Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Бәйрәм итик бүген бергәләп. 08.05.2019
-
"Безнең күнелләрдә син, Тукай!" 26.04.2019
26 апрель-боек татар шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. "Тиенкәй" балалар бакчасында "Безнең күнелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләп, җырладылар.
-
Туган ягым-нурлы төбәгем. 19.04.2019
Бүген зур бәйрәм - Кайбычның туган көне.
Без бакчада бүген Кайбычның тарихы, күренекле кешеләре белән таныштык. Район турында шигырьләр укыдык, җырлар тыңладык.
Туган ягым – Кайбычым.
Минем дә бар үзем өчен
Шундый як – Туган ягым.
Дога иңгән һәр төшеннән
Чишмәләр чыга аның!
Нинди матур минем туган авылым!
Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Чылтырап ага талгын чишмәләр -
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре 19.04.2019
Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин .Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Алан балалар бакчасында “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.
Яз көне бозның ныклыгы кими ул кояш җылысында йомшара-шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде. -
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2019
Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар : 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру. Космоска кызыксыну уяту. Туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның сүз байлыгын активлаштыру. Тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыру, иҗади фикерләү мөмкинлекләрен үстерү.
Балаларның активлыкларын үстерү, шатлык хисләре уяту.
-
Тапкырлар иленә сәяхәт 11.04.2019
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буген ,Тапкырлар иленә сәяхәткә бардылар.Тәрбияче апалары әйтүе буенча алар төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.
-
"Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре" 05.04.2019
Атна темасы уңаеннан, уртанчылар төркеме балалары ана теле белем бирү эшчәнлегендә, янгынга кагылышлы тәҗрибә карап үттеләр. Алар янгын чыгу очракларының сәбәпләрен атадылар. ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне санадылар, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнделәр.
-
"Без витамин үстерәбез" 01.04.2019
Без балалар белән бергә суган,сарымсак утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган ,сарымсак үстерү теләге тудыру ,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суган,сарымсакның файдалы яшелчәләр булуы турында төшенчә бирү, аларны үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Иң беренче, балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган ,сарымсак рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар , утырттык, су сиптек. Балаларга бу төр яшелчәләрне утырту бик ошады. Алга таба балалар тәрбияче ярдәме белән аларның үсешен күзәтәчәкләрен әйттеләр.
-
Информация для родителей! 26.03.2019
Уважаемые родители!
Обращаем Ваше внимание на необходимость подтверждения льготы до начала комплектования детских садов.
Основное комплектование детских садов на новый учебный год будет проводится 1 июня 2019 года.
Если Ваша заявка находится на статусе «Подтверждение льгот» либо «Подтверждение документов», необходимо принести копию удостоверения, справки, свидетельства о рождении ребенка и т.д. в районный отдел образования по адресу: село Большие Кайбицы, Солнечный бульвар, 7
-
Нәүрүз-котлы булсын! 25.03.2019
Нәүрүз - мөбарәкбад!
Нәүрүз, Нәүрүз,
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Уен-җыр гөрләп торсын!
Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Бүген мәдәният йортында кышны озату язны каршы алу бәйрәме - Нәүрүз үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яз турында шигырьләр сөйләделәр, "Яңгыр", "Чәчкәләр" биюен, яз турында җырлар башкардылар. Кунакка Яз кызы Нәүрүз, Кыш бабай килделәр. Алар үзара көч сынаштылар һәм Яз кызы Нәүрүз бу ярышта җиңүче булды. Ул җылы, кояшлы көннәр алып килүен, каргаларның кайтуын искәртте. Бәйрәм уен, ярышлар белән үрелеп барды.