муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Мәктәпнең перспектив үсеш планы нигезендә быел беренче сыйныфка укырга 5 укучы киләчәк. 27 нче февраль көнне алар өчен традицион “Ачык ишекләр” көне уздырылды. Мәктәп белән очрашуга булачак укучылар әти-әниләре белән килде. Башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтшина Л.С. үзенең укучылары белән нәниләргә матур концерт әзерләде. Музыка түгәрәге җитәкчесе Әбелханова М.Г. укучылары дәртле җырлар бүләк иттеләр. 2 сыйныфлар очрашу истәлеге итеп үз куллары белән ясаган сувенирлар бүләк иттеләр. Мәктәп администрациясе барлык чарада катнашучыларны уку йортының уңышлары, эш тәртибе белән таныштырды. Һәр методик берләшмә оста һәм матур итеп булачак беренчеләр өчен махсус чыгыш әзерләде. Чыгыш ясау нәниләргә бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды. Сабыйларга бүләккә берсеннән –берсе матур китаплар, дәфтәрләр, ручка-карандашлар, пеналлар, уенчыклар, тәм-том тапшырылды. Булачак укучылар үзләре дә тик кенә утырмады: барлык оештырылган уеннарда актив катнашып –күңел ачып утырдылар.Очрашу мәктәп буенча экскурсия белән дәвам итеп, ашханәдә тәмамланды. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче нәниләр очрашуга чын күңелдән шатланып, булачак укытучы апаларын яратып, һәр апа-абыйны үз итеп , тиздән оештырылачак әзерлек дәресләренә килергә сүз биреп, кочак-кочак бүләккә күмелеп кайтып киттеләр. 29.02.2016

-
25 февраль көнне Буа районының авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә эшләүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары арасында "Туган тел" дип исемләнгән Бөтенрусия мастер-класс бәйгесенең район туры үткәрелде. Бу мәртәбәле бәйгедә безнең мәктәп данын Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы яклады. Жюри тарафыннан коллегабызның эш тәҗрибәсе югары бәяләнде.Без коллегабызны 1 нче урын алуы белән кайнар котлыйбыз һәм аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез! 26.02.2016

-
“Сыйныф җитәкчесе - 2016” һөнәри бәйгенең куст этабында җиңеп чыгучы 7 сыйныф җитәкчесе Гарипова Сөембикә Искәндәр кызы бүген шушы ярышның район турында уңышлы чыгыш ясады. Коллегабызны котлыйбыз! 25.02.2016

-
7 сыйныф укучылары сугыш ветераны Сибгатуллин Рәшит абыйны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Рәшит абый үзенең Бөек Ватан сугышы истәлекләре белән уртаклашты, киләчәк буынга сугыш җилләре кагылмасын иде дигән теләкләрен җиткерде. 24.02.2016

-
Спорт ярышы календаре нигезендә V- IX сыйныфлар арасында чаңгы буенча ярышлар уздырылды. V-VI сыйныфлар аерым дистанциядә көч сынашты.Бик тырышкач, V сыйныф VI сыйныфны узып китте һәм ике сыйныф арасында беренче урынны алды . Югары сыйныфлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында – 9 сыйныф, 2 нче урында- 7 сыйныф, 3 нче урында- 8 сыйныф. Хәзер инде укучылар язгы спорт төрләренә әзерлеккә кереште.Алда яңа җиңүләр юлдаш булсын! 24.02.2016

-
Мәктәпнең спорт залы бәйрәм көнне дә бушап тормады. Ике авыл яшьләре , мәктәп укучылары һәм мәктәпнең төрле елдагы чыгарылышлар командалары арасында волейбол буенча күчмә кубокка ярышлар оештырылды. Чара зал тулы тамашачы белән узды. Ярыш кискен һәм оешкан төстә алып барылды. Спорт ярышлары җиңүчеләрне бүләкләү, Мактау грамоталары тапшыру белән йомгакланды. Чарада Гарипов Р.Р, Вилданов И.М, укучылардан Замалетдинов Илшат, Асадуллин Алмаз, Хәйретдинов Рөстәм, Кадыров Фаилләр актив булды. 24.02.2016

-
Чаңгычылар ярышыннан фотосүрәт. 24.02.2016

-
Разведчиклар ярышта. 24.02.2016

-
Хәрби – патриотик айлыкның иң югары ноктасы булган “Аҗаган” уены гөрләп узды бүген мәктәптә!Чара иртәнге 8 сәг.башланып китте. Ул тантаналы рәвештә батальоннар маршы белән башланып, рапорт тапшыруга күчте. Беренче “Лётчики” батальонының командиры- Замалетдинов Илшат, икенче “Катюша» батальоның командиры - Асадуллин Алмаз. Маршировкадан соң уен программасының иң мавыктыргыч өлеше башланды: Гарипов Р.Р.һәм Шәрәфетдинова Л.Г. снайперлар, Әхмәдуллина Г.Р.һәм Җәгъфәрова Ф.Ф. санитарлар, Әхмәтшина Л.С.һәм Фәхретдинова И.М. каршылыклар полосасын, Гарипова С.И. элемтәчеләр, Вилданов И.М. һәм Исланова Г.Г. чаңгы , Сираҗиев Р.Б. разведчиклар, Бикчәнтәева А.Р.һәм Гыйзәтуллина Г.Р. хәрби корреспондентлар ярышларын оста, мавыктыргыч итеп оештырдылар. Барлык ярышларда да зурлар белән бергә башлангычлар бертигез катнаштылар.Салкынча җил дә, җиңелчә буран да уенны тоткарлый алмадылар. Барлык ярышлардан хәбәрләр штабка вакытында җиткерелеп , газетага теркәлеп алып барылдылар. Җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны мактау сүзләре белән алкышлап, фотографияләрен дивар газетасына урнаштырып барылды.Барлык ярыш төрләреннән соң хәрби уенның иң югары нокталарыннан берсе булган Байрак алу эстафетасы оештырылды. Бу ярышта “Кызыллар” командиры Замалетдинов Илшатка тиңнәр булмады.Байрактан соң башлангыч сыйныф “хәрбиләре” тырыша-тырыша аркан тартты, алардан соң бу төрдә зур укучылар ярышты. Ә инде укучыларны иң кызыктырганы укытучылар белән аркан тартуда көч сынашу булды.Арган, талчыккан сугышчылар төшке ашка таралды. Ә спортзалда аларны бәйрәм концерты көтте. Менә шуннан соң барсын да кызыксындырган йомгаклау өлеше башланды. Барлык очколарны барлаганнан соң берничәгә генә калышып , “Зәңгәрләр” икенче урынга, ә “Кызыллар” беренчегә лаек булдылар. Уен буенча Бикчәнтәева А.Р. җитәкчелегендәге укучылар махсус видеофильм төшерделәр, аны ахырдан күмәк карау оештырылды.”Аҗаган” уены патриотик айлыкта үзенең лаеклы урынын алды. 24.02.2016

-
Иң төз атучы снайперлар! 24.02.2016






