муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Хәрби – патриотик айлыкның иң югары ноктасы булган “Аҗаган” уены гөрләп узды бүген мәктәптә!Чара иртәнге 8 сәг.башланып китте. Ул тантаналы рәвештә батальоннар маршы белән башланып, рапорт тапшыруга күчте. Беренче “Лётчики” батальонының командиры- Замалетдинов Илшат, икенче “Катюша» батальоның командиры - Асадуллин Алмаз. Маршировкадан соң уен программасының иң мавыктыргыч өлеше башланды: Гарипов Р.Р.һәм Шәрәфетдинова Л.Г. снайперлар, Әхмәдуллина Г.Р.һәм Җәгъфәрова Ф.Ф. санитарлар, Әхмәтшина Л.С.һәм Фәхретдинова И.М. каршылыклар полосасын, Гарипова С.И. элемтәчеләр, Вилданов И.М. һәм Исланова Г.Г. чаңгы , Сираҗиев Р.Б. разведчиклар, Бикчәнтәева А.Р.һәм Гыйзәтуллина Г.Р. хәрби корреспондентлар ярышларын оста, мавыктыргыч итеп оештырдылар. Барлык ярышларда да зурлар белән бергә башлангычлар бертигез катнаштылар.Салкынча җил дә, җиңелчә буран да уенны тоткарлый алмадылар. Барлык ярышлардан хәбәрләр штабка вакытында җиткерелеп , газетага теркәлеп алып барылдылар. Җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны мактау сүзләре белән алкышлап, фотографияләрен дивар газетасына урнаштырып барылды.Барлык ярыш төрләреннән соң хәрби уенның иң югары нокталарыннан берсе булган Байрак алу эстафетасы оештырылды. Бу ярышта “Кызыллар” командиры Замалетдинов Илшатка тиңнәр булмады.Байрактан соң башлангыч сыйныф “хәрбиләре” тырыша-тырыша аркан тартты, алардан соң бу төрдә зур укучылар ярышты. Ә инде укучыларны иң кызыктырганы укытучылар белән аркан тартуда көч сынашу булды.Арган, талчыккан сугышчылар төшке ашка таралды. Ә спортзалда аларны бәйрәм концерты көтте. Менә шуннан соң барсын да кызыксындырган йомгаклау өлеше башланды. Барлык очколарны барлаганнан соң берничәгә генә калышып , “Зәңгәрләр” икенче урынга, ә “Кызыллар” беренчегә лаек булдылар. Уен буенча Бикчәнтәева А.Р. җитәкчелегендәге укучылар махсус видеофильм төшерделәр, аны ахырдан күмәк карау оештырылды.”Аҗаган” уены патриотик айлыкта үзенең лаеклы урынын алды.
Опубликовано: 24.02.2016К списку новостей





