Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
“23 февраль- Ватанны саклаучылар көне.” 23.02.2024
“ Тиенкәй” балалар бакчасы- Бабаларыбызны, әтиләребезне,абыйларыбызны һәм үзебезнең нәни егетләребезне чын күңелдән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне-батырлык,намус һәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык,рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик унышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне. 21.02.2024
Татар теле...Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлы тарихы булган тел ул. Туган тел төшенчәсе Ватан,туган җир, әти-әни сүзләре белән бер дәрәҗәдә торучы бөек,изге һәм кадерле сүз. Бүген зурлар төркеме балалары белән “ Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел”- дип аталган әңгәмә үтте. Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары. 20.02.2024
Тәтеш шәһәренең "Колосок" балалар бакчасында «Гражданско-патриотическое воспитание преемственность содержания и форм работы» темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары узды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Маратовна уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
Чисталык-сәламәтлек нигезе. 19.02.2024
Кечкенәләр төркемендә “Чисталык сөябез” темасына ана теле эшчәнлеге. Тәрбияченең максаты: Чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү; эзлекле һәм сәнгатьле итеп шигырьне сөйләү күнекмәләрен, хәтер сәләтен үстерү; курчак турында кайгыртучанлык, аңа ярдәм итү теләген булдыру. Бари Рәхмәтнең “ Су ” шигырен өйрәнү. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2024
15 нче февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан безнең “Тиенкәй” бакчасы балалары белән аның иҗаты турында белемнәрен арттырдылар, шагыйрьнең гаиләсе, туганнары, туган авылы,иҗаты турында рәсемнәр буенча сөйләштеләр.Герой шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.Муса Җәлилнең фотосурәте янында истәлеккә фото тоштеләр.Тәрбиячеләр: ( Салахова И.Г.,Насретдинова Д.М.)
-
Ел тәрбиячесе-2024 14.02.2024
Тәрбиячебез Халикова Светлана Гариковна республикакүләм “ Ел тәрбиячесе-2024”бәйгесенең зона этабында катнашып , уңышлы чыгыш ясады. Тәрбиячебез һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашып, ике төрле һөнәри сынау узды. ӘФӘРИН!!!Бик зур рәхмәт эйтәбез, алдагы көнендә уңышлар телибез!
-
Режим вакытында. 07.02.2024
Кечкенәләр төркеме балалары режим вакытында төсләрне белүләрен ныгыттылар.Тәрбияченең максаты: бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү (Насретдинова Д.М.)
-
Кышкы уеннар. 31.01.2024
Зурлар төркеме балалары саф һавада рәхәтләнеп уйныйлар. Балалар кышны бик яраталар . Бергәләшеп кышкы уеннар уйныйлар . Тәрбияченең максаты: Кышкы уеннарга кызыксыну уяту; дуслык мөнәсәбәте тәрбияләү. Тәрбияче: Халикова С.Г.
-
“Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашу. 26.01.2024
Районыбызда”Ел тәрбиячесе”конкурсы старт алды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Халикова Светлана Гарик кызы катнашты. Һәм ул зур уңышка иреште беренче урынны яулады.Котлыйбыз Светлана Гариковна! Унышлар телибез, эле сезнең алда зур эшләр тора. “Яраткан эшең булганда унышка ирешеп була “- дип әйтәсе килә.
-
Әвәләү шөгыле. 24.01.2024
Зурлар төркеме балалары әвәләү шөгылендә куян ясадылар. Тәрбияче Халикова С.Г.