Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Бездә бүген Яңа ел! 28.12.2022
Зурлар төркемендә “Яңа ел бәйрәме” узды. Балалар төрле- төрле җәнлекләр булып киенеп җырладылар,биеделәр,шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай балаларны һәм әти-әниләрне Яңа ел белән котлады.Балалар белән күңел ачты,бүләкләрен тапшырды.
-
Юл инспекторы белән очрашу. 23.12.2022
Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эш алып барыла. Балаларга кечкенәдән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү,юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру максатында без мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме төрле чаралар үткәрәбез. Ә буген бездә кунакта Мурзакова Сиринә Мәсхүт кызы булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә алып барды. Балаларның белемнәрен тикшереп карады. Сириндә Мәсхүт кызы буш кул белән килмәгән, китаплар бүләк итте. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы булды.
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге. 13.12.2022
Балалар кышкы агач турында белемнәрен баеттылар һәм рәсем ясадылар.
-
Грипп профилактикасы 08.12.2022
Сак булыгыз: грипп!!!
Грипп- вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә.Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
-
«Сак булыгыз,боз» 01.12.2022
Сулыкларда, боз куркынычсызлык айлыгы кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр төрле чаралар һәм дәресләр үткәрделәр. “ Бозда үз-үзенне тоту кагыйдәләре” –дигән презентация карадылар,уен ситуацияләрендә актив катнашып,кагыйдәләрне ныгыттылар. Боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү генә бәхетсезлек очракларыннан сакланырга ярдәм итәчәк.
-
“Иң кадерлем-әнием!” 26.11.2022
Бакчабызда әниләр көненә багышлап “Иң кадерлем-әнием!” бәйрәм иртәсе узды. Кунакка иң якын кешеләребез- әниләрне чакырдык. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды һәм бик күңелле үтте.
-
Әни,әнием. 26.11.2022
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрьгә туры килә. Бу көн һәр төбәктә, һәр мәктәптә, балалар бакчасында әниләребез өчен кичә-очрашулар үтә.Без дә бүген әниләрне бәйрәмгә чакырдык. Балалар әниләрне бәйрәм белән котладылар.Балаларда әкият аша әниләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләнде.
-
Без кошларга ярдәм итәбез. 21.11.2022
Ноябрь аеның соңгы көннәре үтеп бара. Урамда тып-тын һәм аяк астына йомшак кар яуган.Безнең кошларыбызгада ярдәм итер вакытта килеп җиткән. Шул исәптән без балалар белән кошларыбызга җимлекләр элдек һәм аларны җимлеккә кунакка чакырып җимнәр сиптек.
-
Әвәләү эшчәнлеге. 18.11.2022
Зурлар төркемендә тәрбияче Халикова Светлана җитәкчелегендә, әвәләү шөгылендә “ Канатлы, чәнечкеле, йонлы керпе формалаштырдылар. Балаларның эшләре уңышлы чыкты һәм үзләренең эшләрен күргәзмә тактасына урнаштырдылар.
-
Педагог-психологның балалар белән эше. 16.11.2022
Бакчабызның педагог– психологы Гүзәл Ильшатовна балаларның уку эшчәнлекләренә тикшерү уздырды.