Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Агач утырту – изге эш. 18.04.2023
Агач утырту изге һәм файдалы эш: тәрбияви яктан да,рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәлдер мөгаен. Табигатьнең яшел үпкәсе булган агач- куаклар яшәешебезгә матурлык биреп кенә калмый, безнең саклаучыларыбыз булып, һаваны чистартуда зур роль уйныйлар. Без дә бүген бакчабыз тирәсенә агачлар утырттык.
-
« Космонавтика көне» 12.04.2023
Бүген Космонавтика көне.
1961 елның 12 апрелендә, СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп уза.
-
Татар кызы-2023,Татар малае-2023 07.04.2023
Бүген Кече Кайбыч мәдәният йортында “Татар кызы-2023”, “Татар малае-2023” муниципаль бәйгесе булып узды . Безнең балалар бакчасыннан Шәйхетдинов Самат белән Нургалиева Энҗе бик яхшы гына чыгыш ясадылар һәм Самат “Иң сәләтле егет”, Энҗе “ Кайбыч чибәре” номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр. Бик зур рәхмәт бу бәйгене оештыручыларга, балаларга, әти-әниләргә, тәрбияче апаларына. Алга таба да саулык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхетле балачак теләп калабыз. Афәрин! Без булдырабыз!
-
Китаплар иленә сәяхәт. 04.04.2023
Бүген балалар авылыбызның китапханәчесе Гөлия апа белән очраштылар. Ул аларны төрле-төрле матур ,эчтәлекле китаплары белән таныштырды, Китапларны яратырга,ертмыйча ничек карарга кирәклеген анлатып китте. Кызыклы уеннар да уйнатты,Гөлия апа. Балаларга очрашу бик ошады. Голия апага бик зур рәхмәт.
-
Апрель – өмәләр ае. 03.04.2023
Яз җитү белән бакчада эшләр башлана.Тирә ягыбызның матурлыгы, чисталыгы үзебездән тора. Әйдәгез бергәләп тырышып табигатебезне чиста тотыйк.
-
Кошлар –канатлы дуслар. 01.04.2023
Тәрбияче Салахова Ильхамия Галим кызы балаларга кышлаучы,күчмә кошлар турында белемнәрен ныгытып,кошларның нинди файда китерүләрен күзаллап, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерде. Балалар кошларны күзәтеп, алар турында шигырьләр сөйләделәр.
-
Тәрәз төбендә яшелчә бакчасы. 31.03.2023
Яз җитү белән тәрәз төпләрендә суган һәм тәмләткечләр үстерәбез. Кечкенәләр төркеме балалары белән суган, укроп, помидор утырттык. Балалар бу эшне бик теләп һәм кызыксынып башкардылар. Бу тәҗрибәнең төп максаты булып балаларда яшелчә үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. Алга таба да яшелчәләрнең үсешен күзәтеп торачаклар.
-
“Саф һавада йөрүнең файдасы” 27.03.2023
Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
-
“Туган көн белән котлау”. 22.03.2023
Бакчабызда балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар уеннар уйныйлар . Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Буген Нәзиләнең туган көне белән котладык. Ул иптәшләренә буяу китаплары бүәк итте.
-
«Нәүрүз мөбарәк булсын!» 21.03.2023
Март ае- яз башы,бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 март- Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.Нәүрүз- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Безнең дә бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте.