• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

4 нче март көнне мәктәптә гөрләп “Әниләр һәм кызлар” уен - бәйгесе узды. Чарага 5-9 сыйныф укучылары, 1-9 сыйныф балаларының әниләре чакырылды. Урта һәм югары сыйныфларның берләштерелгән кызлар командасын 9 сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә, әниләрнең “ Улыбка” командасын Хәйретдинова Гөлсирә ханым җитәкләде. Барлыгы командаларда унберәр катнашучы иде.Уен шарты буенча кызлар һәм әниләр визитка, музыкаль номер, кулинария яисә салат, мода һәм макияж буенча биремнәр әзерләп килделәр. Жюрига 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат, укытучы Җәгъфәрова Ф.Ф, әниләрдән Каюмова Гүзәлия, Җәгъфәрова Гөлгенә, Аюпова Гүзәлләр сайланды. Зал тулы тамашада пантомима, спорт ярышы, кызыклы биремнәр алкышларга күмелеп, бер – берсенә үрелеп алып барылды. Тамашачылар хәлдән килгәнче уенда катнашучыларга ярдәм итергә тырыштылар, үзләре эшләп алган балларны рәхәтләнеп командаларга бүләк иттеләр. Кызларга очко алуда Акбаров Фәнилдә зур өлеш кертте: матур итеп татарча биеде. Әниләр командасы тамашачыларны үзләренең бердәмлеге, уңганлыгы, оста булулары белән шаккаттырды.Кызлар да әниләреннән калышмаска тырышты. Киеренке һәм күңелле ярыш бертигез нәтиҗә белән тәмамланды. Мәктәп администрациясе уен- бәйгене оештыруда зур өлеш керткән капитаннар Галимҗанова Алинәгә, әниләр “башлыгы” Хәйретдинова Гөлсирә Наил кызына , уенга әниләре килгән яисә катнашкан һәр сыйныф җитәкчесенә аерым Рәхмәтен белдерә.

Опубликовано: 05.03.2016



К списку новостей