муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Яңалыклар белән танышу өчен махсус тәрбия буенча киңәшмә узды. Көн тәртибендә “О проекте Стандарта по организации воспитательной работы в общеобразовательных организациях РТ” дигән документ белән танышу зур урын алды.Шулай ук кустта узачак “Сыйныф җитәкчесе -2016” га әзерлек этаплары каралды.Аның нигезләмәсе, программасы расланды.Катнашучысы сыйныф җитәкчесе билгеләнде. Тәрбияне активлаштыру йөзеннән республикада кертелгән “ Самостоятельные дети» дип исемләнгән проект белән таныштырылды.Эксперимент рәвешендә 6 сыйныф бу эшчәнлеккә тәкъдим ителде.Алар моны булдырачак! 02.02.2016

-
9 нчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханарына әзерлеген өйрәнү максатыннан мәҗбүри фәннәр буенча (математика, рус теле, татар теле) диагностик тестлаштырулар үткәрелде. 01.02.2016

-
Чираттагы директор каршындагы утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының 21 гыйнвардагы №под-72/16 Приказы нигезендә “Антикоррупционное воспитание” дип имзаланган методик күрсәтмәләр белән таныштырылды. Күрсәтмә буенча сыйныф җитәкчеләренә, фән укытучыларына,китапханәчегә, һәр укытучыга өстәмә бурычлар куелды. Аларның үтәлеше квартал саен 15 числога барланачак. 01.02.2016

-
29 нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә традицион очрашу кичәсе узды. Соңгы биш елда мәктәпне тәмамлап төрле уку йортларында белем алучы студентларыбыз , 8-9 сыйныф укучылары, укытучылар дустанә мөнәсәбәттә мавыктыргыч тамаша кылдылар. Һәр студент үзе укыган уку йорты белән таныштырды, укучылар сорауларына җавап бирде.Очрашу шигырь тәлгәшләре, уеннарга үрелеп барды. Яраткан мәктәп һәм укытучыларга изге теләкләр җиткерелде, истәлек бүләкләре тапшырылды.Сыйныфларга сәяхәт, күмәк фотосессия дә бик күңелле килеп чыкты. Чараны барлык укучыларның теләкләрен эченә алган дәртле музыкаль сәлам белән укучыбыз Гафиятуллина Сөмбелә йомгаклады. Очрашу җылы тәэсирләр калдырды. 30.01.2016

-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасына әзерлек этабында уздырылган район ярышларында уңышлы чыгыш ясаучы коллегаларыбыз Әхмәтшина Л.С, Вилданов И.М, Гарипов Р.Р, Сираҗиев Р.Б, Фәхретдинова И.М. котлыйбыз! 29.01.2016

-
Инглиз теле атналыгы дәвам итә. Чит телне яхшы белү буенча ярыш мәйданы бүген башлангыч сыйныфларга күчте. Ике төркемгә бүленеп ярышкан 2-4 нче сыйныф укучылары "Без инглиз телен яратыбыз!" дигән лингвистик ярышта "бил алыштылар". Ярыш булгач, җиңүче дә була: Бикчәнтәев Данис җитәкләгән "Биг Бен" командасы беренчелекне яулады. Инглиз телен өйрәнүдә яңадан- яңа уңышлар теләп калабыз сезгә, башлангычлар! 27.01.2016

-
Инглиз теле атналыгының икенче көне "Проект эшләре көне" диеп исемләнде. Укучылар үзләре һәм сыйныфташлары башкарган проект эшләре белән таныштылар, фикер алыштылар, эчтәлекле проект авторларын билгеләделәр һәм киләчәк проект эшләре өчен яңа идеялар тупладылар. 26.01.2016

-
Вирус гриппа A (H1N1) легко передается от человека к человеку и вызывает респираторные заболевания разной тяжести. Симптомы заболевания аналогичны симптомам обычного (сезонного) гриппа. Тяжесть заболевания зависит от целого ряда факторов, в том числе от общего состояния организма и возраста. 25.01.2016

-
Бүгеннән мәктәптә инглиз теле атналыгы башланып китте. Атна дәвамында укучыларга төрле мавыктыргыч һәм кызыклы чаралар планлаштырылган. Беренче көнне башлангыч сыйныфлар өчен күңелле җырлы- биюле тәнәфес оештырылды. Җырлар аша да телне өйрәнеп булуын кабат искәртте укучыларга инглиз теле укытучысы Бикчәнтәева Алия Рифкать кызы. 25.01.2016

-
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз!Туган мәктәбегез Сезне 29 нчы гыйнвар көнне 17 сәгатьтә уздырылачак Очрашу кичәсенә чакыра. 25.01.2016






