муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Соңгы атна тулысынча хәрби-патриотик тәрбия айлыгына әзерләнүгә багышланды: сыйныфларда строй һәм җыр , чаңгы бәйгеләренә, “Күңелле стартлар”га, “Аҗаган-2016” уенына әзерлек бара.Сыйныф җитәкчеләре бу эшчәнлеккә аеруча зур игътибар бирәләр. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, горурлык хисләре шулай уяна. 11.02.2016

-
Бүген бездә куст мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре катнашында “Ел сыйныф җитәкчесе - 2016” бәйгесе үтте. Килдураздан - Гыйльфанова Дания Ришат кызы, Черкеннән- Камәртдинова Зилә Рәшит кызы, Зур Фроловодан - Мөстәкыймова Гөлнара Гыйльфан кызы килде. Безнең мәктәп данын Гарипова Сөембикә Искәндәр кызы яклады. Бәйге бик матур һәм оешкан төстә узды. Жюри составында мәгариф бүлегеннән Македонская Н.А, Камалеева Л.Р. булды. Һәрбер конкурсант һөнәри дәрәҗәдә оста катнашты. Бәйге йомгаклары безнең өчен аеруча сөенечле булды– 1 урын бездә! Сөембикә Искәндәр кызына февраль ахырында уздырылачак район турында тагын да зуррак уңышлар телибез! 09.02.2016

-
Мәктәп күләмендә игълан ителгән “Кошларга ярдәм ит!” акциясе кысаларында VI нчы сыйныф укучылары өйдә әти-әниләр белән берлектә җимлекләр ясап элделәр . Кыш дәвамында бу җимлекләр буш булмас дип ышанасы килә. 08.02.2016

-
Кильдураз урта мәктәбендә 4 мәктәп укытучысын берләштергән “Ел укытучысы- -2016” куст бәйгесе үтте. Мәктәп данын Шәрәфетдинова Л.Г. яклады. Нәтиҗә сөенечле – 1 урын! Уңышлар телибез! 08.02.2016

-
2016 елның 28 нче гыйнвардагы 15 нче номерлы Приказ нигезендә мәктәптә Республикакүләм “Мөстәкыйль балалар” (“ Самостоятельные дети”) проектын тормышка ашыру йөзеннән оешкан отряд әгзаларына һәм аның җитәкчесе Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызына тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды. 08.02.2016

-
Бөтенрусия олимпиадасының региональ турында сәнгать фәне буенча 9 сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә уңышлы катнашты. (Укытучысы: Гыйзәтуллина Г.Р.) Инде түземсезлек белән экология олимпиадасыннан 8 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранисның кайтуын көтәбез. 08.02.2016

-
Февраль аеның эш планы нигезендә укытучылар һәм укучылар арасында волейбол буенча ярыш уздырылды. Укытучылар командасында Гарипов Р.Р, Вилданов И.М, Сираҗиев Р.Б, Әхмәдуллина Г.Р, Бикчәнтәева А.Р, Галиуллина З.Ф, Җәгъфәрова Ф.Ф. уйнады.Укучылар составында Асадуллин Алмаз, Җамалетдинов Илшат, Кадыйров Фаил, Хәйретдинов Рөстәм, Хәйретдинова Эльвира, Шакурова Айгөлләр иде. Уен бик мавыктыргыч һәм кискен рәвештә булды. Нәтиҗәдә укучылар командасы укытучыларны җиңеп чыкты. Ләкин мөгаллимнәр моңа чын күңелдән шатланды гына: укучылар остазлардан алга чыкканда укыту-тәрбия системасының эшчәнлеге нәтиҗәле дип санала! 05.02.2016

-
Мәктәптә "Кошларга ярдәм ит!" дип исемләнгән акциягә старт бирелде. 02.02.2016

-
Мәктәптә сыйныф җитәкчеләрең чираттагы утырышы булып узды.Көн тәртибе буенча Әхмәдуллина Г.Р. “ Сыйныф белән эшләүдә яңа технологияләр “ дигән темага эчтәлекле чыгыш ясады.Патриотик айлыкны планлаштыру буенча эшчәнлек тәртибе каралды.Сыйныф җитәкчеләренең эшчәнлегенә кагылышлы норматив документлар , гаиләләр белән төрле эш алымнары, ГТО тапшыруда кышкы ярыш төрләре, яктылыкны кире кайтаручы элементларны даими куллану сораулары каралды. 02.02.2016

-
Тәрбия буенча урынбасар каршындагы семинарда “Патриотлар тәрбияләү – сыйныф җитәкчеләре эшчәнлегенең төп юнәлеше” дигән темага Әхмәтшина Л.С. нең эчтәлекле чыгышы тыңланды. Сыйныф җитәкчеләре бу юнәлештә мәктәбебездә күпкырлы һәм нәтиҗәле эш алып бара. Февраль ае тулысынча шундый хисләрне тәрбияләүгә багышланган строй һәм җыр смотрыннан, “Аҗаган” уеныннан, “Күңелле стартлар”дан торачак.Патриотлар тәрбияләү нәкъ менә шулай башлана ул. 02.02.2016






