МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 150 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
24.11.2023
23 ноябрь көнне Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасында "Балалар бакчасында әхлакый - патриотик тәрбия" темасы астында үткәрелгән семинар - практикумда катнаштык. Семинарда шөгыльләр, мастер-класс, эш тәҗрибәсеннән чыгып чыгышлар ясалды, патриотик тәрбия темасына кагылышлы эшлекле уен белән тәмамланды.
23 ноября на базе МБДОУ Старокарамалинский детский сад "Кояшкай" прошел семинар-практикум для воспитателей ДОУ по теме "Духовно-нравственное и патриотическое воспитание в дошкольном образовательном учреждении". На семинаре были просмотрены занятия, мастер-классы, прослушаны выступления педагогов из опыта работы. Завершился семинар Деловой игрой по нравственно-патриотическому воспитанию дошкольников. -
23.11.2023
20 ноябрьдә бөтен дөньяда Халыкара балалар хокукларын яклау көне. Балалар – җәмгыятебезнең иң саклауга һәм яклауга мохтаҗ әгъзалары. Алар ныклы тәрбиягә, яхшы тормыш шартларына лаек.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Минем хокукларым" дигән темага әңгәмә уздырылды. Балалар үзләренең хокукларын, бурычларын "Кечкенә балаларның хокуклары" дигән модуль аша таныштылар, бар да бертигез һәм дус булырга тиешлегенә төшенделәр. Үзләре буяган рәсемнәргә карап,хокуклар турында үзләре сөйләделәр. -
22.11.2023
"Мин һәм Кызыл китап" Республика күләм үткәрелгән конкурсының муниципаль этабында җиңгән катнашучыларыбызны "Чатыр Тау" ГПКЗ Начальнигы Сарваров Ильнур Абузарович котлады. Балаларга һәм аларны әзерләгән тәрбиячеләргә диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Начальник ГПКЗ" Чатыр Тау" Сарваров Ильнур Абузарович поздравил победителей муниципального этапа Республиканского конкурса "Я и Красная книга" и выручил им дипломы, подарки. -
21.11.2023
Кечкенәдә үк балаларның вак моторикасын үстерү буенча даими эш алып барабыз. Тәрбиячеләр көн дәвамында төрле эшчәнлекләр, дидактик уеннар (әвәләү, рәсем ясау, , пазлар, конструкторлар белән уеннар) оештыралар. Даими оештырылган эшчәнлекләр балаларның кул моторикасын гына үстереп калмый, шулай ук сөйләмнәрен, төсләрне тоемлау сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итә.
-
20.11.2023
Зурлар төркемендә Халыкара балалар хокукларын яклау көне уңаеннан "Бурыч, хокукларны әкиятләр аша таныйбыз" дип аталган чара узды. Әлеге чара балаларга "бурыч", "хокук", закон төшенчәләре белән танышу, хокук һәм бурычларны аера белергә өйрәтү, законга хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар хокуклар турында презентация карадылар;"Көлкәй", "Ике кыз" мультфильмы карадылар, хокуклар ясалган таҗлардан чәчәк ясадылар.
-
17.11.2023
20 ноябрьдә бөтен дөньяда Халыкара балалар хокукларын яклау көне билгеләнә. Бу дата шунысы белән әһәмиятле, 1989 елның шушы көнендә Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителде, ул барлык илләрдә балаларны яхшы тормыш белән тәэмин итү бурычын куя.
Шушы максаттан бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә чаралар, әңгәмәләр, "Нәрсә яхшы, нәрсә начар", "Яныңда синең дустың", "Без төрле, әмма хокукларыбыз бер" темасына уеннар үткәрелде.
Полиция майоры Вахитова Э.Н. белән очрашу оештырылды. Эльза Наилевна балаларны үзләренең хокуклары белән таныштрды. Әлеге очрашу балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар үзләренең хокуклары белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. "Сорау-җавап" уены очрашуны тагын да тулыландырып, җанландырып җибәрде. -
16.11.2023
Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана; бәйләнешле һәм монологик сөйләм үстерелә; сөйләмнең аваз культурасы үсә; авазларның дөрес әйтелеше эшкәртелә; фонематик ишетү үсеше башкарыла; артикуляцион аппарат камилләшә. Тавыш көче һәм дикция үсә. Балалар сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп ишетелсен өчен әйтергә өйрәнәләр. Театральләшкән эшчәнлек психотерапевтик максатларда да киң кулланыла: аралашу кыенлыгын үтү, неврозлар һәм куркулар терапиясе, кайгы күргән, якыннарын югалтуны кичергән һ.б. балаларга ярдәм итү.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар марионетка курчакларын хәрәкәтләндереп үзләре белгән әкиятләрне сөйләп күрсәттеләр. -
03.11.2023
Уртанчылар төркемендә "Мин, минем исемем, фамилиям. Якын кешеләр кемнәр алар?" темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең гаиләләрен матур итеп ясадылар. Үзләренең исем фамилияләрен әйтеп, якын кешеләре турында сөйләргә өйрәнделәр.
В средней группе провели мероприятие по семьеведению на тему: "Я, моё имя и фамилия. Родные люди - кто это?"
Какое счастье жить на свете,
Когда Я в мире не одна.
Когда душа теплом согрета
И за спиной стоит СЕМЬЯ
Понять способны мы не сразу…
На это нужно много лет:
СЕМЬЯ даётся лишь однажды –
Дороже, ближе, лучше нет… -
02.11.2023
Кечкенәләребез яшелчәләр белән таныштылар
Маскат: помидор, кыяр, кишер турында белемнәрен ныгыту; формасы, төсе,тәменең узенчәлекләре белән таныштыру; сорауларга жавап бирү осталыкларын үстерү.Дети младшей группы познакомились с овощами. Ззадачи:1. Дать детям представления об овощах, закрепить умение узнать, различать, называть их. Воспитывать отзывчивость, доброжелательность познавательный интерес. Формировать умение слушать воспитателя и друг друга. Ввести в активный словарь детей слова обозначающие названия овощей (картошка, морковь, лук, капуста)
-
01.11.2023
Младший дошкольный возраст — наиболее благоприятный период развития ребенка. Одним из самых эффективных средств развития и воспитания ребенка используемый в нашей группе, является театр и театрализованные игры. Игра — это главный и ведущий вид деятельности детей дошкольного возраста, а театр — один из самых доступных видов искусства.
Дети средней группы очень любят играть в театр, они активно и с огромным удовольствием берут на себя ведущие роли. Во время игры дети учатся понимать обращенную к ним речь, составляют предложения, общаются со сверстниками, осваивают культуру общения.
Мәктәпкәчә үсеш чоры - бала үсешенең иң уңай чоры. Безнең төркемдә кулланыла торган иң нәтиҗәле чараларыннан берсе - театр һәм театральләштерелгән уеннар. Уен - мәктәпкәчә яшьтәге балалар эшчәнлегенең төп һәм әйдәп баручы төре, ә театр - сәнгатьнең иң югары төрләреннән берсе.
Уртанчылар төркеме балалары театр уйнарга бик яраталар, алар актив һәм зур канәгатьлек белән алдынгы рольләрне үз өсләренә алалар. Уен вакытында балалар үзләренә бирелгән сөйләмне аңларга өйрәнәләр, җөмләләр төзиләр, яшьтәшләре белән аралашалар, аралашу культурасын үзләштерәләр.