МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
14.02.2024

Зурлар төркеме балалары тирә-юнь белән танышу шөгылендә суган утырттылар. Без балаларга һәрдаим хезмәткә хөрмәт тәрбияләү өстендә эшлибез. Бүген балалар үзләренә белем туплап, шөгыльдән канәгать калдылар.Киләчәктә дә, әти-әниләргә булышып, чын хезмәт сөюче булып үсүләрен расладылар. Мондый шөгыльләр балаларга бик ошый. Кечкенәдән хезмәт яратып үскән бала - киләчәк буынга чын шәхес!
-
12.02.2024

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында уртанчылар төркемендә «Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән чара узды. Балалар светофор һәм аның төсләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртеп үттеләр, тәрбияче балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам иттеп, сөйләм телләрен тулы җөмләләр белән җавап бирүләрен үстерде.
-
09.02.2024

Мөслимебездә "Җиз кыңгырау моңнары" фестивале өченче тапкыр үтте. Әлеге чарада безнең коллектив бик актив катнашты. Килгән кунакларны кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлады.
-
05.02.2024

Зурлар төркеме балалары белән "Мин кече энемне, сеңлемне карап нәрсә эшли алам" темасы астында әңгәмә узды. Үзләренең кече энеләре,сеңелләренә ничек ярдәм итүләрен сөйләделәр. Әңгәмә аша балаларда кече әнеләре һәм сеңлеләренә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияләнә; кече энеләре һәм сеңлеләре турында кайгыртучанлык күрсәтергә омтылыш; балаларда тирә-юньдәге тормыш өчен җаваплылык хисе булдырылды, якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләнде.
-
30.01.2024

Серле йомгак проекты кысаларында уртанчылар төркеме туку станокларында эшләделәр. Бу шөгель вак моториканы гына түгел, ә фантазияны үстерергә, санарга өйрәнергә ярдәм итә.
В соответствии рамкамах проекта "Серле йомгак" средняя группа работала на ткацких станках, что помогает научиться считать, развивать мелкую моторику и фантазию. -
29.01.2024

Парын тап, уклар уены балаларның логик фикерләвен, хәтерләрен, игътибарлылыгын үстерә. Шулай ук әйләнә тирә дөнья турында күзаллауны киңәйтә. Төсле түгәрәкләр белән уйнау уң-сул, өс-ас төшенчәләрен ныгыта, төсләрне дөрес кабул итәргэ ярдәм итә. Карточка, түгәрәкләр белән эшләү балаларның вак моторикасына да уңай йогынты ясый.
Игры "Стрелочки", " Найди пару" развивают мышление, внимание, память детей. Также расширяют представления об обьектах окружающего мира. Игры со стрелками позволяют закрепить понятия вправо-влево,вверх-вниз, правильно воспринимать цвета. Также эти игры развивают мелкую моторику. -
26.01.2024

Зурлар төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә "Кошларга ярдәм" акциясендә катнашып кышлаучы кошларга җимлекләр ясадылар. Җимлекләргә кошлар туклансын өчен җимнәр салдылар.
-
25.01.2024

Мәктәпкә әзерлек төркеме "Талантлы син туган җирем" проекты кысаларында Факил Сафинның иҗаты белән таныштылар. Балалар үзләренә ошаган шигырьләрнең геройларын пласстилиннан әвәләп, иптәшләренә кызык итеп уй кичерешләрен сөйләделәр.
-
19.01.2024

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен катламлы камырдан "конвертик" әзерләү буенча мастер-класс узды. Кечкенә куллары белән балалар камырны тырышып бастылар. Мастер-класс та катнашучылар тәмле һәм матур эшләнмәләр булдыру өчен бик тырыштылар. Ясап бетергәч повар апаларыбыз кайнар мичтә пешереп тә бирделәр. "Конвертик"ларнын исе бөтен балалар бакчасында таралган иде. Әзер булгач, балалар аны бик тәмләп авыз иттеләр. Иң тәмлесе диделәр ! Мөгаен, чөнки алар аны үз куллары белән ясагангадыр.
-
18.01.2024

Тема: "Безнең гаиләдә энем... сеңлем туды". Максат: Яхшы атмосфера һәм үзара аңлашу. Балаларның әти-әниләренә, апа-сеңелләренә, туганнарына тугрылык һәм ярату хисләре тәрбияләү.
"Өйдә кечкенә бала барлыкка килде", "Яңа туган балалар нишли белә?", "Нинди өлкән абый, мин апам булам?" дигэн темага әңгәмәләр үтте. Яңарак кына сеңелләре туган гаиләләрнең гаилә фоторәсемнәрен карадык, исемнәре белэн таныштык.
Тема: "У нас в семье родился братик... сестричка". Цели: Создание благоприятной атмосферы доброжелательности и взаимопонимания. Воспитание у детей чувства преданности и любви к своим родителям, сестрам, братьям.
Провели беседы с детьми " В доме появился маленький ребёнок ", "Что умеют делать новорождённые детки?", "Каким старшим братом, сестрой буду я?" Рассматривали семейные фотографии семей у кого недавно родились сестрёнки."






