Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
-
Ел укытучысы
10.12.2025
Бүген, 10 декабрьдә, Чути урта мәктәбе базасында Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең «Ел укытучысы» муниципаль этабының икенче көне узды.
Бәйгедә районның төрле мәктәпләреннән педагоглар, шул исәптән безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Багавиева Энҗе Рөстәм кызы да, катнашты. Алар мастер-класслар һәм дәресләр күрсәттеләр.
Жюри катнашучыларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен, иҗади алымнарны һәм укучыларны уку процессына җәлеп итү осталыгын бәяләде. Энҗе Рөстәм кызына киләчәктә уңышлар һәм бәйгенең алга таба узачак этапларында җиңүләр телибез!
-
Ел укытучысы
09.12.2025
2025 елның 9 декабрендә, Чути урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең «Ел укытучысы» муниципаль этабының беренче көне старт алды ✨Бәйгедә яшь педагоглар һәм татар теле укытучылары катнашты, алар педагогик осталыкның югары дәрәҗәсен һәм укытуда инновацион алымнарны күрсәттеләр.Безнең мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Резеда Мингазис кызы да бай эчтәлекле дәрес һәм мастер-класс белән чыгыш ясады.Резеда Мингазисовнага киләчәктә уңышлар һәм бәйгенең алга таба узачак этапларында җиңүләр телибез!
-
Наша гордость 29.11.2025

В районном творческом конкурсе стихов и песен по правилам дорожного движения «Азбука дорожной безопасности» ученица 3 класса Хикматуллина Камиля заняла 2 место. Поздравляем











