Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru detskiysad34raduga@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 215 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
У нас учат: | 28 педагога язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
«Әкиятләр иленә сәяхәт»/«Путешествие в страну сказок». 25.09.2020
Бала дөньясы могҗизалар һәм фантазияләр белән тулы.Әкиятләр белән танышканда балалар яхшылык һәм яманлыкны аерырга өйрәнә,аларда гүзәллеккә омтылыш, образлы фикерләү һәм хәтер үсә.10 нчы санлы Өлкән төркемдәге балаларның"әкиятләр иленә сәяхәт"дигән сөйләмен үстерү буенча дәресе яраткан әкиятләргә багышланган иде.Дәрес балалар бакчасының туган якны өйрәнү музеенда гадәти булмаган формада узды. Балалар «Өч кыз»татар халык әкияте белән таныштылар. Бу сәяхәт барысына да ошады, ә балалар аннан изге дәресләр алып чыгарыр дип ышанам
Мир ребёнка полон чудес и фантазии. Знакомясь со сказками, дети учатся различать добро и зло, у них закладывается стремление к прекрасному, развивается образное мышление и память. Любимым сказкам было посвящено занятие по развитию речи детей в старшой группе 10 ”Путешествие в страну сказок». Занятие прошло в необычной форме в краеведческом музее нашего детского сада. Дети познакомились с татарской народной сказкой «Три дочери». Я уверена, что путешествие всем понравилось, а дети вынесут из него добрые уроки.
-
Көзге уңыш/ Осенний урожай. 24.09.2020
Көз үзенең уңышы белән күркәм. 8 төркем балалары җәй көне бакчада бик тырышып кишер үстерделәр. Су сиптеләр, җирен йомшарттылар. Менә хезмәтнең “җимешләрен” җыяр вакыт җитте.
Осень славится своим богатым урожаем. Дети из 8 группы очень старательно выращивали морковь в саду. Поливали и рыхлили землю. Наконец настало время собирать свой урожай .
-
Көзге байлыклар / Осенние богатсва 22.09.2020
Менә алтын көз җитте. Бакчада төрле - төрле яшелчәләр өлгерде: кишере, чөгендере, бәрәңгесе һәм башка җиләк-җимеше дисеңме – барысы да. Иренмичә, вакытында гына җыеп ал. Ә нәрсә өчен кирәк соң ул яшелчәләр? Әлеге сорауга 5 нче икенче кечкенәләр төркеме балалары да бик тырышып җавап эзләделәр. Аларның организм өчен кирәк булган барлык төр витаминнарны да тәшкил итүен ачыкладылар. Бигрәк тә үзләре яратып ашый торган чөгендер һәм бәрәңгене рәсем итеп тә ясадылар. Һәр бала үз эшеннән кәнәгать калды.
Вот наступила золотая осень. В саду поспели разные овощи: морковь, свекла, картофель и еще другие фрукты. Успей только вовремя все собрать! А для чего же нужны эти овощи? На этот вопрос очень старательно искали ответы и дети второй младшей группы №5. Установили, что они содержат все необходимые организму витамины. А свеклу и картофель, которых они особенно любят кушать, даже нарисовали на альбомном листе. Каждый ребенок остался доволен своей работой.
-
Хәрәкәтле уеннар/ Подвижные игры на прогулке. 21.09.2020
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Безнең бакча балалары төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар беләләр. Без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда балаларны уеннарга кызыксындырабыз, аларда уйнарга теләк тудырабыз.
Роль игры в становлении и развитии ребенка переоценить невозможно. Именно в игре ребенок познает окружающий мир, его законы, учится жить по правилам. Все дети обожают двигаться, прыгать, скакать, бегать наперегонки. Подвижная игра — это своего рода некое упражнение, с помощью которого дети готовятся к жизни.
-
Көзге агач/ Осеннее дерево 17.09.2020
Эссе җәйдән соң алтын көз дә килеп җитте.Табигать тә үзгәрде. Ул үзенең яшел күлмәген алтын төскә алыштырды. Көзне моңсу вакыт дип йөртсәләр дә, агачтан коелган төрле төстәге яфракларга, барыннан да бигрәк, балалар шатлана. Менә 2 нче санлы уртанчылар төркеме балалары да, бүген ябыштыру шөгылендә, көзге агачны бик теләп ясадылар. Башта балалар белән көз фасылы, агач төрләре, аларның төзелеше, көзге буяуларның төрлелеге турында сөйләштек. Аннан, кәгазьне кисәкләргә ертып алу ысулы ярдәмендә, көзге агачны ясадык. Балалар бик теләп эшләделәр, алынган нәтиҗәгә сөенделәр.
После жаркого лета наступила золотая осень. Природа преобразилась. Она сменила пышный зелёный наряд на золотое платье. Листья окрасились в красный, золотистый, баграный цвет. И хоть осень и называют “унылой порой”, тем не менее, кто как не дети, больше всего радуется ярким разноцветным листьям, опавшим с деревьев. Вот и воспитанники средней группы №2 сегодня на занятии по аппликации, методом обрывания листа бумаги, с удовольствием смастерили осеннее дерево. Сначало побеседовали с детьми об осени, о видах деревьев, их строении, о разнообразии осенних красок. Дети с большим желанием выполнили работу, радовались полученному результату.
-
Экологик тәрбия / Экологическое воспитание 16.09.2020
Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәну, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтө Шулай итеп, балаларга туган жирнен матурлыгын тоярга, ана hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәтәбез. Экологик тәрбия биру өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз.Шөгыльләрдән алган белемнәрен, үз куллары белән ясаган тәжрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз.. Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар үтәлә: - күзәтүләр барышында hава үзгәрешләренә игътибар итәргә; - үсемлек, бөжәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә алуларына ирешү; - күнелгә ягымлы авазларны тыңлый hәм матур сүзләр белән әйтергә өйрәтү; - табигать кочагында үзенңе дөрес тоту, жир-суны пычратмау, яшеллекне hәм жан ияләрен саклау кирәклеген төшендеру; - табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле жан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү.
Экология является одним из важнейших вопросов глобального масштаба. Будущее природы, её целостность - в руках человека. Наблюдение за природой, её изучение, стремление к сохранению обогащают духовный мир детей, приучают их мыслить. Поэтому огромное значение в детском саду придаётся изучению окружающей среды, бережному отношению к природе, экологическому воспитанию. Таким образом, дети учатся ощущать красоту родного края, осознавать постоянную необходимость
-
“Саулык – зур байлык”. А.Алишның “Куян кызы” әкияте буенча әңгәмә “Здоровье - огромное богатство”. Беседа по сказке А.Алиша “Зайчишка”. 15.09.2020
А.Алишның әкиятләренә карата кызыксыну уяту, балаларда үз сәламәтлекләренә сак караш, өлкәннәр сүзенә игътибарлылык тәрбияләү маскатыннан 13 нче зурлар логопед төркемендә А.Алишның “Куян кызы” әкиятеннән мультфильм карадык, әкиятнең эчтәлеген сөйләдек, магнитлы театр күрсәттек. Әкият геройларын балалар бик теләп рәсем битләренә төшерделәр. Әкияттән алган хис – кичерешләрдән һәм үзләре ясаган рәсемнәрдән балалар бик канәгать иделәр.
С целью привития интереса к сказкам А.Алиша, бережного отношения к своему здоровью, воспитания внимательности к словам взрослых, в старшей логопедической группе №13 мы смотрели мультфильм из сказки А.Алиша “Зайчишка”, беседовали по содержанию сказки, ставили магнитный театр, охотно рисовали сказочных героев. Дети были очень довольны полученными от сказки впечатлениями и рисунками.
-
Таныш булыгыз- татар язучысы А.Алиш/ Будьте знакомы –татарский писатель А.Алиш 14.09.2020
-
Безнең уңыш/ Наш урожай 09.09.2020
Үзенә хас билгеләре белән көз ае килеп җитте. Бакчаларда, басуларда кызу эш башланды. Җәй буена өлгергән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне җыялар. Без дә, 11нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, үзебез үстергән бәрәңге уңышын җыю максатыннан бакчабызның басу мәйданчыгына килдек. Бәрәңгенең уңышы бик күп булды. Балалар берсен- берсе уздырып бәрәңге чүпләделәр.
Сегодня дети и воспитательница подготовительной к школе группы №11 вышли собирать урожай картошки.В этом году урожай картошки нас порадовал. Детям очень понравилась собирать плоды своего труда.
-
Мул көз/ Щедрая осень 08.09.2020
Менә җәй дә тәмамланды. Матур-мул вакыт җитте-табигать безгә бүләкләр әзерләде: өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр. Шулай ук безнең участокта чәчәкләрдән орлык җыю өчен дә вакыт. Менә бүген бездә 3 нче төркем балалары белән киләсе елга орлык тупладык.
Вот и закончилось лето. Наступила благодатная пора-природа приготовила дары:всевозможные плоды созревших овощей и фруктов. А еще это время для сбора семян у цветов которые у нас на участке. Вот и мы сегодня с малышами группы №3 запаслись семенами на следующий год.