Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
2014 нче ел- мәдәният елы 05.02.2014

Безгә, бер төркем Кошман мәктәбе укучыларына Галия Кайбицкая исемен йөрткән музейда булу бәхете елмайды. Анда без сыйныф җитәкчебез Айгөл апа белән бардык. Музей директоры Энҗе Рамил кызы Мингалиева һәм Эльмира Равил кызы Сафина безне районыбыз тарихы, аның кешеләре турында сәяхәткә алып кереп китте. Сәяхәтнең башы Кайбыч төбәгенә багышланган этнографик залдан гыйбарәт. Бу залда Кайбыч районы кешеләренең көнкүреше турында белешмәләр, эш кораллары, киемнәр җыелган. Икенче тукталышыбыз Галия Кайбицкая иҗаты, яшәеше турындагы зал булды. Опера йолдызының үзенә күчкәнче аның ата-анасы,туган җиренә багышланган фотолар, мәгълүматлар белән таныштык. Галия Төхвәтуллина бик ишле гаиләдә туа: алар барысы 15 бала! Әмма унбиш баланың нибары 7се исән-имин кала. Аталары Мотыйгулла Төхвәтуллин балаларының сәнгатькә хезмәт итүче, музыкаль белемле итеп күрәсе килә. Һәм теләкләре кабул була. Опера сәхнәсендә яңа йолдыз -Галия Кайбицкая кабына! Аның иҗаты турында музейда гаять күп күләмдә мәгълүмат тупланган. Галиянең кайда укуы, кемнәр белән дуслашуы, нинди операларда җырлавы турындагы белешмәләр музейда байтак җыелган.
Сәяхәтебезнең өченче ноктасы Музыкаль зал булды. Бу залда Галия Кайбицкаяның моңлы тавышын ишеттек. Анда без Галия Кайбицкаяның өлкән абыйсы Камиль Төхвәтуллин турында да белешмә алдык. Аның да мәшһүр сәнгать кешесе булуына тагын бер кат инандык. Мәгълүматлар туплагач Эльмира Равилевна безнең игътибарлылыкны тикшерү өчен викторина тәкъдим итте. Сынатмадык бугай!
8 нче сыйныф укучысы Чулпан Гарифуллина
-
Һөнәрле үлмәс-һөнәрсез көн күрмәс 05.02.2014

Профориентация эше башлангыч сыйныфларда ук башланырга тиеш. Шуңа да инде башлангыч сыйныфлар атналыгындагы бүгенге көн һөнәрләргә багышлаган иде. Укытучы Садриева Э.Р. хәзерләгән бу чарада укучылар һөнәрләр турында бик мәгълүмат алдылар. Чарада “Төзүчеләр” һәм “Шофёрлар” командалары катнашты. Башта укучылар әти-әниләренең һөнәрләре турыда шигырьләр сөйләделәр. Ә аннары соң кызу ярыш башланды: “Нәрсә артык?”, “Кем кайсы һөнәр иясе” “Табиб һөнәре юнәлешләре” , “Кайсы һөнәр ияләренә бу эш кораллары кирәк? “ һ.б. Балалар берсен-берсе уздырып һөнәрләр турында белгәннәрен сөйләделәр. Киләчәктә укучыларыбыз тырыш, эш сөючән, уңган һәм булган балалар булып үсәрләр, кешеләргә һәм илебезгә файда китерә торган эшләр генә башкарырлар дип өметләнеп калабыз.
-
Спартакиадада сынатмадылар 04.02.2014

Укытучыларының 3 февральдә Олы Кайбыч мәктәбендә узган кышкы спартакидасының район финалында мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. канат тарту һәм дартс төрләрендә 3 нче урынны , ә физкультура укытучысы Насретдинов А.Л. турникта тартылу буенча 2 нче урынны яулды. Укытучыларыбызны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга Яшел Үзән шәһәрендәволейбол буенча узачак зона ярышларында уңышлар телибез.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 03.02.2014

Күңелле тәнәфесләребез дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфлары атналыгы Саттарова Гүзәл Фәритовна үткәргән “Күңелле стартлар” белән башланып китте. “Бөркетләр” һәм “Пантералар” командалары җитезлеккә, тизлеккә көч сынашты. Ике команда да җиңүгә ирешү өчен бөтен көчен куйды, җанатарлар да кимен куймады. Шулай да “Бөркетләр” көчлерәк булып чыкты.
Башлангыч сыйныфлар атналыгында алдагы көннәрдә түбәндәге чаралар үтәчәк:
4 февраль- “Милли уеннар”
5 февраль - “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”(уен-викторина)
6 февраль- “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү
7 февраль- “Белем иленә сәяхәт”(дәрес-викторина)
8 февраль- Йомгаклау. “Безнең уңышларыбыз”
-
Мәктәпкә дип килдек без тагын… 02.02.2014

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
Безнең мәктәптә бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз 1 февраль көнне безгә кунакка килделәр. Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Очрашуның максаты да югары класста укучы балаларга азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга ярдәм итү, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр алу, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында мәгълүмат ишетү бит. Студентларыбыз белән без әнә шул турыда әңгәмә кордык.
Килгән кунакларыбыз арасында мәктәбебезне 10 ел элек һәм аннан соң тәмамлаган, бүгенге көндә үзләре сайлаган һөнәрләренең чын осталары булып өлгергән һөнәр ияләре һәм төрле уку йортларында белем алучы студентларыбыз бар иде. 10 ел элек бетергән укучыларыбызны махсус чакырган идек. Гыйсмәтуллина(Фатыйхова) Сиринә, Насретдинова Резедә, Сафина(Җәләлиева) Эльмираларның чыгышлары туган мәктәпләрен, укыткан укытучыларын, балачакны сагыну сүзләре белән сугарылган иде, шуңа күрә беребезне дә битараф калдырмады. Студентларга да, укучыларга да мәктәптә һәм башка уку йортларында укыганда кирәкле матур киңәшләрен дә кызганмадылар юбилярларыбыз. Аларның хәзерге вакыттагы тормышлары, уңышлары белән горурландык та, шатландык та. Аларны күрергә дип беренче укытучылары, хәзерге вакытта Олы Кайбыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, Гиниятуллина Гөлинә Әмир кызы һәм пенсионер укытучы Абзалов Фәрит Әбзәл улының да килүе бу укучылар өчен дә, коллектив өчен дә икеләтә куанычлы булды. Очрашу ике өлештән торды. 1 нче өлеш “Бер очрашу - үзе бер гомер” дип аталды. Бу өлештәге сөйләшү бик эчкерсез, дустанә барды, кызыклы моментларга бай булды.
"Акыл - тезген, белем - ат, тезгенеңне белеп тарт"дип аталган 2 нче өлештә исә “Студентлар” һәм “Профессионаллар” командалары арасында мавыктыргыч уен-ярыш булды. Бик җанлы үткән бу ярышта “Студентлар” командасы җиңеп чыкты.
-
Күңелле тәнәфес 01.02.2014

Музыка тәрбиясе күпкырлы, ул балаларның күптөрле эшчәнлеген үз эченә ала. Музыкаль уеннар исә һәрбер баланың сәләтен ачарга, аңын үстерергә ярдәм итә, чөнки, бергә музыка темпына хәрәкәт иткәндә, уйнаганда, балалар тартынмыйлар, үзләрен иркен тоталар, иҗади эшлиләр. Музыкаль уеннар баланың музыкаль сәләтен үстерү белән беррәттән, аның акыл үсешенә дә этәргеч ясый. Шуны истә тотып бүген музыка укытучысы Айгөл Кадыйрова сәнгать атналыгы кысаларында озын тәнәфесләрдә балаларга төрле музыкаль уеннар уйнатты. Балалар рәхәтләнеп төрле халык биюләре биедәләр, музыкаль инструментларда “уйнадылар”, татар халкының җырлы-биюле һәм башка уеннарында катнашып туйганчы күңел ачтылар.
-
Фотога төшерү-сәнгать ул 31.01.2014

Мәктәбебездә сәнгать атналыгы дәвам итә. Аның кысаларында бүген рәсем укытучысы Насретдинов Илсур җитәкчелегендә төшерелгән фотолардан төзелгән презентацияләр күрсәтелде. Презентацияләрне 9 нчы сыйныф укучысы Вилданова Илүзә ясаган. Фотоларда туган авылыбыз һәм аның матур табигатен, төрле кызыклы мизгелләрне күреп хозурландык. Фото сәнгате беренче карашка гына җиңел кебек, ләкин нинди дә булса гадәти булмаган күренешне очратып, аның үзенчәлеген чагылдырып сурәт төшерү зур осталык сорый. Кичә ахырында Насретдинов Илсур балаларны фото сәнгате белән күбрәк мавыгырга чакырды.
-
“Без сәнгатьне яратабыз!” 28.01.2014

Бүген музыка укытучысы Кадыйрова А.С. оештырган шул исемдәге уен-ярышта 9 нчы сыйныфларның “Һәвәскәрләр” һәм “Сәнгатькәрләр” командалары көч сынашты. Алар музыка сәнгатенең төрле юнәлешәре буенча үзләренең белемнәрен сынадылар: композиторлар, җырчылар, уен кораллары һ.б. Шулай ук җырлар һәм төрле музыкаль әсәрләрнең исемнәрен, авторларын, башкаручыларын атадылар. Ярыш кискен барды, шулай да нәтиҗәдә “ Һәвәскәрләр” командасы беренче урынга чыкты. Тамашачылар да бу кызыклы чарадан татар һәм рус музыка сәнгате турында бик күп мәгълүмат алдылар. Ярыш-уен безнең укучыларыбызның чыннан да сәнгатьне яраталар икәнен тагын бер кат раслады.
-
27 ГЫЙНВАР - ХӘРБИ ДАН КӨНЕ 27.01.2014

Бүген мәктәбебездә Ленинград шәһәрен тулысынча немец фашистлары чолганышыннан азат итүгә 70 ел тулуга багышланган Батырлык дәресләре булып узды.
-
Сандугач керде күңелгә 27.01.2014

Чыннан да сәнгать атналыгын башлап җибәргән бу концертта балаларыбыз сандугачлардай матур җырладылар. Концерт “Тиенкәй” балалар бакчасына йөрүчеләрнең чыгышлары белән башланып китте. Аларның җырлары биюләр белән үрелеп барды. Аеруча, өлкән төркем балаларының чыгышлары арасында, әле 4 яше дә тулмаган Хикмәтуллин Камилнең үзе генә “Күңелле балачак”җырын башкаруы барыбызның да күңеленә хуш килде. Мәктәп укучылары да берсеннән-берсе матур җырлары белән сокландырдылар. Концертны 8 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Чулпан һәм Хәмидуллина Әдилә алып барды.











