муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә сыйныф җитәкчеләренең МБ һәм тәрбия буенча урынбасар каршында киңәшмәнең берләштерелгән утырышы узды. МБ планы буенча 3,4 сыйныфларда узган “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән ачык чарага анализ, “Сәламәт яшүсмер – өметле киләчәк” дигән темага башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәхретдинова И.М. чыгышы; административ киңәшмә планы нигезендә яңа ел бәйрәмнәрен уздыру тәртибе, каникулларга планнар, укучыларның буш вакытларын дөрес һәм файдалы үткәрү формалары каралды.Уку елының икенче чирек йомгакларын барлауга зур игътибар бирелде. 15.12.2015

-
9 нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар белән китапханәче Исланова Г.Г. тарафыннан “Үзебезнең уен” дип аталган тәрбия чарасы үткәрелде. 14.12.2015

-
Буа муниципаль районыТүбән Наратбаш төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар методик берләшмәсенең 2015-16 нчы уку елына төзелгән планы нигезендә 7-12 декабрь көннәрендә Башлангыч сыйныфлар атналыгы үткәрелде. Әлеге чараның планы методик берләшмәдә каралып, мәктәп директоры тарафыннан расланган. Беренче көндә атналыкны ачу, шашка ярышлары,музыкаль тәнәфесләр булды. Шашка ярышларында 1 сыйныфтан Галиуллин Илсаф 2 сыйныфтан Вәлиева Инзилә 3 сыйныфтан Хәйретдинова Адилә 4 сыйныфтан Аюпов Азатлар 1 нче урыннарны алдылар. 14.12.2015

-
8 декабрь көнне башлангыч сыйныф укытучысы Фәхертдинова И.М. җитәкчелегендә математикадан “Каты чикләвек” бәйгесе үткәрелде. Әлеге ярышта ике команда көч сынашты. Бикчәнтәев Данис” Дуслык” командасының капитаны, ә Аюпов Азат “ Акыллы башлар” командасының капитаны булдылар.Әлеге ярыш бик киеренке шартларда барды.Укучылар бар тырышлыкларын җиңүгә юнәлдерделәр. Тик ярыш булгач җиңүче дә булырга тиеш. Әлеге мактаулы исемгә 14:12 исәбе белән“ Акыллы башлар” командасы лаек булды. 14.12.2015

-
9 нчы декабрь көнне шаулап –гөрләп “Күңелле стартлар” булып үтте.Спорт буенча көч сынашудан да күңеллерәк мизгелләр булмады бу көнне. Хәйруллин Риназ командалыгындагы “Ак Барс” белән Мөбарәкшин Илсаф командалыгындагы “Дружба” көчләрен сынадылар. Кызыклы эстафета уеннары уйнап, тирләп –пешеп, команда өчен җан атып вакытның узганын да сизмәделәр башлангычлар. Исәп 7:10 икәне билгеле булгач, “Дружба” командасы бер авыздан”УРА!” кычкырдылар. 14.12.2015

-
11 нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С “Белем марафон”ы үткәрде. Укучылар ике төркемгә бүленеп ярыштылар. Төркемнәргә биремнәр әзерләнгән иде. Алар “Әкиятләр илендә” сәяхәт иттеләр, “Төсле музыка” патшалыгында булып кайттылар,“Рәсемле табышмак” тукталышында һәм “Яңа ел остаханәсендә” булырга да өлгерделәр. Барлык эшкә нәтиҗә ясалды. Нәтиҗә: Бикчәнтәев Данис командасы 13 очко һәм Аюпов Азат командасы 11 очко җыйды. 14.12.2015

-
Төсләр патшалыгында кунакта 1-4 сыйныф укучылары Гыйзәтуллина Г.Р белән булып кайттылар. Алар төрле фәннәрне төсләр патшалыгына кунакка чакырдылар.Уен- ситуацияләрне тасвирлау, төркемнәрдә һәм командаларда ярышу бик күңелле үтте. 14.12.2015

-
Шәфкатьлелек декадасы кысасында 8 сыйныф укучылары мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Камалов Илсаф янында булдылар.Алар Илсафка бүләкләр тапшырдылар, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бу очрашуны сыйныф җитәкчесе Җәгъфәрова Ф.Ф. оештырды. 14.12.2015

-
9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат Мамадышта узган республикакүләм мини-футбол буенча ярышларда чыгыш ясаган район җыелма командасы составында уңышлы катнашып кайтты. Спортсмен егетебез нәтиҗәле уенчыларның берсе. 14.12.2015

-
В 5 классе был проведен классный час под названием «Час кода». Учащиеся очень заинтересовались материалом и были рады участвовать в конкурсе рисунков. Победителем стал Назметдинов Ранис. (Классный руководитель- Галиуллина З.Ф.) 13.12.2015






