муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Хәрби - патриотик айлык кысасында төрле чаралар уздырыла. Дәресләрдә сугыш турында кино карау, батырлык турында иншалар язу, рәсемнәр ясау оештырыла. 5-7 сыйныф укучылары сынлы сәнгать дәресләрендә «Ватан сакчылары нинди була” дигән темага иҗади биремнәр башкардылар (Укытучы: Гыйзәтуллина Г.Р.). Башлангыч сыйныфлардан 3,4 сыйныф укучылары Әхмәтшина Л.С. җитәкчелегендә бу юнәлештә аеруча зур эш уздырды. Балалар әтиләре, абыйлары, Армия турында рәсемнәр ясап килделәр. Бу рәсемнәр мәктәпнең күргәзмәләр залында урнаштырылды. 20.02.2016

-
2-4 сыйныф малайлары арасында “Ягез әле, малайлар!” ярышы булып узды. Ярышлар бәйрәм рухында- концерт номерлары белән башланды. Музыка җитәкчесе Әбелханова М.Г. белән әзерләгән җырлар кәефне күтәрде. Аннары булачак солдатлар ике командага бүленеп көч сынаштылар : “Орлы” –капитаны Бикчәнтәев Данис, “Адидас” – капитаны Туктаров Рәсим. Ярышлар бик кызыклы иде. Малайлардан көч, чыдамлык, төгәллек, тизлек таләп итүче уеннарны кызлар да көч биреп һәм кызыгып карап утырдылар. Ярыш булгач җиңүче дә билгеле булды. Беренчелекне “Адидас”лылар, икенче урынны “Орлы” командасы яулады. Ярышларны башлангыч сыйныф укытучылары Ахметшина Л.С. һәм Фәхертдинова И.М. оештырды. 20.02.2016

-
Хәрби-патриотик айлык кысасында 5-9 сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” дип аталган спорт ярышлары уздырылды.Чараның тантаналы өлешендә һәр сыйныфның кызлары укучы егетләрне котладылар.Шуннан соң жюри сайланды:Алинә, Айгөл, Энҗе, Гөлназ, Алсу түрдән урын алдылар.Ярышта 2 команда катнашты: “Катюша-1”(Капитан: Асадуллин Алмаз), “Катюша-2”(Капитан: Замалетдинов Илшат).Бәйгеләр берсеннән –берсе мавыктыргыч, кызыклы һәм авыр иде. Командалар аеруча эстафеталарны, “яралыны” коткару, тартылу, “хоккей”,”пилмән бөкләү”, “Кызлардан ким түгел” дип аталган ярыш төрләрен яратып үтәделәр. Спорт уеннары котлау сүзләре, теләкләр җиткерү белән аралаштырылып алып барылды.Тартылуда 7 сыйныф укучысы Вәлиев Инсаф абсолют җиңүче дип табылды. Ярыш ахырында бары бер очко аермасы белән Асадуллин Алмаз командасы 2 урынга чыкты, ә Замалетдинов Илшат төркеме “Җиңүче” исеменә лаек булды. Молодцы , егетләр! Булдырдыгыз! 20.02.2016

-
Ветераннар белән онытылмас очрашу мизгелләре. 18.02.2016

-
"Солдатлар" отряды смотрда матур чыгыш ясады. 18.02.2016

-
Башлангычларда җиңеп чыгучы "Пограничники" отряды. 18.02.2016

-
5-9 сыйныфлар арасында җиңүне "Комета" хәрбиләре яулады. 18.02.2016

-
"Весёлые ребята" лаеклы 2 урында! 18.02.2016

-
3 нче призлы урында "Катюша"! 18.02.2016

-
Смотрда актив катнашучы "Солдатлар" исемендәге отряд. 18.02.2016






