муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Яңа ел алдыннан мәктәптә “Иң матур уенчык” бәйгесе игълан ителгән иде. Чыршы бәйрәмнәрендә һәрбер сыйныфтан оста һәм матур итеп уенчык ясаган укучылар бүләкләнде. Мәктәп буенча абсолют җиңүче булып 2 сыйныф укучысы Сибгатуллин Динар табылды. Аңа кыйммәтле бүләк һәм Мактау кәгазе тапшырылды. 26.12.2015

-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган Чыршы бәйрәме белән башланып китте. Бәйрәм чыршы янында уку алдынгыларын, олимпиадада катнашып җиңүгә лаек булган укучыларны, сыйныфларны бизәгән, кардан сыннар ясаган, ярминкәдә уңышлы катнашкан, уенчыклар, костюмнар бәйгеләрендә җиңгән өчен бүләкләүдән башланды.Кыш бабай белән Кар кызы алдында шигырьләр сөйләү, яшел күлмәкле кунак тирәли уйнап – биеп җырлаулар, мавыктыргыч уеннарда катнашуга үрелде. Авылыбызның шәхси эшмәкәрләре ( кибетче абый һәм апалар) биргән күчтәнәчләрне алу белән беррәттән һәрбер укучы да Кадыйров Фәнис абыйларыннан тәм-том белән шыплап тулган пакетлар алды. Беренчегә укырга керергә әзерләнүче дә, өйдә укучы балалар да бүләксез калмады. Кочак-кочак бүләкләргә күмелеп нәниләр рәхәтләнеп бәйрәм итте! 26.12.2015

-
Башлангычлардан Яңа ел бәйрәме эстафетасын 5-9 сыйныфлар алды. Матур итеп бизәлгән чыршы янында номинацияләрдә җиңүче укучылар бүләкләнде. Иң беренчеләрдән булып отличник һәм ударниклар, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урынга ия булучылар, катнашып югары нәтиҗәгә ирешкән укучылар бәйрәм түренә чакырылды. It-Чемпионда 3 урынга лаек булган Вәлиев Инсаф та зур бүләккә лаек булды. Сыйныфлар бизәү, кар сыннары ясау, ярминкәдә катнашу өчен дә аерым бүләкләр бирелде. Уенчыклар бәйгесендә дә барлык укучылар да актив катнашкан иде. Иң матур уенчык иҗат итүчеләр дә мактауга лаек булды. Чыршы бәйрәмен уздыруга бүләкләрне авылыбызның эшмәкәрләре ( кибетче абый һәм апалар) әзерләде. Шәхсән бәйрәмдә катнашып , үз куллары белән һәр укучыга тәм- томнар белән тулган бүләкләр тапшыручы Кадыйров Фәнис абыйлары да бу чараны онытылмаслык минутларга күмде. Тантананы мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләрдән торган күңел ачу өлеше алыштырды. 8 сыйныф укучылары (Сыйныф җитәкчесе: Җәгъфәрова Ф.Ф.) бу өлешне бик оста һәм күңелле итеп оештырды. Бәйрәм рухы залда укучыларның шат авазларында чагылды. 26.12.2015

-
24 декабря учитель начальных классов Фахрутдинова И.М. провела открытый урок математики во 2 классе на тему "Деление чисел". Материал урока способствовал развитию у учащихся устных вычислительных навыков, навыков контроля и самоконтроля. Новизна урока была в том, что на уроке для активизации познавательной деятельности учащихся учителем активно были применены обучающие структуры Сингапурской методики. 24.12.2015

-
Укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен искәртү йөзеннән районда “Юл белән дус булыйк!” дип аталган ЮИД отрядларының агитбригада бәйгесе уздырылды. VI сыйныф укучылары Галиуллина Гөлназ, Һадиев Булат, Галимҗанов Альберт, Гатауллин Фаил, Камалов Раил, Чукмаев Салаваттан торган команда бу ярышта “Иң креатив отряд ” дигән номинациядә уңышлы чыгыш ясады. Отряд командиры Салават оста командалар бирде, отряд әгъзалары төгәл итеп башкарды. Сәхнәдә укучылар иң матур, җиһазландырылган, оешкан команда иде. Бу ярыш кышкы каникуллар алдыннан укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен искәртү буенча нәтиҗәле чараларның берсе булды. 24.12.2015

-
22 декабря 2015 года учитель русского языка и литературы Ахмадуллина Г.Р. провела открытый урок в 6 классе по теме «Письмо». Цель урока - познакомить учащихся с жанром письма как древнейшим средствои общения людей и его основными современными разновидностями. Грамотно использованные на уроке обучающие структуры Конерс и Тик-Тэк-Тоу помогли учащимся усвоить структуру письма и основные правила его написания. 24.12.2015

-
ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгының №14539 /15 номерлы күрсәтмәсе нигезендә Буа шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә аттестация буенча экспертлар комиссиясе утырышы булып узды. ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгының аттестация комиссиясе әгъзасы Симцов Олег Вячеславович һәм 22 район комиссиясе әгъзасы катнашында 1 квалификацион категорияне дәгъвалаучы укытучыларыбыз Гарипов Р.Р, Гыйзәтуллина Г.Р, Гарипова С.И. сынауны уңышлы үттеләр. Тирәнтен белемнәр, компетентлык аттестациянең соңгы этабын лаеклы үтүгә нигез булды. 21.12.2015

-
Мәктәптә Яңа елга әзерлек гөрләп бара. Иң беренчеләрдән булып бәйрәм символы - чыршыны 7 сыйныф бизәп куйды, бик матур яңа ел аланына әверелде 3,4 сыйныфларның уку бүлмәсе, математика кабинеты 8 сыйныф укучылары белән яңа ел уенчыкларына күмелде. Шул ук көнне 6, 7 сыйныф укучылары тиз арада мәктәпнең кунак каршы алу мәйданчыгын да әкияттәгедәй аллы-гөлле мишурага күмде. Калган сыйныфлар да бу эшне бик оста оештырды. Хәзер чын- чынлап Яңа ел исе килә, Яңа ел рухы яши мәктәптә! 15.12.2015

-
3-4 сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныф сәгате булып үзды. Укучыларда патриотизм тәрбияләүгә багышланган әлеге чара уңышлы үтте. 15.12.2015

-
3-4 сыйныфларда "Һөнәрләр илендә" дип аталган ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. 15.12.2015






