МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 166 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
15.09.2023
"Матурлык салоны" сюжетлы - рольле уенда уртанчылар төркеме балалары Яшь чәчтарашлар булдылар. Матурлык салоны остасына кирәкле әйберләр: фен, чәч тарагы, кайчы, алъяпкыч, кыстыргыч белән таныштылар.
Бу әйберләрнең ни өчен кирәклеген бледеләр (фен белән чәчләрне киптерәләр, чәчләрне тарак белән тарыйлар , чәчләрне кайчы белән кисәләр). Чәчләрен үрергә тырыштылар, клиентлар белән сөйләшергә өйрәнделәр, үзләрен осталар һәм клиентлар ролендә сынап карадылар. Балалар зур кызыксыну белән уйнадылар һәм уенны күзәттеләр.
Дети средней группы в сюжетно- ролевой игре "Салон красоты", стали юными парикмахерами. Знакомились с предметами необходимыми мастеру салона красоты, фен, расческа, ножницы, фартук, щипцы.
Узнали для чего нужны эти предметы (феном сушат волосы, расческой расчесывают волосы, ножницами подстригают волосы). Попробовали плести волосы, учились разговаривать с клиентами. Дети пробовали себя в роли мастеров и клиенток. Дети с большим интересом играли и наблюдали за игрой. -
14.09.2023
Бүген кечкенәләр төркеме медсестра бүлмәсе белән таныштылар. Зөлфия Шәрәфидовна балаларга медприборлар турында сөйләде, аларның буен һәм авырлыгын үлчәде.
Сегодня воспитанники младшей группы познакомились с кабинетом медсестры. Зульфия Шарафидовна рассказала детям о медицинских приборах, измеряла их рост и вес. -
13.09.2023
Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервында катнашучылар, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, ТР Санлы трансформацияләү үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге җитәкчесе Булат Габдрахманов, “Диалог Регионы” коммерцияле булмаган автоном оешмасының аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эмилия Хәкимуллина "Миләшкәй" белән танышу максатыннан, бакчабызга килделәр. Кунакларны бакчабызда эшләп килүче проектлар, бакчабызның эш юнәлеше белән якыннан таныштырдык.
-
12.09.2023
Әллә ни чыгымнарсыз да кул астындагы материаллардан уенчык ясап кунелле итеп уйнап була. Мәсәлән, кәгазь битен алып, самолет ясарга. Урта төркем балалары шулай эшләделәр дә. Очу ераклыгына ярышлар үткәрделәр һәм аны кем беренче булып тота ала уенын уйнадылар.
Поиграть весело и без особых затрат можно смастерив игрушку из подручных материалов.Например взять лист бумаги и сложит самолетик.Дети средней группы так и сделали.Весело провели время и устроили соревнования на дальность полета и кто его поймает первым. -
11.09.2023
Балалар башваткыч, лабиринт уеннарын бик яратып уйныйлар. Алар хәтерне игътибарлыкны, логик фикерләүне үстерә. Шулай ук лабиринт уеннары моторика функциясы аша уку, язуга да уңай тәэсир итә.
Головоломки, лабиринты развивают зрительную память, внимание, логическое мышление детей. Также эти игры положительно действуют на моторную функцию зрительной системы, которая отвечает за плавное движение глаз по строчке и странице во время чтения и письма. -
08.09.2023
Кечкенәләр төркемендә балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту, көзге яфраклар турындагы белемнэрене тирәнәйтү, игьтибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне үстерү максатыннан куз турында әңгәмә үткәреп, "Көзге яфраклар" ясадык.
-
07.09.2023
Уртанчылар төркеме бүген җәйне озаттылар. Җәйге матур көннәрне искә төшереп матур стенгазета ясадылар, үзләренең җәйге күңелле мизгелләре турында сөйләделәр.
-
06.09.2023
Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл тамгаларын уен формасында кабатлау.
Правила дорожного движения и дорожные знаки были закреплены во время игры "Юный пешеход" -
31.08.2023
Зурлар төркемендә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Татарстан -туган төбәгем" дип исемләнгән чара узды.Чара Татарстан гимнын тыңлау белән башланды, төп атрибутлар-Татарстан гербы , әләме булды.
Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләр тыңладылар табышмакларга җаваплар әйттеләр, татар халкының милли ризыклары, бизәкләре, Идел буе халыклары белән таныштылар, дидактик уеннар уйнадылар."Без -Татарстанлылар!" темасына оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Балалар республикабызның алга таба үсештә булуын теләделәр һәм аны сакларга, яратырга вәгъдә иттеләр. -
28.08.2023
25 август көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында «Муниципаль мәгариф системасын үстерү механизмы буларак бердәм белем бирү тирәлеге” исеме астында август киңәшмәсе узды.
Безнең “Миләшкәй” балалар бакчасына “Үрнәк балалар бакчасы” россиякүләм смотр-конкурсы җиңүчесе дипломы тапшырылды.