муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Бүген ЮХИДИ бүлекчәсе административ бинасы территориясендә “Имин тәгәрмәч” яшь юл хәрәкәте инспекторларының район конкурсы узды. Анда район мәктәпләре укучыларыннан торган 21 команда катнашты. Һәркайсында 4 катнашучы иде. Конкурс дүрт этаптан торды: велосипедны фигуралы йөртү, тыкрыкта юл хәрәкәте көйләүне белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, иҗади конкурс. Мәктәп данын бу юлы ЮИД отряды әгъзалары 5 сыйныф укучылары Вәлиева Алсу, Хәйруллин Илмаз, Шәйдуллин Раят, 6 сыйныфтан Галиуллина Гөлназ яклады. ( Җитәкчеләре: Сираҗиев Р.Б.) 26.04.2016

-
Подведены итоги республиканской добровольческой акции «Весенняя неделя добра». В рамках акции «Весенняя неделя добра» в учебном заведении были проведены:16 апреля – « День добрых начинаний»,17 апреля – « День дружбы»,18 апреля – « День доброго кино»,19 апреля – «День доброго кино»,20 апреля – «День донора»,21 апреля - «День добрых дел»,22 апреля – «Добрая Земля»,23 апреля – «Георгиевская ленточка». В рамках дня добрых начинаний активное участие приняли учащиеся 3, 4 классов под руководством классного руководителя Ахметшиной Л.С. В этот день учащиеся начальной школы успели провести инсценированное представление для воспитанников детского сада, подарить улыбку и сувениры своим одноклассникам, побывать в гостях у своих бабушек и дедушек . Малышам очень понравилось делать добрые дела. В день дружбы учащиеся 1, 2 классов целый день говорили про дружбу. При этом были настолько вежливы и открыты, что минутная беседа между ними продолжалась почти полчаса. Свою дружбу ребята предлагали всем остальным, приглашая их при этом в свой дружный коллектив. День доброго кино подарил учащимся 6 класса совместный просмотр детского художественного фильма «Тимур и его команда». Учащиеся 6 класса – члены отряда «Самостоятельные дети» приняли активное участие в претворении в жизнь замысла этой ленты – они оказали посильную помощь пожилым. В «День донора» в 5 классе прошёл тематический классный час . Классная руководительница предложила вниманию детей презентацию о значении донорства, о бережном отношении человека к своему здоровью. О добром здоровье говорили и учащиеся 7 класса во время очередного классного часа. Учащиеся 9 класса в «День добрых день» помогли приготовить уроки учащимся 3, 4 классов. Настоящим трудовым десантом обернулась акция «Добрая Земля» для учащихся 8 класса. Дружной гурьбой после уроков учащиеся направились к территории, прилегающей к обелиску. Привели в порядок всю территорию .Члены ученического комитета учащихся школы приняли активное участие в акции «Георгиевская ленточка». Посетили на дому ветеранов педагогического труда, вручили ленточки и подарки .В рамках республиканской акции «Весенняя неделя добра» силами учителей и учащихся совершено много добрых и полезных дел. 26.04.2016

-
Түбән Наратбаш төп мәктәбендә 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан Илдар Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада” әсәре буенча ачык дәрес үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Зөлфия Фоат кызы “Модель Фрейер” структурасы һәм “Кисешүче фикерләр чолганышы” алымнары кулланды. Дәрес Федераль дәүләт структурасына туры китереп оештырылды. 26.04.2016

-
Татарстан Президенты аппараты күрсәтмәләре нигезендә 24 апрельдән 30 апрельгә чаклы мәктәбебездә “Парклар. Скверлар. Экологик инициатива. Экологик ГТО ” дип исемләнгән акция игълан ителде. Аның кысасында иҗади эшләр бәйгесе, бердәм сыйныф сәгатьләре, хезмәт десантлары уздыру күздә тотыла. Мәктәп укучыларында табигатькә сакчыл караш булдыру, сәламәт шәхес тәрбияләү иң төп бурычлар булып калачак. Чисталык булдыру буенча эшчәнлек һәр көн саен алып барыла: хезмәт дәресләрендә укучылар бик тырышып барлык участокны тәртипкә китерәләр. 26.04.2016

-
Укучылар арасында соңгы вакытта күп авыр сораулар барлыкка килә. Алар буенча һәрвакыт киңәш кирәк, дөрес юл табу авыр. Шул форсаттан мәктәпләрдә Балалар Ышаныч телефоны ( Международный детский телефон доверия) турында күп сөйләшүләр оештырыла . Быел да 25 апрельдән 17 майга чаклы шул исемле айлык игълан ителде . Аның кысасында ышанычлы әңгәмәләр, очрашулар, иҗади бәйгеләр оештыру күздә тотыла. Балаларның тормыш иминлеге һәр уку йортының төп бурычы икәнен истә тотып эшли мәктәп коллективы. 26.04.2016

-
Мәктәбебездә Тукай көннәре гөрли. Шул уңайдан “Без – Тукай оныклары” исемле күргәзмә эшләде. 25.04.2016

-
25 апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика тестын яздылар. Нәтиҗәләр уңай булыр дип ышанып калабыз! 25.04.2016

-
"Спортлы Татарстан" акциясенә йомгак ясалды.“Спорт – син тынычлык!” дип аталган атналыкның беренче көнен башлангыч сыйныф укучылары аеруча зур тырышлык белән үткәрде. 3,4 сыйныфлар бу көнне иртәнге зарядка белән башладылар , аннары язгы ГТО нормативларын тапшырырга керештеләр, зур тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Уку көнен йомгаклап балалар спорт турында кызыклы әңгәмәдә катнаштылар, кинофрагментлар карадылар. Укучылар һәр көнне спорт белән дус булырга сүз биреп, күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.“О спорт – ты мир! ” акциясе кысасында мәктәпнең җыелма спорт командасы районда уздырылган җиңел атлетика буенча сайлап алу ярышларында катнашты. Спортсмен кызларыбыз Хәйретдинова Эльвира белән Шакурова Айгөл, егетләребез Вәлиев Әлфис һәм Вәлиев Инсафлар бу чарага бик җаваплы килделәр, тырышып ярышның барлык этапларын үтәделәр. Командабыз башка командалардан бер дә калышмады, уңай нәтиҗәләр яулады. “Спортлы Татарстан “ акциясе мәктәп укучылары арасында спорт чараларында катнашуны активлаштырды. Уку йортының җыелма командасы районда уздырылган җиңел атлетика буенча Спартакиада ярышларында катнашты. Команда катнашып кына калмады, нәтиҗәле чыгыш ясады. Команда әгъзалары Ахатова Энҗе, Вәлиев Инсаф, Вәлиев Әлфис, Шәрәфетдинова Розана, Кадыйров Фаил, Хәйретдинова Эльвира, Шакурова Айгөл, Җамалетдинов Илшатлар Мактау сүзләренә лаек! Чөнки шәхси беренчелектә 7 сыйныф укучысы Ахатова Энҗе 2 урынга, 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат 4 урынга лаек булса; командабыз 10 команда арасында 4-че ! Бу уздырылган республика акциясе спорт белән кызыксынуны арттырды, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә зур урын алды. 23.04.2016

-
"Георгиевская ленточка" акциясе бездә! Шушы чара кысасында мәктәпнең укучылар комитеты, балалар оешмасы вәкилләре лаеклы ялда булган ветеран укытучыларны, тәрбиячеләрне, хезмәткәрләрне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап тасмалар таратырга булдылар. Иң беренчеләрдән булып учком рәисе урынбасары Шәрәфетдинова Зөлфия белән берлектә алар пенсионер Рахматуллина Нурия апада кунакта булдылар: тасма тактылар, бүләк тапшырдылар. Матур башлангыч Җиңү бәйрәменә чаклы дәвам итәчәк. Барлык сыйныф укучылары да актив катнашачак. 23.04.2016

-
Түбән Наратбаш төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында 22 нче апрель көнне “Иң матур язу”, “Иң пөхтә дәфтәр” бәйгеләре үткәрелде. “Иң пөхтә дәфтәр” бәйгесендә 5 нче сыйныфтан Хайруллин Илмаз һәм Вәлиева Алсу; 6 нчы сыйныфтан Галиуллина Гөлназ; 7 нче сыйныфтан Әхәтова Энҗе һәм Әхмәтшина Зилә; 8 нче сыйныфтан Шәкүрова Айгөл һәм Кадыйров Фаил; 9 нчы сыйныфтан Галимҗанова Алинә һәм Вәлиуллина Альбина җиңүче дип табылды. “Иң матур язу” бәйгесендә Вәлиева Алсу (5 с.), Галиуллина Гөлназ (6 с.), Вәлиев Инсаф (7 с.), Хәйретдинова Эльвира (8 с.) һәм Әхмәдуллина Рузана (9 с.) җиңеп чыкты. 22.04.2016






