Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Җимлек янында. 20.12.2021
-Килегез,кил,кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
-Чыпчык,чыпчык-чык-чырык,
Җим сиптем,кил тиз очып!
-
Юл йөрү кагыйдәсен һәркем белергә тиеш. 09.12.2021
Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә.
-
Кар бөртекләре ясыйбыз. 03.12.2021
Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә су була.
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар рәсем эшчәнлегендә кар бөртекләрен ясадылар.
-
Әниләр бәйрәме. 27.11.2021
Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
-
Әниләрне котлыйбыз. 27.11.2021
Бүген бакчабызда ,ике төркемдә дә Әниләр бәйрәме узды. Балалар үзләренең матур күлмәкләрен киеп шигырьләрен,җырларын,биюләрен күрсәттеләр.Бәйрәм матур үтте.
-
Ап-ак кар яуды. 23.11.2021
Балалар кышкы вакытны бик яраталар. Кыш көне бик күп төрле, кызыклы шөгыльләр һәм уеннар уйлап табарга була бит. Кыш көне балаларның иң яраткан шөгыле-юеш кардан кар бабай ясау, күп кар табу һәм ишегалдында зур тау ясау. Урамнар кар белән күмелде, балалар рәхәтләнеп кышкы сәяхәткә чыга. Куллары белән кар сибәсе,кар көртләрен тотасы, кар белән уйныйсылары килә. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән Кар бабайны ясап куйдылар. Балалар уртак эшләре белән бик канәгать калдылар.
-
Күңелле яшибез! 19.11.2021
Кояш чыккач,нурга чумгач
Урам,кырлар, болыннар
Сөенеп бакчага киләбез
Без бәхетле балалар.
-
Сулыкта үзеңне ничек тотарга? 17.11.2021
Бүген “Сак бул, юка боз”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Балаларга сулыкларда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды. Төрле рәсемнәр ясалды. Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк.
-
Информация для родителей
15.11.2021
Сервис приема заявлений и проверки статуса заявлений на прием в дошкольные образовательные организации через Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан временно приостановлен.
Проверить статус ранее поданного заявления Вы можете через Единый портал государственных и муниципальных услуг Российской Федерации, оформив подписку на информирование (https://www.gosuslugi.ru/10909).
Подать заявление на зачисление в дошкольную образовательную организацию можно через Госуслуги Российской Федерации, на личном приёме в отделе образования по месту жительства или МФЦ.
В заявлении необходимо указать желаемую дату начала посещения детского сада. На эту дату ребёнку должно быть не меньше двух месяцев и не больше 8 лет. Также укажите желаемые детские сады, режим пребывания в группе и её направленность.
При постановке на учёт заявлению присваивают индивидуальный номер.
До направления ребенка в детский сад возможно изменения в заявке № детского сада, желаемой даты начала посещения и добавления льготы. Отредактировать заявление можно личном кабинете Госуслуг РФ, перейдя в детали заявления, до получения уведомления о направлении в детский сад. Индивидуальный номер заявления при его редактировании не изменится.
Места распределяются в соответствии с указанной в заявлении датой начала посещения детского сада. До наступления желаемой даты зачисления позиция в очередности не отражается.
К моменту наступления желаемой даты зачисления в дошкольную образовательную организацию у заявителя в личном кабинете Единого портала государственных и муниципальных услуг Российской Федерации появится информация о том, каким по очереди будет рассмотрено его заявление.
-
Туган ягым, Кайбычым! 11.11.2021
Безнең "Тиенкәй"балалар бакчасында Кайбыч муниципаль районының 30 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Минем Туган ягым" дигән темага КВН үткәрелде.