Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Кошлар-безең дусларыбыз. 19.03.2019
Кошлар - безнең дусларыбыз.
Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа. Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән
Яз килә,яз килә.
Яз тәрәзәдән көлә,
Яз ишекләрдән керә.
Яз ләйсән булып ява,
Язны һәркем ярата.
-
Бала тормышында -уен. 15.03.2019
Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес булып формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төрле конструкторлар белән яратып уйныйлар.
-
Бүген-әниләр бәйрәме. 07.03.2019
Тиенкәй" балалар бакчасында Әниләр бәйрәме булып узды.
Балалар бәйрәмгә бик зур кызыксыну белән әзерләнде , шулай ук әниләренә бүләккә үзләренең кул эшләрен әзерләделәр.
Бәйрәм чарасы бик матур башланды. . Балалар әни турында бик матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм чарасы бик матур һәм күңелле үтте. Һәрвакыт шулай әниләребезне шундый чаралар белән сөендереп торыйк.
Һәрбер анага да балаларының уңышларына куанып, озын гомер кичерергә язсын.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбездә.
Бүген- әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана -
юхди хезмәткәрләре кунакта 05.03.2019
Бүген «Тиенкәй” балалар бакчасында юхди хезмәткәрләре Мурзакова Сириня Масхудовна, Сергудаева Анна Вячеславовна кунакта булдылар. Тәрбияче Халикова Светлана Гариковна зурлар төркеменә йөрүче балалар белән “Крокодил Генага кунакка” дигән исемле дәрес күрсәтте. Сергудаева Анна Вячеславовна балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде, шулай ук узләренең бүләкләрен тапшырдылар, кунакларыбыз кәнагәть булып кабат очрашырбыз дип саубуллаштылар.
. -
"Әтием -минем терәгем" 26.02.2019
"Тиенкәй" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә карата "Әтием -минем терәгем" дигән темага бәйрәм иртәсе булды.
Балара бу бәйрәмдә бик теләп әзерләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә инде малайларның "моряк" биюләрен әтиләре бик яратып кабул иттеләр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне алга бик шатландылыр. Бәйрәмнән һәркем кәнагать кайтып китте.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2019" 22.02.2019
"Тиенкәй "балалар бакчасы балалары, музыка җитәкчесе Кадыйрова А.С. җитәкчелегендә , район күләм балалар бакчалары арасында үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык - 2019" бәйгесендә катнаштылар. Чын күңелдән котлыйбыз,киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
Шашка уеннары. 19.02.2019
Безнең балалар шашка уйнарга да яраталар. Бу уен төре логик фикер йөртүне арттыра.
-
Муса Җәлил -бөек шагыйрь 15.02.2019
Муса Җәлил - бөек шагыйрь
Шагыйрь җыры – ялкынлы җыр,
Һичбер кайчан сүнмәс җыр.
Ил-халкымның батыр улы –
Җәлил үзе – үлмәс җыр!
Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләренә кызыксыну уяту, аның шигырьләренең бөеклегенә төшендерү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, авырлыкларга бирешмичә җиңеп чыгарга күнектерү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү максатыннан "Муса Җәлил - бөек шагыйрь" атналыгы үткәрелде.
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен йөрәнәбез 14.02.2019
Юлда йөрү кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп тору һәм аларны төгәл үтәү - безнең бурычыбыз. Һәрберебезгә дә имин юллар.
-
"Математика эшчәнлеге" 08.02.2019
Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә.Математика белем бирү эшчәнлегендә төрле уеннар куллану балаларда чиксез уңай эмоцияләр тудыра, математикадан белемнәрне арттырырга,ныгытырга ярдәм итә.