муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Район Мәгариф идарәсе күрсәтмәсе нигезендә мәктәптә 11 гыйнвардан 21 гыйнварга чаклы укучыларның сәламәтлеген саклау, ныгыту буенча гомум ата-аналар җыелышы, тематик линейка, бердәм сыйныф сәгатьләре уздырылды. Иң беренче чиратта һәр балада юлда йөрү кагыйдәләрен дөрес һәм төгәл үтәү өчен ут яктырткычлы элементларны булдыру таләбе куелды. Сыйныф җитәкчеләре сыйныфтагы һәр укучыда шундый кисәткеч өске кием, портфельләр булдыру буенча күпкырлы эш алып бара. Гаиләләр белән эшчәнлектә дә таләпләр катгыйланды. Мәктәпнең, сыйныфның социаль паспорты нигезендә һәр категория аерым игътибарга алынды: укучының дәрес калдыру , соңга калуы, тәртибе даими күзәтү астында. 23.01.2016

-
23 гыйнвардан мәктәптә район тәрбия планы нигезендә хәрби -патриотик тәрбия һәм оборона- массакүләм эшләр айлыгы старт алды. Алда мавыктыргыч чаралар, очрашулар, сугышчан уеннар көтә! 23.01.2016

-
Уку йорты һөнәр сайлауга багышланган тәрбия планы нигезендә Студентлар белән очрашу кичәсенә әзерләнә. 23.01.2016

-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында Спартакиада кысасында уздырылган чаңгы ярышларында мәктәбебездән Вилданов И.М, Гарипова С.И, Җәгъфәрова Ф.Ф. уңышлы чыгыш ясадылар. 23.01.2016

-
«БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ» МУНИЦИПАЛЬ КАЗНА УЧРЕЖДЕНИЕСЕНЕҢ №25 номерлы 2016 нчы елның 14 гыйнвардагы Приказы нигезендә 19 гыйнварда уку йортында укыту-методик һәм тәрбияви эшчәнлеккә мониторинг уздырылды. 19.01.2016

-
15 - нче гыйнвар көнне тәрбия планы нигезендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы уздырылды. Барлыгы 57 әти-әни катнашты. Көн тәртибенә “Чыгарылыш имтиханнарын тапшырганда укучыларга уңай халәт тудыру” (психолог чыгышы),”ГТО - ны тапшыру яңалыклары” (физкультура укытучысы чыгышы), “Укучыларның иминлеген юлларда һәм гаилә шартларында саклау”(Гыйзәтуллина Г.Р.чыгышы), “Чирек йомгаклары , өлгереш” (Бикчәнтәева А.Р.чыгышы), “Мәктәпнең эшчәнлеге, ТДИ-на әзерлек , локаль актларның үтәлеше” (Гарипов Р.Р.чыгышы ) кертелде. Шулай ук кәрәзле телефоннарны куллану буенча нигезләмә белән барлык ата-ана таныштырылды. Гомум өлештән соң җыелыш сыйныфларда дәвам итте. Бу өлештә 9 сыйныф укучыларының ата-аналары өчен махсус имтиханнарны сайлап алу , тапшыру буенча консультация үткәрелде. 18.01.2016

-
Кышкы каникуллардан соң бүген мәктәптә оештыру линейкасы узды. II чирек йомгаклары буенча “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә 5 сыйныф , “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” бәйгесендә 6 һәм 8 сыйныфлар, “Иң үрнәк сыйныф" ярышында 6, 7 ,8 сыйныфлар җиңеп чыкты. Чирек дәвамында бәйгеләрдә иң күп катнашучы буларак 3,4 сыйныфлар җиңеп чыкты; актив катнашучы булып 2 сыйныф аталды.Дәрескә йөреш күрсәткече шулай ук 1, 6, 9 сыйныфларда да югары.Каникуллар планы үтәлешенә йомгак ясалды. Электр, газ приборлары белән сак эш итү буенча инструктаж үткәрелде. 11.01.2016

-
28 декабрь көнне укытучылар чираттагы педагогик киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәнең көн тәртибенә икенче буын стандартларын тормышка ашыру шартларында бик актуаль булган яңа педагогик технологияләр белән танышу һәм уңышлы укыту алымнарын өйрәнү куелган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина З.Ф. критик фикерләү технологиясен үз дәресләрендә ничек куллануын сөйләде һәм укучыларда критик фикерләү сәләтен үстерү өчен отышлы булган алымнар белән таныштырды. Укытучылар 2015-2016 уку елының икенче чирек ңәтиҗәләре һәм административ тикшерү чараларының йомгаклары буенча фикер алыштылар. 10.01.2016

-
Укучыларның кышкы каникуллары искиткеч күңелле уза. Көн саен мәктәптә төрле түгәрәкләр һәм спорт секциясе эшләп тора. Район планы нигезендә бүген 6 сыйныф укучылары Галиуллина Гөлназ, Һадиев Булат, Камалов Раил “Ак ладья” дип исемләнгән шахмат ярышларында катнашты. Команда уңышлы чыгыш ясады. Гөлназ кызлар арасында, Булат белән Раил малайлар төркемнәрендә бер дә югалып калмадылар. Команда җитәкчесе Гыйзәтуллина Г.Р. балаларның әти-әниләренә бу чараны оештыруда актив ярдәмнәре өчен Рәхмәтен белдерә. Уен нәтиҗәләре каникуллардан соң линейкада җиткереләчәк. 06.01.2016

-
Бүген йомгаклау линейкасы булып узды. 2 нче чирек нәтиҗәләре җиткерелде , кышкы каникуллар планы белән таныштырылды, куркынычсызлык инструктажлары үткәрелде. Сыйныф сәгатьләрендә барлык тәрбияви чараларда катнашуга йомгаклар ясалды, генераль җыештырулар үткәрелде. Мәктәп ялт итеп үзенең укучыларын колач җәеп исән- имин килүләрен көтеп калды! 26.12.2015






