МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 150 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
30.10.2023
В младшей группе прошла экскурсия по соблюдению правил дорожного движения. В ходе экскурсии дети закрепили знания о правилах дорожного движения, перехода дороги. Кроме того, обратили внимание на дорожный знак «Пешеходный переход», который информирует пешеходов и водителей быть внимательными и ответственными.
Кечкенәләр төркемендә "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү" буенча экскурсия узды. Экскурсия барышында балалар юл хәрәкәте, юл аша чыгу кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар . Моннан тыш, «җәяүлеләр үтүе» юл билгесенә игътибар иттеләр, ул җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм җаваплы булырга хәбәр итә. -
27.10.2023
27 октября на базе МБОУ "Большечекмакская ООШ" прошёл районный семинар учителей начальных классов и педагогов ДОУ на тему "Преемственность в применении игровой технологии дошкольного и начального образования". В ходе семинара были просмотрены открытые уроки, мастер-классы, мероприятие с использованием игровых технологий. Воспитатель 1 квалификационной категории Валиуллина А. И. показала мастер класс на тему:" Игровые технологии в развитии речи дошкольников"
-
26.10.2023
Балалар бакчасында бәйрәм- ул һәрвакыт могҗизалы, тылсымлы төсләр, балаларнын шат тавышы. Уртанчылар торкемендә дә:
Яфраклар бәйрәме
"бик куңелле үтте. Жыр биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Балалар янына кунакка Аю дус килеп табышмаклар әйтте, уеннар уйнатты. "Көз кызын" да балалар түземсезлек белән көтеп алдылар. Ана шигырьләрен, җыр биюләрен бүләк иттелэр. Ә инде Көз кызының тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүлэк итүе иң куркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
-
25.10.2023
Зурлар төркеме паркка экскурсиягә чыкты. Агачлардагы көзге үзгәрешләрне күзәттеләр. Тышкы билгеләре буенча агачларны танып белделәр.
-
20.10.2023
Бүген пешекчеләр көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әти-әни һөнәре" дигән тема астында әңгәмә үтте һәм балалар әңгәмәне сюжетлы ролле уеннар белән дәвам иттеләр. Уен аша балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләнә.
-
19.10.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сөйләм үстерү һәм грамотага әзерлек эшчәнлегендә[п] һәм [пь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алырга өйрәнделәр. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерделәр.
-
18.10.2023
Зурлар төркеменә йөрүче балалар әйләнә-тирә дөнья белән танышу һәм экологик тәрбия бирү максатыннан метеомәйданчыкта шөгыльләнделәр.Балалар приборлар белән таныштылар, һава торышын билгеләделәр.Метеомәйданчыкта шөгыльләнү процессында экологик фикерләү үсеш ала, белем активлыгы һәм кызыксынучанлыклары арта. Балалар эзлекле сөйләргә , анализларга һәм нәтиҗә ясарга өйрәнәләр, сүзлек запасларын баеталар.
-
17.10.2023
Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле. Тема: "Кунак каршылыйбыз"
Бурычлар: савыт сабаның аерым предметлары, аларның кулланылышы турында белемнәренә төгәллек кертү; тәрбияче белән бергә кыска хикэя төзергә өйрәнүне дәвам итү; балаларны әңгәмәгә тарту; балаларда сөйләм этикетына нигез салу (исәнләшү, танышу, саубуллашу ); өлкәннәргә булышу теләге уяту; савыт-сабага сакчыл караш тәрбияләү. -
16.10.2023
Кечкенәләр төркеменнән үк хезмәт тәрбиясен бик яратып башкаралар. Балалар апаларына участоктагы яфракларны җыярга булыштылар. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мөстәкыйльлекләре, активлыклары, үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
-
13.10.2023
Әтиләр гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтилэр көне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан уртанчылар төркеме әтиләрен чакырып бик күңелле очрашу үткәрделәр.
Балаларга әтилэр белән очрашу, күңелле уеннар уйнау, самолёт ясау, кадак кагарга өйрәнү кебек мастер-класслар, әтиләр белән бергэ ясаган гимнастика бик ошады.Тагын да шундый күңелле очрашулар булып торсын.