Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Белем сыйфатлы булсын! 25.04.2014

Татарстан Республикасында белем бирүнең сыйфатын камилләштерү максатыннан Сингапур методикасын тормышка ашыру буенча киң кырлы эш алып барыла. Безнең мәктәп укытучылары да март аенда әлеге система буенча белем алып үзләренә кулай булган структураларны дәресләрдә куллана башладылар. 25 нче апрельдә әлеге методларның ничек кулланылышын тикшерү максатыннан район мәгариф бүлеге белгечләре: Петрова С.Т., Зыядиева Л.Р., Мөхетдинова М.А., Русова М.М.лар мәктәбебездә булдылар. Һәр укытучының дәресен карап, киңәшләрен бирделәр.
-
Татарнын Тукае бар эле! 24.04.2014

Ел саен апрель аенда дөньяның милләттәшләребез яшәгән һәр почмагында сөекле шагыйребезгә багышланган чаралар үткәрелә.Бүген безнең мәктәптә дә татар әдәбияты күгендә янган иң якты йолдызларның берсе – халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәне татар теле укытучылары Нәфыйкова Р.М. һәм Сайранова Р.Т. оештырдылар.
Сөекле шагыйребезгә багышланган кичәдә укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар һәм үзләре язган шигырьләрне укыдылар.
Башкалар алдында мактанып,
Фикерләр, уйларга гел чумып,
Китабым ачамын һәм укыйм:,
Тукаем- шагыйрем бар әле!
Яктылык, яхшылык турында
Тукайның әкияте, шигыре .
Патшасы шигырьнең татарда -
Габдулла Тукаем бар әле!
Шагыйрь- ул милләтнең көзгесе,
Девизы, язылган өлгесе.
Тукай бит - татарлык билгесе,
Татарнын Тукае бар эле!
Бу юллар исә 9 нчы сыйныф укучысы Шиһапова Алсу язган шигырьдән.
-
Санитар-экологик икеайлык бара. 23.04.2014

Районыбызда санитар-экологик икеайлык бара. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик культура булдыру һәм җәелдерү, торак пунктларның торышын санитария-эпидемиология таләпләренә җавап бирердәй хәлгә китерү максатыннан үткәрелә. Бу икеайлыкта безнең мәктәп укчылары да актив катнаша. Бүген укучылар укытучылар белән бергәләп Түбән Кошман авылындагы урамнарны, зур күпер буен һәм су буйларын җыештырдылар. Урамнар башка елларга караганда быел күпкә чиста, ләкин су буйларына бик күп көнкүреш калдыклары атылган. Авылдашларыбызныж мондый начар эшләренә күңел әрни. Тирә-юнебезне чиста тотуны үзебезнең бурыччыбыз итеп санасак иде!
-
Мәктәп бакчасында “урак өсте” 22.04.2014

Яз көне, карлар эрегәч, үзең яшәгән тирәлекне чүп-чардан чистарту – гомер-гомергә килгән күркәм гадәт. Һәр йортта, хуҗалыкта, оешма-предприятиеләрдә башкарыла бу эш. Безнең мәктәп укучылары, укытучылары, хезмәткәрләре дә язгы өмәләрдән читтә калмадык: үз территориябезне тырмалап, корыган агач-ботаклардан, чүп- чардан чистарттык, кишер чәчтек.
Ялт итеп калган бакчабызны күргәч, күңелләргә шулкадәр рәхәт. Чүп-чардан арынгач, җир дә җиңел сулап куя кебек. Гел шулай матур итеп, табигатьне саклап, кадерләп яши алсак иде без! -
Әбрар Сәгыйди шигырьләрен яратабыз 21.04.2014

Бүген иртәнге линейкада Әбрар Сәгыйди әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсына йомгак ясалды. Укучылар Ә.Сәгыйдинең “Кыш көне авыл”, “Кошларга”, “Таң” шигырьләренә аеруча яратып иллюстрацияләр ясаганнар. Жюри түбәндәге укучыларның эшләрен уңышлы дип тапты.
1 нче урын-Әхмәтшина Алия 5 кл
2 нче урын -Гыйниятуллина Камилә 5 кл
3 нче урын – Салаватуллина Айзилә 5 кл, Хәйретдинова Эльвира 6 кл
-
Районыбызның туган көне 19.04.2014

Кайбыч районы оешуга 23 ел. Шушы еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Районда бу дата зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм чараларында Кошман авыл җирлеге составында безнең мәктәп коллективы да актив катнашты. Мәктәп укытучыларыннан торган фольклор ансамбль, “Егетләр” вокал ансамбле, музыка мәктәбендә укучы Шәрәфиев Айрат администрация каршында үткән бәйрәм концертында да чыгыш ясадылар.
-
Әбрар Сәгыйди атналыгы 18.04.2014

Без талантлы авылдашыбыз 20 нче гасыр башының күренекле әдибе, журналисты, мәгариф хезмәткәре Әбрар Сәгыйди белән чиксез горурланабыз.
2005 нче елның маенда безнең мәктәбебезгә Кайбыч муниципаль районы администрациясе башлыгы карары нигезендә Әбрар Сәгыйди исеме бирелде. Әдип ямьле яз аенда – 1895 нче елның 14 нче апрелендә якты дөньяга аваз сала. Иртә язда – 1939 нчы елның 1 нче апрелендә аның тынгы бетмәс йөрәге тибүдән туктый.
Мәктәбебездә апрель аенда Әбрар Сәгыйдигә багышланган атналык уздырылды. Әдипнең туган көнендә аның иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрдек. Укучылар шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. “Көмеш каләм” түгәрәге әгъзалары Ә.Сәгыйдигә багышланган стенгазета чыгардылар, сыйныфларда тәрбия сәгатьләре һәм класстан тыш уку дәресләре үткәрелде, мәктәп музеенда Ә. Сәгыйдигә багышланган бүлек яңартылды, укучылар музейдагы материаллар белән таныштылар.
2015 нче елда Ә.Сәгыйдинең 120 еллык юбилеен үткәрү өчен хәзерлек эшләрен башлауга старт бирелде.
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы 15.04.2014

Бүген, 15 нче апрель көнне, 9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы уздырылды. Җыелышта төп дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләсе күтәрелде. Татар теле, рус теле, математика укытучылары һәрбер укучының имтиханнарга әзерлекләрен анализладылар. Мәктәп директоры имтиханнарны үткәрү тәртибен, имтиханда булачак кагыйдәләр белән тагын бер кат таныштырды.
-
Гагарин белән 108 минут 12.04.2014

12 апрель –Халыкара Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космос гасыры”булгандыр.
Мәктәбебез “Гагарин белән 108 минут” акциясенә бик теләп кушылды. Укучылыр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында документаль фильмнар, презентацияләр карадылар .
Алдагы көннәрдә дә КОСМОС безгә бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен!
Киләчәгебез тыныч, имин булсын!
-
Көрәшчеләребезне котлыйбыз! 12.04.2014

Бүген Кече Мәмедә Николай Фомин истәлеге призына милли көрәш буенча ачык Турнир булды.Бу Турнирда безнең мәктәптән физкультура укытучысы Насретдинов Айдар җитәкчелегендә, составында Саттаров Айназ, Шәрәфиев Айрат, Волков Руслан, Мотыйгуллин Фәнил, Мотыйгуллин Булат, Фәйзуллин Шәфкать, Фәйзуллин Нәфкать, Насретдинов Динар, Какаев Айдарлар кергән, команда катнашты һәм почётлы 2 нче урынны алды. Бу уңышка ирешүдә, үзләреннән бигрәк тә 32 кг га кадәргә үлчәмдә 2 нче урын алган Саттаров Айназ, 40 кг га кадәрге үлчәмдә 1 нче урынны алган Фәйзуллин Шәфкать, шул ук үлчәмдә 2нче урынны алган Фәйзуллин Нәфкать, 50 кг га кадәрге үлчәмдә 3 нче урынны алган Какаев Айдар зур өлеш керттеләр. Әфарин! Алар барысы да Грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр алып кайттылар. Тренер Насретдинов Айдар исә Грамота белән бүләкләнде. Барлык көрәшчеләребезне һәм тренерны бу уңышлары белән котлыйбыз, киләсе ярышларда да җиңүләр телибез!











