Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
VII Регион фәнни-эзләнү конференциясендә. 27.04.2024
“Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровск урта мәктәбе”ндә балалар өчен “ЭКОЛОГ һәм МИН” VII Регион фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә безнең “Тиенкәй” балалар бакчасыннан Шәфиева Исламия, тәрбияче Халикова Светлана җитәкчелегендә катнашып I нче урын алды. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
26 нчы апрель Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. 26.04.2024
Без бөек шагыйребез Габдулла Тукайны онытмыйбыз. Ел саен 26 нчы апрельдә аның туган көнен билгеләп үтәбез. Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында да,сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан,төрле чаралар уздырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр шигырьләрен укыдылар, җырларын өйрәнделәр,әдипнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Г. Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне,табигатьне,кешеләрне яратырга, гадел,мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре,кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең- тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята. Тәрбиячеләр: Салахова И.Г., Насретдинова Д.М.
-
Безнең “ Тиенкәй”балалар бакчасында “Эколатлар көне” оештырылды. 25.04.2024
Табигать саклау социаль-белем бирү проеклары кысаларында ,”Тиенкәй” балалар бакчасында “Табигатьне Эколяталар белән таныйбыз”дигән исем астында,экологик культура формалаштыру максатыннан “Бөтенроссия Эколяталр көне” үткәрелде. Чара Туган як табигатен саклау һәм коткару зарурлыгына юнәлтелгән иде.Әкият геройлары Шалун, Умница, Тихоня һәм Елочка бәйрәмнең төп геройлары булды. Алар балаларны хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының төрлелеге белән таныштырдылар,алар кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Эколяталар балаларга экологик рәсемнәр алып килгәннәр иде һәм мултьфильм карадылар. Тәрбияче Диләрә Марат кызы балаларга табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен сөйләде.
-
22 апрель - бөтен дөньяда Җир көне 22.04.2024
22 апрель - бөтен дөньяда Җир көне билгеләп үтелә. Бу чиста җир, чиста һава һәм су бәйрәме. Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары да бу бәйрэмне билгеләп үттеләр.Табигатьне, сулыкларны, хайваннарны яклау, аларга сакчыл караш турында сөйләштелэр алар.Әйдәгез, балаларыбызны кечкенәдән табигатьне сакларга өйрэтик! Шәфкатьле, михербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыйк, табигатьне яратыйк!
-
ТР Чүпрәле районында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча төбәкара семинар-практикум узды. 19.04.2024
Чүпрәле районы “Солнышка” балалар бакчасында “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү” темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең чираттагы зона семинары узды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Маратовна “ Балалар бакчасында экологик тәрбия”- темасына уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
“Тиенкәй” балалар бакчасында инспектор белән очрашу узды. 18.04.2024
Безнең балалар бакчасында Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ инспекторы Ильфат Әхмәтов белән очрашу булып узды. Ул балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды , юлда сак һәм уяу булырга өндәде. Балалар белгечне зур кызыксыну белән тыңладылар. Тәрбияче: Халикова С.Г.
-
“ЭКО-ВЕСНА 2024” 13.04.2024
Бүген “ЭКО- ВЕСНА” Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар бакчалары ,мәктәп, авыл советы хезмәткәрләре катнашында массакүләм өмә үткәрелде. Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре, читтә калмыйча авыл урамнарын, юл буйларын чүп- чардан арындырдылар. Һәр кешенең тирә-юне чисталык һәм матурлык белән сөендереп торсын иде!!!
-
12 нче апрель- Космонавтика көне. 12.04.2024
Бүген безнең бакча балалары кешелек тарихының истәлекле датасы 12 нче апрель – Космонавтика көнен билгеләп уздылар. Видеофильмнар карап, нәрсә ул космос, Кояш системасында нинди планеталар бар, беренче космонавт кем булган һәм башка күп кенә сорауларга җаваплар таптылар. Эле кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Хәйруллин Ризван әти- әнисе ярдәме белән кул эше дә эшләп килде. Тәрбиячеләр: Халикова С.Г. , Насретдинова Д.М.
-
Котлыйбыз! 09.04.2024
Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче Яруллин Данир“ Туган телдә Декламация” номинациясендә балалар һәм яшьләр өчен “Ата-бабалар теле” VI төбәкара бәйгесендә катнашып 2 нче урын Дипломы белән бүләкләнде. Тәрбияче: Д.М. Насретдинова. Алга таба да җиңүләр телибез!
-
Зона семинары узды. 05.04.2024
Буа шәһәренең “Солнышка” балалар бакчасында Республика күләм “ Познаю мир на двух языках” темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең чираттагы зона семинары узды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Маратовна уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!