Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Күңелләрдә син, Тукай абый. 26.04.2022

Без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүген дә без бөек шагыйребезне искә алып бәйрәм үткәрдек. Шигырьләрен сөйләдек, җырларын җырладык.
-
26 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! 25.04.2022

Бу атнада без татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукай иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша башладык. Аның әсәрләренә рәсемнәр ясадык. Күргәзмә дә оештырып куйдык.
-
ЭкоВесна 2022 "Табигать язмышы-безнең кулларда. 21.04.2022

Балаларда әйләнә- тирә мохиткә ,табигатькә сакчыл караш булдыру, экологик культуралылыгыгын күтәрү, күңелләрендә туган җиребезгә, Ватаныбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 19.04.2022

Туган як, туган җир,туган авыл-һәрбер кеше өчен иң кадерле сүзләр.
Безнең туган җиребез-гүзәл Кайбыч ягы. Яраткан районыбызның бүген туган көне.Бәйрәм белән котлыйбыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәттә зур уңышлар насыйп булсын.
-
Әфәрин, Котлыйбыз!!! 14.04.2022

Яшел үзән шәһәрендә узган “Без тарихта эзлебез” республика бәйгесенең зона этабында безнең “ Тиенкәй” Балалар бакчасында тәрбияләнүче Ләбибә, Нәзиля Багавиевалар Әти-әниләре белән катнашып икенче урынны алдылар. Кызлар узләрен бик иркен тоттылар, алар әби- бабаларының шәҗәрәләрен, гаилә архивында җыелган риваятьләрен тәкъдим иттеләр һәм матур итеп татар халык җыры җырладылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2022

Безнең бакчабызда бүген- космонавтика көне билгеләп үтелде. Безнең җир шары-зур түгәрәк формада. Анда елга-күлләргә, диңгез- океаннарга,тауларга, болыннарга, урман- кырларга бик күп урын җиткән. 1961 нче елның 12 нче апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” Космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче булып Җир шарын урап очкан.
-
Исәнмесез,кошкайлар! 04.04.2022

Күчмә кошлар безгә яз алып килде.
Кошлар безнең табигатьнең состав өлеше булып тора. Кая гына барсак та, без һәрвакыт кошларны күрербез. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Кошлар-шатлык хәбәрләре. Безнең тәрбияләнүчеләр кечкенә канатлы дусларга нәрсә белән ярдәм итәргә мөмкин соң? Барысы да бердәм фикергә килде: кошларны сакларга һәм ашатырга кирәк.
-
Без суган утырттык. 28.03.2022

Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч,тамырын ашыйлар.
Кечкенә төркем балалары тырышып суган утырттылар.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 21.03.2022

Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирдегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә
Малыгыз артсын көзгә
“Тиенкәй” бакчабызда язны каршылау “Нәүрүз” бәйрәме узды.Балалар төрле уенннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-биюгә , шигырьләргә төренеп барды.
-
Котлыйбыз!!! 14.03.2022

Районыбыз “Халыкларның мәдәни мирасын саклау елы” на багышланган Кайбыч мунципаль районы балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек балалар арасында “Татар малае 2022 ” ,”Татар кызы 2022” бәйгесе уздырды. Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы да читтә калмады. Әхмәтшин Илсаф “Иң оста сүзле малай”, Баһавиева Ләбибә “Иң матур тавышлы кыз” исеменә лаек булдылар. Алар башта үзләре белән таныштырдылар, шигырьләр , җыр-биюләр башкардылар, такмаклар әйттеләр, Әти-әниләре,тәрбияче апалары белән бергә гореф-гадәтләр, йолаларыбызны да күрсәттеләр. Балалар бер дә югалып калмадылар, яхшы чыгыш ясадылар.









