муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
4 нче март көнне мәктәптә гөрләп “Әниләр һәм кызлар” уен - бәйгесе узды. Чарага 5-9 сыйныф укучылары, 1-9 сыйныф балаларының әниләре чакырылды. Урта һәм югары сыйныфларның берләштерелгән кызлар командасын 9 сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә, әниләрнең “ Улыбка” командасын Хәйретдинова Гөлсирә ханым җитәкләде. Барлыгы командаларда унберәр катнашучы иде.Уен шарты буенча кызлар һәм әниләр визитка, музыкаль номер, кулинария яисә салат, мода һәм макияж буенча биремнәр әзерләп килделәр. Жюрига 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат, укытучы Җәгъфәрова Ф.Ф, әниләрдән Каюмова Гүзәлия, Җәгъфәрова Гөлгенә, Аюпова Гүзәлләр сайланды. Зал тулы тамашада пантомима, спорт ярышы, кызыклы биремнәр алкышларга күмелеп, бер – берсенә үрелеп алып барылды. Тамашачылар хәлдән килгәнче уенда катнашучыларга ярдәм итергә тырыштылар, үзләре эшләп алган балларны рәхәтләнеп командаларга бүләк иттеләр. Кызларга очко алуда Акбаров Фәнилдә зур өлеш кертте: матур итеп татарча биеде. Әниләр командасы тамашачыларны үзләренең бердәмлеге, уңганлыгы, оста булулары белән шаккаттырды.Кызлар да әниләреннән калышмаска тырышты. Киеренке һәм күңелле ярыш бертигез нәтиҗә белән тәмамланды. Мәктәп администрациясе уен- бәйгене оештыруда зур өлеш керткән капитаннар Галимҗанова Алинәгә, әниләр “башлыгы” Хәйретдинова Гөлсирә Наил кызына , уенга әниләре килгән яисә катнашкан һәр сыйныф җитәкчесенә аерым Рәхмәтен белдерә. 05.03.2016

-
Менә ул безнең кызларыбызның җиңүче "Весна" командасы!!! 05.03.2016

-
Безнең супер-әниләр!!!!!!!!!!!!! 05.03.2016

-
Ярышның күңелле мизгелләре... 05.03.2016

-
Бәйрәмнең иң күңелле уены- "Тере курчак!" уены. 05.03.2016

-
7-8 сыйныф укучылары Әхмәдуллина Г.Р. җитәкчелегендә Буа драма театрында А.С.Пушкинның “Капитан кызы” әсәре буенча сәхнәләштерелгән тамашага сәяхәт кылдылар. Программа буенча каралган әсәр укучыларга ошады. 05.03.2016

-
Мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдуллина Г.Р, Гыйзәтуллина Г.Р. “Рус секреты” дип аталган Н.Лесков әсәре буенча Мари милли драмтеатры куйган тамашага сәяхәт кылдылар. 05.03.2016

-
Кошларга ярдәм итик! Бу шигарьгә кушылып, 9 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г.) мәктәп территориясендәге җимлекләргә кошларга дип азык салдылар. Бу файдалы гамәлгә кушылырга башка сыйныф укучыларын да чакырып калабыз. 05.03.2016

-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класс бәйгесендә катнашып, туган тел укытучысы Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы район күләмендә 3 урын яулады. Афәрин, алга таба да уңышлар Сезгә! 04.03.2016

-
Буа ветеринария техникумы үзенең ишекләрен 1 март көнне Буа шәһәре һәм районы укучылары өчен ачты. Очрашуга барган 9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Шәрәфетдинова Л.Г. белән берлектә техникум белән таныштылар, бик матур концерт карадылар, музей һәм лабораторияләргә экскурсия ясадылар. Очрашу уңай тәэсир калдырды. 01.03.2016






