Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«ЭКО весна». 04.04.2024
«Эко весна» кысаларында Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасында, тәрбияче Насретдинова Д.М. “ Күчмә кошлар безгә яз алып килделәр”- дигән шөгыль уздырды. Алар кошларның файдасы турында сөйләштеләр.
-
Математика шөгыле. 02.04.2024
Зурлар төркемендә математикадан өстәмә белем бирү эшчәнлеге. Хәтер,сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
Туган якка яз килде. 26.03.2024
Балалар язгы матур көнне күзәттеләр. Алар язгы күренешләр белән кызыксындылар, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәнделәр,уеннар уйнадылар. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
“ Тиенкәй” бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2024
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. “Тиенкәй” балалар бакчасы әлеге бәйрәмне бик күңелле итеп билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
-
“Яшел ут-2024” конкурсы 14.03.2024
Бүген “Миләшкәй” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча “Яшел ут” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Диляра Маратовна катнашып 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
«Татар кызы ,татар малае 2024» 12.03.2024
Бүген районыбызда, балалар сәнгать мәктәбендә “Татар кызы, Татар малае 2024” бәйгесе уздырылды. Безнең балалар бакчасыннан нәни кешебез Саттарова Язгөлем Ильшат кызы үзенең сәләтен күрсәтте һәм ул уңышлы чыгыш ясады, “ Иң нәни татар кызы” исеменә лаек булды. Язгөлемне тәрбияче апасы Салахова Ильхамия әзерләде. Әнисе Ләйсән дә күп тырышлык куйды. Алга таба да саулык сәламәтлек, тыныч күк йөзе,бәхетле балачак теләп калабыз.
-
Профилактический визит 12.03.2024
Инспектор МОНД и ПР по Апастовскому и Кайбицкому району МР УНД и ПР ГУ МЧС по РТ Ибрагимова Резеда Ильгизяровна провела профилактическую беседу с работниками по пожарный безопасности.
-
Урамда яз. 11.03.2024
Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела), язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта - көннәр җылына - кар эри һ.б.)
балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү;
язгы күренешләр белән кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәтү, балалар белән ана телендә сөйләшү, аралашуны ныгыту. Тәрбияче:Насретдинова Д.М. -
Бездә кунаклар. 05.03.2024
Безнең Кайбыч районыбызга Себер якларыннан кадерле кунаклар кайтты. Алар безнең бакчада да булдылар. Кунакларны безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы юка белән каршы алды. Милли киемнәр киеп нәниләребез алар килешкә дип иң матур шигырьләрен сөйләделәр. Җыр да бүләк иттеләр. Төмәнлеләр тәрбиячеләребез Насретдинова Диләрә һәм Ильхамия Сәлахова үткәргән дәресләрне дә карадылар.Төмәндә яшәүче милләттәшләребез күңелендә бу очрашу бик күп җылы тәэсирләр калдырды.
-
“Тиенкәй” балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” булып узды. 02.03.2024
2024 ел- Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә-ул җылы учак! Гаилә –кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт ,җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан бакчабызда “Гаилә бәйрәме” узды.Бәйрәмебез кызыклы уеннар, балаларның матур җыр-бию һәм шигырьләре белән үрелеп барды. Безне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне ямьләп килгән һәм уеннарда катнашкан әти-әниләребезгә, тырыш, уңган балаларыбызга бик зур рәхмәт!