Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
“Бердәм экологик дәрес” 12.05.2014

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан 12 май – Халыкара Экологик белем бирү көненә багышлап үткәрелүче әлеге акция елдан-ел киңрәк колач ала.
Акциянең максаты – үсеп килүче яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, аларда экологик культура булдыру. Бу көнне сыйныфларда төрле темаларга дәресләр үтте.
Без барыбыз да– кешеләр, хайваннар,үсемлекләр, кошлар һәм башка организмнар Җир планетасында яшибез. Бу безнең уртак йортыбыз. Безнең барыбызга да суларга, ашарга, эчәргә, кайда да булса яшәргә, балалар үстерергә кирәк. Бик күп мең, хәтта миллион еллар элек үк хайваннарның һәм үсемлекләрнең барлык төрләре, бер–берләренә һәм аларны чолгап алган табигатькә яраклашкан, ияләшкән. Шулай итеп табигатьтә тигезләнеш урнашкан, барлыкка килгән. Нәкъ үлчәүдәге кебек, ике як тәлинкәдә дә бертөрле герләр куйган кебек. Әйдәгез, бу үлчәнешне бозмыйк! Үзебез яшәгән табигатьне саклыйк! Дәресләрдә укучылар белән укытучылар әнә шул турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
-
Үлгәннәрне онытмыйк! 10.05.2014

69 ел инде...
Кайтмый калганнарны көтәбез.
Авыл уртасындагы зур һәйкәлгә
Чал башыбызны иеп үтәбез.
Укучыларыбыз 9 май көнне дә сугышта һәлак булганнар хөрмәтләп обелиск янында постта торуны дәвам иттеләр. Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын!
-
Бөек Җиңүгә 69 ел 08.05.2014

Җиңү килде илне сөендереп,
Балкып атты матур җиңү таңы.
Исән булсын әле, Ветераннар!
Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!
Җиңү көне - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һә бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 69 ел тулды.
Авыл уртасында изге һәйкәл,
Иң очына йолдыз куелган.
Алтын хәреф белән диварына
Солдат исемнәре уелган.
Традиция буенча бүген авылыбызда Җиңү көне обелиск янында билгеләп үтелде. Укучылар иртәдән үк обелиск янында постта тордылар. Дәресләрдән соң укучылар һәм укытучылар авыл буйлап үтеп митингка юнәлделәр,обелискка веноклар куйдылар. Укытучылар һәм укучылар бергәләп бу зур бәйрәм белән митингка чакырылган сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап чыгыш ясадылар. Бу чыгыш митингтагы беркемне дә битараф калдырмады.
Митингтан соң укучылар бәйрәм табыны вакытында концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Обелискны чиста тоту-безнең бурыч 04.05.2014

Бөек Җиңү көнен билгеләп үтүгә әзерлек эшләре бара. Ел саен укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск тирәсен җыештыралар. Быел бу изге эштә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм Ветераннар Советы рәисе Саттарова Г.Ф. башлап йөрде. Алар обелискның тирә-ягын тырмалап, кипкән үләннәрдән, чүп-чардан арындырдылар.
-
«Мы-вместе» 01.05.2014

В целях воспитания гражданской позиции, формирования патриотизма учащихся правового просвещения, углубления знаний школьников о государственном устройстве страны и поощрения их творческой активности в соответствии с приказами № 2081/14 от 14 апреля 2014 года Министерства образования и науки Республики Татарстан и №92 от 28.04.2014 МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» в школе 30 апреля был проведён парламентский урок-2014 посвященный интеграции России, Республики Крым и Севастополя "Мы вместе". Урок провёл учитель истории Насрутдинов И.Р. Он вкратце рассказал об истории и сегодняшнем дне полуострова Крым, где расположены Республика Крым и город Севастополь. Особенно обратил внимание учеников на значении этого события.
-
Балаларыбыз имин булсын! 30.04.2014

30 нчы майда мәктәптә балаларны төрле аяныч хәлләрдән яклау көне булып узды. Балаларны төрле юл һаләкәтеннән кисәтү буенча фильмнар күрсәтелде. Урамда очраган этләрдән саклану кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде, эвакуация булды.
-
Кайбычта Тукай бәйрәме 28.04.2014

Һәр милләттә йөзек кашы булырдай кешеләр бар. Татар тарихында да андыйлар аз түгел. Шуларның берсе бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Аны барчабыз да беләбез. Шигырьләрен, әкитяләрен яттан өйрәнгәнебез әле дә хәтердә.
Кайбычның Галия Кайбицкая исемендәге музеенда Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәме булды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Кызыклы очрашу 27.04.2014

Чаллыда яшәп иҗат итүче, "Сагынырсың-мин булмам" , "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?" повестьләре авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу турында күптән хыялланган идек. Менә бүген безгә автор белән күрешергә насыйп булды. Зифа Кадыйрова бик аралашучан, һәрбер гамәлгә аның үз карашы, үз фикере бар. Очрашу вакытында Зифа Әбделвәлиевна, кыскача гына булса да үзенең һәрбер әсәре белән һәм аларның тарихы белән таныштырып, кунакларның бик күп сорауларына җавап биреп, яңа әсәрләрен укып, тамашачының күңелен рухи байлык белән тулыландырды.
8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан
-
День защиты детей 27.04.2014

В соответствии с Планом основных мероприятий отдела образования Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан по вопросам гражданской обороны, предупреждения и ликвидации чрезвычайных ситуаций, обеспечения пожарной безопасности и безопасности людей на водных объектах на 2014 год 26 апреля в школе прошёл День защиты детей. День начался с эвакуации школы. В течении дня учителя проводили уроки, посвящённые правилам дорожного движения, оказанию первой помощи, автономному существованию человека в природе, правилам поведения при пожарах и т.д. Учитель ОБЖ Насрутдинов Айдар провёл среди мальчиков 7,8,9 классов военизированную эстафету.
-
Строй һәм җыр смотры 26.04.2014

Бүген мәктәбебездә укучыларда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россиянең кораллы көчләрендә хезмәт итүне популярлаштыру максатыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй һәм җыр смотры булып узды. Барлык сыйныфларда смотрга тырышып хәзерләнгән. Алар арасында пионерлар да, моряклар да, солдатлар да бар иде. Бу ярышта 1 нче урынны 9 нчы сыйныф, 2 нче урынны 5 нче сыйныф, 3 нче урынны 4нче һәм 8 нче сыйныфлар алдылар.











