балалар өйдә дә әти-әниләре белән бергәләп матур рәсемнәр ясап, кул эшләре эшләп алып килделәр.
-
11.04.2024
11апрель-каен агачы көне.
Ул-ак төстәге кайрысына кара сызыклар төшерелгән, куе ботаклы агач. Яз көне кар эреп бетәр-бетмәс чакта йокыдан уяна.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме каен турында бик күп яңалыклар белделәр, оригами ысулы белән каен агачын ясадылар. Кул эшләрен янәшә куеп каен урманын булдырдылар. -
27.03.2024
Кечкенәләребез үстерешле уеннар уйныйлар. Үстерешле уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга өйрәтә. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Яңадан- яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
-
18.03.2024
Агачтан ясалган пластинкалар белән балалар бик яратып уйныйлар. Ул хәрәкәт маршрутларын төзү өчен кулланыла. Ул төрле төстәге фигуралар җыелмасыннан тора, аларның бер өлеше штырьлар белән тәэмин ителгән, шулай ук «юллар»буенча хәрәкәт итү өчен шарлар да бар. Шогель барышында балаларның вак моторикасы, логик фикерлэве камилләшә. Эйлэнэ тирэ фикерләү күнекмәсе үзләштерелә. Шулай ук күрү координациясе дә үсеш ала.
Комплект пластинок из дерева с углублениями используются для составления маршрутов движения. Он состоит из набора фигурок разных расцветок, часть из которых снабжена штырьками, а также шариков для передвижения по «дорожкам». В ходе занятий у ребенка совершенствуется мелкая моторика, он учится простым логическим рассуждениям. Происходит освоение навыка пространственного мышления. Одновременно развивается зрительная координация. -
14.03.2024
Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында «Яшь мастер-2024» Региональ чемпионатының республика этабы узды. Безнең бакчадан «Поварское дело» компетенциясе буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Закирова Айсылу катнашып 2 урынга лаек булды. Әлеге уңышлары белән Айсылуны, аны әзерләгән тәрбиячеләрен, әти-әнисен чын күңелдән котлыйбыз. Алда да зур уңышлар телибез!
-
13.03.2024
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге.
Быел "Гаилә елы" дип игълан ителде. Шуны күздә тотып, зурлар төркеме балалары белән бергә әти-әниләргә чын мәгънәсендә күңелле гаилә бәйрәме бүләк иттек.
Балалар, әти-әни турында матур җырлар, шигырьләр, төрле уеннар аркылы үзләренең мәхәббәтләрен аңлаттылар. Бәйрәм бер рухта, сизелмичә үтте. -
11.03.2024
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әниләр бәйрәме" гөрләп узды. Чара балалар тарафыннан башкарылган шигырьләр, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган матур чәчәкләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмнән балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калдылар.
-
05.03.2024
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Мин әти-әнигә гаилә эшләрендә ярдәм итәм" дигән темага әңгәмә уздырылды. Төп максат: гаиләдә ярдәмләшү, үзара ышаныч, хөрмәт хисләре тәрбияләү, ышанып тапшырган йөкләмәне үтәү күнекмәләре булдыру. Әңгәмә вакытында балалар әти-әниләренә ничек ярдәм итүләрен уен формасында уйнап күрсәттеләр, рәсемнәр ясадылар.
-
04.03.2024
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында уртанчылар төркеме “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк” акциясе үткәрде. Әлеге чара бик максатчан төстә үтте. Балалар юл иминлеге инспекторлары полиция капитаны Феликс Мияссарович, полиция майоры Илнар Илсурович һәм әти-әниләр белән берлектә машина йөртүчеләрне туктатып сораулар бирделәр, үзләренең белемнәре, фикерләре белән уртаклаштылар.
-
01.03.2024
Зурлар төркемендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Феликс Мияссарович белән берлектә “Җәяүлеләр һәм пассажирлар” темасы астында күңел ачу чарасы узды. Балалар үзләрен төрле ситуацияләрдә сынап, юл йөрү билгеләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында “Сорау бездән-җавап сездән” түгәрәк өстәл арты әңгәмәсе балаларда күп сорауларга җавап табарга булышты. Феликс Мияссаровичның чыгышы һәркемдә зур кызыксыну уятты.