Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Гаҗәеп җан иясе 15.02.2014

Кар бураннарга уралган куе ялларын җилфердәтеп, җиз кыңгырауларын чыңлатып көмеш тояклы Ат елы атлый. Ат игелекле, эшчән, сабыр җан иясе, татар халкының гомерлек юлдашы. Ат елында туган кешеләр намуслык, хезмәт сөючәнлек ягыннан аеруча аерылып торалар.
Ат елында туганга күрә 14 нче февраль көнне китапханәче Сафиуллина Гөлия апа безне авыл китапханәсенә чакырды. Китапханәгә без, 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Гөлшаһидә апа белән бергәләп төштек. Без башта ат турында язылган әсәрләрдән төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштык. Гөлия апа атлар турында кызыклы итеп сөйләде. Без презентациядән атлар турында мәкальләр, әсәрләр, атларның ничек аталуларын, атка Казанда куйган һәйкәлләр турында белдек. Чыннан да ат гаҗәеп җан иясе икән. Бераздан, һәрберебез үзе белән таныштырып үткәннән соң, бәйге башланды. Без табышмакларга җаваплар таптык, ат җиккәндә кирәкле әйберләрне атадык, атларның әһәмиятен, кушаматларын санадык, ат рәсеме ясадык.
Атлар булмаса тормышыбыз ямьле булмас иде. Без шундый уйлар белән, укырга кызыклы китаплар да алып, китапханәдән Гөлия апага рәхмәтләр әйтеп таралыштык.
5 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Алия
-
Физкультура һәм тормыш иминлеге атналыгы 14.02.2014

Мәктәптә физкультура һәм тормыш иминлеге атналыгы дәвам итә. Бу фәннәр укытучысы Насретдинов Айдар төрле спорт ярышлары, конкурслар үткәрә. Бүген һәр сыйныф популяр спорт төренә багышланып ясалган презентацияләр күрсәтте. 9 сыйныф – волейбол, 8 нче сыйныф – хоккей, 7 нче сыйныф – футбол, 6 нчы сыйныф – баскетбол, 5 нче сыйныф – бадминтон буенча кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Татарстан Республикасындагы бу спорт төрләре буенча командалар, аларның тренерлары, уенчылары, ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.
-
Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә 13.02.2014

Әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан бүген башлангыч сыйныф укытучылары Хәмидуллина М.С. ,Садриева Э.Р. , Сайранова Р.Т. шул исем астында гаиләләр арасында бәйге уздырдылар. Ярышта Сабировлар (3 кл), Әсәдуллиннар (2 кл), Хикмәтуллиннар (3 кл), Миңнуллиннар(3кл), Фәизовлар (1 кл), Сәмигуллиннар (2 кл), Сабировлар (4 кл), Насретдиновлар(2 кл) катнашты. Спорт ул кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган бер чара. Спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынарга килделәр һәм сынатмадылар. Бәйге бик күңелле узды: төрле конкурслар, олимпиада турында сораулар, спорт уеннары, боулинг һәм хәтта биюләр дә булды. Биредә беркем дә җиңелмәде, ә киресенчә үз-үзләрен яхшы кәеф, күтәренке күңел белән бүләкләделәр, һәр гаилә төрле номинацияләрдә Грамоталарга лаек булды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
“Ел укытучысы -2014” 12.02.2014

12 нче февраль көнне Кайбыч урта мәктәбендә ел саен үткәрелә торган “Ел укытучысы -2014” муниципаль конкурсының зона туры булды. Бу этапта безнең мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сайранова Р.Т. катнашты. “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” дигән мәшһүр педагог К.Д.Ушинский. Һәм ул мең кат хаклы. Шулай булмаганда замана таләпләреннән артта калуыңны көт тә тор. Ә замана белән ни дәрәҗәдә бергә атлавыңны беләсең килсә, менә шундый бәйгеләргә катнашып карарга була. Конкурсның таләпләре югары. Укытучылар билгеләнгән вакытка сыешсыннар да, күрсәтмәлелек тә булсын, дәреснең темасы да ачылсын, яңа стандартлар да онытылмасын. Әйтү генә ансат, ничәмә-ничә күз карап утырганда бу үз эшен биш бармагы кебек белүче дә югалып калырлык. Әмма Резедә Тавис кызы югалып калмады. Ул бу таләпләргә туры килерлек технологиядән “Бәхет кошы” дигән темага дәрес һәм “Дус – акчадан кыйммәт” темасына тәрбия сәгате күрсәтте.
-
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык бара 11.02.2014

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тирәнәйтү максатыннан без, 6-8 сыйныф укучылары, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Насретдинов Айдар абый белән районыбызда урнашкан 115 нче янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардык. Монда безне күп нәрсәләр белән таныштырдылар, кызыклы мәгълүмат бирделәр. Безнең экскурсоводыбыз Илшат абый Зиядиев янгын сүндерүчеләр костюмын киеп карарга бирде, янгын сүндерү машинасына утыртты, аның эшчәнлеге белән таныштырды. Егетләребезгә машиналар бигрәк тә ошады.
Иң соңыннан диспетчерлык бүлегенә кердек. Анда безгә янгын чыгармас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга икәнлеген күрсәтә торган видеороликлар күрсәттеләр.
Анда эшләүче абыйлар безне киләчәктә янын сүндерүчеләр сафында эшләргә тәкъдим иттеләр, укуыбызда уңышлар теләп тагын килүебезне көтеп калдылар.8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан
-
Әкияттә - кунакта 10.02.2014

Әкият укыганда без барыбыз да андагы геройлар белән сихри дөньяда, кеше эз дә басмаган сукмакларда йөрибез, аккошлар белән кардан салынган сарайларга очабыз, Гөлчәчәкне коткарабыз.Әкиятләрдәге образларны, вакыйгаларны күз алдына китереп балалар үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар, фикер йөртергә өйрәнәләр. Бүген исә без барыбызда башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары бергәләп сәхнәләштергән татар халкының “Өч кыз” әкияте геройлары өчен борчылдык та, куандык та. Һәрбер “артист” образга чын-чынлап кереп безне әкият дөньясына чакырды.
Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Әниләрегезнең кадерен белегез, аларны саклагыз! Әкият бу мәңгелек фәлсәфәне тагын бер кат күңелләребездә ныгытты.
-
“Татарстан чаңгы юллары - 2014” 09.02.2014

Бөтен районыбыз кебек безнең мәктәпнең барлык укучылары да бүген чаңгыга басты. Инде традициягә әйләнгән бу спорт бәйрәме берничә этапта оештырылды: 1-3 нче сыйныфлар, 4-6 сыйныфлар, 7-9 нчы сыйныфлар һәм өлкәннәр. Узыштан соң пешекчеләребез барыбызны да кайнар чәй һәм бәрәңге белән сыйладылар. Барлык җиңүчеләр дә Грамоталар белән бүләкләнде, ә 1 нче урынны алучыларга бүләкләр дә бирелде. Ярышта иң актив катнашкан сыйныфлар да Грамотага лаек булды. Бу - 3 нче, 5 нче һәм 9 нчы сыйныфлар. Бүләкләрне Кошман авылы җирлеге башлыгы Сафина Лилия хәзерләгән иде. Спорт бәйрәменнән барыбыз да күтәренке күңел белән таралаштык.
“Татарстан чаңгы юллары - 2014” нәтиҗәләре:
Урын
Кызлар
Егетләр
1-3 сыйныфлар
I
Хикмәтуллина Кадрия – 3 нче сыйныф
Сабиров Сәйдәш - 3 нче сыйныф
II
Хәйретдинова Ләйлә – 2 нче сыйныф
Хәйретдинов Айназ - 3 нче сыйныф
III
Шәмсетдинова Камилә – 3 нче сыйныф
Сабиров Инсаф - 2 нче сыйныф
Сәмигуллин Марат - 2 нче сыйныф
4-6 сыйныфлар
I
Хәйруллина Айзилә – 5 нче сыйныф
Садриев Салават - 5 нче сыйныф
II
Сәгъдиева Ләйсән – 5 нче сыйныф
Мотыйгуллин Булат - 6 нчы сыйныф
III
Салаватуллина Айзилә – 5 нче сыйныф
Волков Руслан - 6 нчы сыйныф
7-9 сыйныфлар
I
Гарифуллина Нәзилә – 9 нчы сыйныф
Какаев Айдар - 9 нчы сыйныф
II
Шәрәфиева Гөлшат – 9 нчы сыйныф
Сафиуллин Рамил – 9 нчы сыйныф
III
Шиһапова Алсу – 9 нчы сыйныф
Әхмәтшин Илнур – 7 нче сыйныф
Өлкәннәр
I
Сәләхова Илхамия, балалар бакчасы мөдире
Сайранов Рушан, “Аграр яшьләр оешмасы” лидеры
II
Гыйсмәтуллина Сиринә, тәрбияче
Әхмәтов Ирек, ФАП фельдшеры
III
Хәмидуллин Илмас, мәктәп директоры
-
Укытучылар спартакиадасы 08.02.2014

Бүген ягъни 8 нче февральдә Яшел Үзән шәһәрендә узган волейбол буенча узган ярышларда Кайбыч районы командасы 2 нче урынны алды. Бу ярышларда безнең мәктәпнең директоры Хәмидуллин И. И. һәм физкультура укытучысы Насретдинов А.Л. та катнашты.
-
Хәрефләр бәйрәме 07.02.2014

Бүген 1 нче сыйныф укучыларын, әти-әниләре белән бергә кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә укытучылары Сайранова Р.Р. җыйды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме безнең өчен зур тантана. Әти- әниләр дә сынатмады, күңелле сынаулар аша уздылар. 1 урынны Мотыйгуллиннар гаиләсе, 2 урынны Фәизовлар гаиләсе, 3 урынны Гарифуллиннар гаиләсе алды һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Балалар кулларына, әлифбаны укып бетергәнлеккә таныклык алдылар. Беренче зур җиңүегез белән Сезне, кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр!
-
Олимпиаданы каршылап 06.02.2014

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина М.С. үткәргән чара 22 нче кышкы олимпия уеннарын ачуга багышланган иде. Олимпиада — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңләрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе. Иртәгә ачылачак олимпиада турында укучыларыбыз нәрсә белә? Ә нәрсәне әле белеп җиткермиләр? Монда барысы да ачыкланды. Олимпиададан соң параолимпиада турында искә төшереп үтте укытучы. Сочидагы олимпиадада катнашучы спортсменнарыбызга уңышлар, җиңүләр теләп таралыштык бу чарадан.











