Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Светофорның өч күзе. 30.10.2020
Кечкенәләр төркемендә " Светофорның өч күзе"дигән темага дәрес үтте.Алар бу дәрестә, урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тотырга, бер-берсенә игътибарлы булырга, светофорның өч күзе турында таныштылар,белемнәрен ныгыттылар.
-
Без җырларга яратабыз. 29.10.2020
Балалар музыка шөгыльен көтеп алалар.Чөнки бездә шөгыль төре гармун тавышы белән үткәрелә. Музыка җитәкчесе балаларга музыка уен кораллары белән таныштыра.Бик күп җыр, биюләр өйрәтә. Аларның вакытлары сизелми утеп тә китә. Музыка җитәкчебез " Балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү"- дигән максат белән эшен алып бара.
-
Көзге яфраклар бәйрәме. 21.10.2020
Көзге яфраклар бәйләме
Күзләрне камаштыра.
Көзнең соңгы бүләкләре
Иркәли,яраттыра.
Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән "Көзге яфраклар бәйрәме" кичәсе уздырылды.
-
Сөмбелә бездә кунакта. 15.10.2020
Бүген бакчабызның кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән "Сөмбелә" бәйрәме узды. Нәни балаларыбыз , узләре өйрәнгән шигырьләр, җырлар ,биюләр башкардылар.Матур итеп бизәлгән залыбыз , балаларның кәефен тагын да күтәрде.
-
Иртәнге зарядка күренеше. 13.10.2020
Кечкенәләр төркемендә гимнастика вакыты. Кечкенә генә булсалар да балалар зарядканы үз итәләр, тырыша-тырыша күнегүләр эшлиләр.
-
Конкурс нәтиҗәләре. 13.10.2020
Республикабызда илкүләм мөһим бәйрәмнәр алдыннан балаларны рухи яктан бай,социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүгә ярдәм итү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан " Гаилә һәм мәктәп" һәм "Мәгариф" журналлары редакциясе Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә " Минем Татарстаным" дип аталган рәсемнәр бәйгесе игълан итте.Безнең "Тиенкәй" балалар бакчасыннан да катнашучылар булды.Диләрә Марат кызы җитәкчелегендә, Сайранов Сәид Рушан улы , бу бәйгедэ катнашып СЕРТИФИКАТ белән бүләкләнде. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!!!Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез!!!
-
Вируслардан бергәләп сакланыйк. 07.10.2020
Сакланганны Ходай саклармын дигән. Балаларыбызны, үзебезне саклыйк! Сәламәт булыйк!
-
Әйләнә- тирә белән танышу. 05.10.2020
Кечкенәләр төркеме балалары , әйләнә- тирә белән танышу шөгылендә көзге табигатьнең матурлыгын , ак кәгазь битенә төшерделәр.Аларның бу эшләре бик матур килеп чыкты. Әфәрин, балалар!!!
-
27 нче сентябрь- Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. 26.09.2020
Хезмәттәшләребез, лаеклы ялда булган апаларыбыз!!! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Саулык- сәламәтлек,жан тынычлыгы, гаилә бәхете хәрбарчабызга. Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул кулларның иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп өйрәнәбез. 25.09.2020
Әле кечкенә булсак та, күп нәрсәләр белергә телибез. Апа белән куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәбез.Юл йөрү кагыйдәләре почмагында төрле эшчәнлекләр үткәрәбез.