Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Балаларны яклау көнендә 03.06.2014

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары 2 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә багышланган активистлар слётында катнаштылар. Слётта 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан “Юность России” Бөтенроссия фотоконкурсында эше “Иң яхшы 10 эш” номинациясенә кергән өчен Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Балалар тантаналы сбордан соң төрле милли уеннарда катнаштылар, ял иттеләр.
-
Сугыш ветераны янында 31.05.2014

8 нче сыйныф кызлары Хәмидуллина Әдилә, Гарифуллина Чулпан 4 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Саттарова Гүзәл белән берлектә авылыбызда яшәүче бердәнбер исән калган сугыш ветераны Җиһаншин Хәсән ага янына бардылар. Олы яшенә карамыйча, безнең белән аралашып, сөйләшеп утырды ул.
Хәсән абыйның яшьлеге сугыш чорларына туры килә. Күпне күрергә туры килә аңа. Сугыш хатирәләрен дә еламыйча сөйли алмады ул безгә.
Ә балаларның сораулары шактый җыелган икән. Бер- бер артлы “Сугыш дусларыгызны хәтерлисезме?”, “Сезне сугышта яраладылармы?”, “Нинди сугыш коралы белән көрәштегез?”, “Танк күргәнегез бармы?”, “Сугышка киткәндә ничә яшь иде?” дип, Хәсән абыйга сораулар яудырдылар.
8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан
-
Уку елы тәмамланды 30.05.2014

Бүген мәктәптә соңгы уку көне. Көн дәвамында сыйныф җитәкчеләре классларда җыелышлар үткәрделәр. Аннары укучылар, укытучылар йомгаклау линейкасына җыелды. Линейкада төрле оештыру мәсьәләләре каралды , уку елы нәтиҗәләре әйтелде, актив укучыларга Грамоталар бирелде. Укытучыларга, барлык мәктәп хезмәткәрләренә, укучыларыбызга файдалы, күңелле яллар, саулык-сәламәтлек телибез.Без укучыларыбыз белән саубуллашмыйбыз, аларны мәктәп лагеренда көтеп калабыз.
-
Мәктәпкә солдатлар килде 28.05.2014

Авылыбызның бер төркем егетләре Ватан алдындагы бурычларын Россия Армиясе сафларында үтиләр. Менә алар - Габитов Илназ, Гатиятуллин Зөлфәт, Сәгъдиев Динар, Садриев Булат, Сираҗиев Фаил, Гатауллин Динарлар. Май ахырында Сәгъдиев Динар, Садриев Булат, Сираҗиев Фаил исән-сау туган авылыбызга әйләнеп кайттылар. Кайткан солдатларыбызның һәрберсе диярлек туган мәктәбен күреп, укытучылар, хезмәткәрләр һәм укучылар белән күрешеп, хәл белеп китәләр. Егетләребезнең, аларның ата-аналарының, туганнарының шатлыкларын без дә уртаклашабыз. Хезмәтләрен дәвам итүче солдатларыбыз белән дә куанычлы күрешүләр насыйп булсын!
-
Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” яңгырады 24.05.2014

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз…
Ул гаҗәеп моңсу сагышлы…
Шундый көн бу — олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны…Бүген, матур яз көнендә “Соңгы кыңгырау”багышланган тантаналы линейка булды. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр, соңгы тапкыр алар өчен мәктәп кыңгыравы яңгырады. Шатлыклы да,чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш башлана. 9 ел рәттән алар олы тормыш юлына үзләренең өлкән дусларын озатып калдылар, ә бүген үзләре мәктәп белән саубуллашалар. 9 нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлады. Алар сыйныф җитәкчеләре Насретдинова Алия белән бу бәйрәмгә бик тырышып хәзерләнделәр. 9 нчы сыйныфларның чыгышы барыбызны да дулкынландырды. Аларга имтиханнарын яхшы тапшыруларын һәм исәнлек-саулык телибез.
-
Шатлык көне күңелле үтте 19.05.2014

Мәктәптә бүген Шатлык көне булып узды. Традиция буенча бу көнне без авылыбызның Сабан туе урынына барып, балалар белән Кече Сабан туе үткәрәбез. Быел да шул традициягә тугрылыклы калдык. Укытучылар укучылар белән төрле уеннар оештырдылар, балалар концерт номерлары күрсәттеләр. Бер җиңүче дә бүләксез калмады. Бүләкләрне спонсорыбыз, “Заман” оешмасы җитәкчесе, Җәләлиев Р.Г. мулдан алган иде. Балалар һәр бүләккә куандылар. Соңыннан укучылар ял иттеләр, аннары барыбыз да учакта пешкән тәмле уха һәм кайнар самовар чәе белән сыйландык.
-
Яңа җиңүегез белән, көрәшчеләребез! 18.05.2014

17 майда Яшел Үзән районында татар-башкорт көрәше буенча Гайнуллин Галим Шйхуллович истәлегенә Ачык зональ турнир булды. Турнирны Татарстан Республикасыныд туризм һәм яшьләр эшләре буенча министрлыгы үткәрде. Көрәшчеләребез бу юлы да сынатмады : 40 кг га кадәрге үлчәмдә Фәйзуллин Нәфкать 3 нче урын, Фәйзуллин Шәфкать 2 нче урын, 50 кг га кадәрге үлчәүдә Какаев Айдар 2 нче урынны алдылыр.Әфарин!
-
“Инициатива-2014” 17.05.2014

Мәктәбебезнең район балалар Думасы депутаты Гарифуллина Чулпан район делегациясе составында Казанда “Инициатива-2014” фестивалендә катнашты. Фестиваль 144 нче мәктәптә узган. Фестивальдән соң катнашучылар өчен автобуста Казан буйлап экскурсия ясаганнар.
-
Уку елын тиешенчә йомгаклыйк! 16.05.2014

15 нче май көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта уку елын йомгаклау, җәйге ял, мәктәп бакчасында график буенча эшләү һәм яңа уку елына хәзерлек мәсьәләләре каралды, мәктәп формасына таләпләргә тагын бер кат басым ясалды. 15 нче май –Гаилә көне, 17 май –Ышаныч телефоны көннәре икәне әйтелде. Бу көннәрнең әһәмияте турында сөйләнде.
Официаль өлештән соң җыелыш мәктәп бакчасында дәвам итте. Ата-аналар тәҗрибә кишәрлегендә башкарылган һәм башкарылачак эшләрнең күләме белән таныштылар. Соңыннан мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. ата-аналарга чәчәклектә эшләргә һәм мәктәп территориясе янындагы агачларны кисүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте
-
«Мой паспорт-я гражданин» 13.05.2014

12 мая в рамках общероссийской акции «Мой паспорт – я гражданин» у нас в гостях побывал специалист ТП УФМС России по РТ Яруллин Ильфир В ходе этой акции в школах по всей России проводятся открытые уроки, посвященные институту гражданства, истории паспорта в нашей стране, необходимости своевременного оформления главного документа, его бережного хранения и аккуратного использования. В завершении встречи Яруллин Ильфир напомнил ребятам, что каждый из них скоро станет участником важного события − получит паспорт гражданина Российской Федерации, и обратили внимание на их обязанность оформить документ в срок и бережно хранить его. Рассказал так же ребятам об истории российского паспорта со средних веков до наших дней. Ученики с большим интересом слушали рассказ о том, какие изменения претерпевал паспорт в разные исторические эпохи, прежде чем приобрести современный вид.











