муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Катюша" исемендәге 9 сыйныф смотрда актив катнашучы дип билгеләнде. 18.02.2016

-
Район Ветераннар советы әгъзалары Айбетова Роза Хасановна, Хөснетдинова Җәүһәрия Исламовналар бүген график нигезендә мәктәбебездә кунак булдылар . Матур бизәлгән залда бәйрәмчә киенгән укучылар кунакларны дәртле җыр һәм махсус шигъри тәлгәшләр белән каршы алдылар.Алып баручы кызлар Галиуллина Гөлназ белән Шәрәфетдинова Зөлфия оста итеп шигырь сөйләделәр, 3 сыйныф укучылары матур итеп уенлы-хәрәкәтле җыр башкардылар. Кунаклар “Бүген патриот нинди була? “ дигән темага түгәрәк өстәл оештырдылар.Укучылар сорауларга җавап бирделәр, “Ватан”, “Туган ил” төшенчәләрен аңлаттылар. Һәр сыйныф үз куллары белән кунакларга берсеннән-берсе матур бүләкләр әзерләде. “Оста куллар” түгәрәгенең иҗат җимешләре (Җитәкчесе: Әхмәтшина Л.С), хезмәт дәресләрендә кызлар әзерләгән кул әшләре (Укытучы: Шәрәфетдинова Л.Г) күргәзмәне сокландыргыч матур иттеләр. Ветераннар укучылар чыгышын, бүләкләрне, мәктәпнең җылы халәтен бик яраттылар, кабат килергә сүз куйдылар. Очрашу күмәк фотога төшү белән аралаштырылып алып барылды. Соңыннан буыннар очрашуы чәй өстәле артында дәвам итте. Мәктәп администрациясе барлык сыйныф җитәкчесенә, музыка түгәрәге җитәкчесе Әбелханова М.Г, “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Әхмәтшина Л.С, хезмәт укытучысы Шәрәфетдинова Л.С, оештыру эшләрендә актив катнашучы Галиуллина З.Ф, 3 сыйныф укучыларына, Галиуллина Гөлназ белән Шәрәфетдинова Зөлфияләргә олы Рәхмәтен белдерә. 16.02.2016

-
15 февраля 2016 года в рамках Единой методической недели в школе прошел семинар учителей русского языка и литературы Буинского муниципального района РТ на тему «Использование современных образовательных технологий на уроках русского языка в условиях введения ФГОС ООО». Вниманию участников семинара был представлен открытый урок русского языка в 6 классе и мастер - класс на тему “Интерактивные методы обучения как средство формирования ключевых компетенций” , подготовленные учителем русского языка и литературы высшей квалификационной категории Ахмадуллиной Г.Р. Участники семинара отметили высокий уровень организации мероприятия и сошлись во мнении, что единый методический день способствует достижению таких общезначимых целей, как обеспечение единого образовательного пространства, повышения уровня информированности потребителей образовательных услуг, индивидуализации образования и успешности педагогов. 16.02.2016

-
Ветераннар белән очрашуга әзерләнгән күргәзмә аеруча матур булды.Кунаклар һәр әзерләнгән эшне яратып карадылар, оста һәм сәләтле укучыларыбызны мактадылар. 16.02.2016

-
“Россиянең чаңгы юллары”дип исемләнгән район спорт ярышында 8 сыйныфтан Шәрәфетдинова Зөлфия, Шакурова Айгөл, 9сыйныфтан Җамалетдинов Илшатлар уңышлы чыгыш ясады. Җыелма спорт командасы әгъзалары мәктәп данын һәрвакыттагыча тырышып якладылар. Җитәкчеләре - Вилданов Индүс Мәнсур улы үз укучыларыннан канәгать! 15.02.2016

-
9 нчы сыйныф укучылары өйдә белем алучы Камалов Илсафны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Алып барган бүләкләргә ул бик шатланды. Гаиләгә балалар волонтёрлык хезмәте дә тәкъдим иттеләр. Сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы белән берлектә оештырылган чара соңгысы булмас дип ышанабыз. 15.02.2016

-
Кышкы каникуллар вакытында районда уздырылган шахмат ярышларында 6 сыйныфтан Һадиев Булат, Камалов Раил, Галиуллина Гөлназ катнашкан иде. Ярыш нәтиҗәләре әле генә билгеле булды: район командалары арасында без 3 урында! Команданы җиңүләре белән кайнар котлыйбыз! (Җитәкчеләре : Гыйзәтуллина Г.Р.) 15.02.2016

-
Район шахмат ярышларында катнашып, 6 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ кызлар арасында шәхси беренчелектә 3 урынга лаек булды. Гөлназны бу җиңүе белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә мәктәп данын шулай уңышлы яклавын теләп калабыз.Ул Мактау кәгазе һәм медаль белән бүләкләнде. (Җитәкчесе : Гыйзәтуллина Г.Р.) 15.02.2016

-
Районда уздырылган иҗади бәйгеләрдә укучыларыбыз актив катнаша. “Коррупциягә-юк!” дип исемләнгән рәсемәр бәйгесендә катнашып, 1 сыйныф укучысы Галиуллин Илсаф 2 урын яулаган иде. Шушы көннәрдә җиңүче укучыларның рәсемәреннән районның коррупциягә каршы эшчәнлек алып баручы комитеты махсус календарь - буклет бастырып чыгарды.Тупланманың исеме “Буинск - территория без коррупции”дип атала.(Укытучысы: Гыйзәтуллина Г.Р.) 15.02.2016

-
Узган уку елы йомгаклары буенча мәктәп укучылар Спартакиадасында җиңеп чыгып- 2 урын яулаган иде. Ниһаять, физкультура укытучыларының район семинарында тантаналы рәвештә уку йортына җиңүче кубогы тапшырылды. Атна йомгакларына багышланган линейкада кубок кабат тапшырылып, Спорт казанышлары тактасында лаеклы урынын алды. 15.02.2016






