Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
12 декабрь-Рәсәй конституциясе көне. 12.12.2023
Рәсәй Конституциясе көне уңаеннан бакчабызның зурлар төркемендә”Һәр бала хокуклы”дигән презентацияне кызыксынып карадылар.Мондый әңгәмәләр балаларда уз илең өчен горурлык , Ватанга мәхәббәт , Россия тарихы белән кызыксыну тәрбияләргә безнең бурычыбыз. (Тәрбияче: Салахова И.Г.)
-
"Ишек кага Яңа ел!" 11.12.2023
Яңа ел бит ул –тылсымлы бәйрәм. Бүген бакчабызның кечкенәләр төркемендә, балалар белән Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү уздырылды. Кыш бабай,Кар кызы, бүләкләр, матур итеп бизәлгән чыршы, тылсымлы тартма, чыршы уенчыклары, биюләр, җырлар ......... (Тәрбияче:Насретдинова Д.М.)
-
Чана шуабыз. 04.12.2023
Кыш- матур ел вакыты! Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Кыш җитү кар белән урамда уйнау мөмкинлеге белән бәйле бит. Саф һавадагы уеннар балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә бик файдалы. Бүген таудан шуу бик күңелле узды. Тәрбияче: Халикова С.Г.
-
Әти-әниләр,сезнең өчен! 30.11.2023
Безнең сайтыбызның “Ата-аналар” бүлегендә Сез “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы “ муниципаль берәмлегенең 2024 нче елга мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлегенең финанс күләмен раслау турында” Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының 19.10.2023 ел,№449 карары белән таныша аласыз, шулай ук бакчабызның стена такталарына да урнаштырылды.
-
Төбәкара зона семинарында. 30.11.2023
Бүген тәрбиячебез Насретдинова Диләрә Марат кызы Чүпрәле муниципаль районы,2 нче номерлы Иске Чүпрәле “Әкият” балалар бакчасында уздырылган Төбәкара зона семинарында катнашып кайтты .
-
Аппликация дәресе. 28.11.2023
Зурлар төркеме балалары белән төсле кәгазьләр ябыштырырга өйрәнәбез. Тема:” Куянга чыршы бизибез.” Максат:балаларны түгәрәк формадагы рәсемнәрне ябыштырырга , формаларны төгәлләргә өйрәтү .Түгәрәкне төс буенча алыштырырга өйрәнәбез .Чиста ябыштыруда күнегүләр . Төсләрне белүне ныгыту.
-
Әниләр бәйрәме. 24.11.2023
Буген бакчабызда “Көннәр якты булсын өчен,Әни кирәк”- дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үтте. Балалар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләп ,җырлар җырлап, биюләр биеп әниләрен шатландырдылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте
-
Әни-дөньяда иң кадерле кеше. 24.11.2023
Зурлар төркемендәге балалар Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә җырлар, биюләр башкардылар. Татар халыкының “ Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ахырдан үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Юлларда сак булыгыз,әтиләр! " 21.11.2023
Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә. Шул максаттан бакчабызда "Юлларда сак булыгыз" дип исемлэнгэн акция уздырылды.
-
Бүлмә гөлләре. 20.11.2023
Максат: Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру, гөлләр өчен шартлар(яктылык,җылылык,һава) тудырырга кирәклеге турында мәгълумат бирү;аларга карта кызыксыну уяту, сакчыл караш тәрбияләү.Тәрбияче Насретдинова Д.М.