Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Үсемлекләрне һәм чәчәкләрне күзәтү. 20.06.2019
Балалар көне буе табигатьнең матурлыгына сокланып,кошлар сайравын тыңлап,комлыкта уйныйлар,комнан үзләренең яраткан фигураларын ясыйлар.
-
"БАКЧА НӘНИЛӘРЕ КИТАПХАНӘДӘ КУНАКТА!" 13.06.2019
13 июнь көнне Кошман авылы китапханәсендә "Тиенкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдык. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.
-
Балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы узды. 05.06.2019
Уку елы азагында Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы узды.
Тәрбияче Салахова И.Г әти-әниләрне 2018-2019 нче уку елы йомгаклары, җәйге чорны оештыру буенча куелган максатлар белән таныштырды, шулай ук җәйге чорда балалар сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклау буенча инструктаж уздырдылар. Җыелышның икенче өлешендә төркем тәрбиячеләре әти-әниләргә, уку елы дәвамында балаларның өйрәнгән белемнәрен күрсәтеп, ачык интеграль шөгыльләр күрсәттеләр -
Ирекле уеннар" 29.05.2019
Безнең бакчабызда балаларның ирекле сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Балалар шөгыльләрдән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәләр.
-
"Хуш, сөекле бакчабыз!" 24.05.2019
"Тиенкәй" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе "Хуш, сөекле бакчабыз!"
Балаларның бәйрәмдә рус, татар телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Нинди билгелегә мәктәпкә баргач укырсын?» кебек уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә бу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Балаларга бүләкләр тапшырылды. Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
-
Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә! 24.05.2019
-
Татар халык әкияте «Өч кыз» 21.05.2019
Бездә бүген татар халкы иҗат иткән «Өч кыз» әкиятен куйдылар.Бу әкиятне барыбыз да беләбез һәм яратабыз. Барлык актерлар да матур итеп чын күңелдән уйнадылар, безнең күңелне күтәрделәр, көлдерделәр. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт.
-
Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасында семинар булып үтте. 17.05.2019
Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасында , балалар бакчалары мөдирләре катнашында семинар булып үтте.
Семинар эшенә керешер алдыннан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре буенча методисты Альбина Альбертовна бүгенге көндә бакчаларында алып барыла торган дәресләрнең торышы, тәрбия эше хакында әйтеп узды. "Тиенкәй" балалар бакчасы мөдире Ильхамия Салахова исә семинарның программасы белән таныштырды. Семинарда катнашучыларга "Тиенкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Халикова С.Г. Насрутдинова Д.М. дәрес үткәрделәр семенар уңышлы Һәм нәтиҗәле узды.
-
Бөек бәйрәм көнебез. 08.05.2019
Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар,
Ветераннар белән бергәләп.
Сугышчылар – батыр лачын алар,
Бәйрәм итик бүген бергәләп.
Бүген - 9 май,
Бөек бәйрәм көнебез -
Рәхмәт сезгә исән калганнар. 08.05.2019
Сугышка киткәннәрнең күбесе кире әйләнеп кайта алмаган. Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз», дияләр кебек. Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйчан, безнең арадан китеп бардылар. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел.
Рәхмәт сезгә исән калганнар,
Мәңге хәтердә Һәлак булганнар.