муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
“Спортлы Татарстан” акциясе кысасында мәктәпнең җыелма спорт командасы әгъзалары Ахатова Энҗе, Вәлиев Әлфис, Хәйретдинова Эльвира, Шакурова Айгөл районда уздырылган җиңел атлетика буенча сайлап алу турында катнаштылар. Укучылар башка командалардан артта калмаска тырышып, зур җаваплылык тоеп уку йорты данын якладылар. Әлегә нәтиҗәләр билгесез, ләкин җиңүгә өмет зур!!! 19.04.2016

-
“Язгы изгелек атнасы” һәм “Спортлы Татарстан” акцияләре кысасында 17 нче апрель көнне гаиләләрдә “Имин сәламәтлек” (“ДОБРОЕ ЗДОРОВЬЕ” ) дигән темага сыйныф җитәкчеләре ярдәме белән әңгәмәләр оештырылды. Сәламәтлекнең мөһимлеге ата- аналар тарафыннан искәртелү аеруча отышлы: гаилә белән күмәк спорт чараларында катнашу, саф һавада уеннар оештыру, иртәнге зарядка һәм көндәлек режимны үтәү кебек сораулар күтәрелде. 18.04.2016

-
Бүген мәктәптә "Дуслык көне" дип исемләнгән тәрбия чарасы узды. 18.04.2016

-
"ГТО барыбыз өчен дә!" дип аталган чара узды мәктәптә. 18.04.2016

-
Татарстан Республикасы Президенты аппараты күрсәтмәләре нигезендә мәктәптә бүген “Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” (“ВЕСЕННЯЯ НЕДЕЛЯ ДОБРА”) һәм “Спорт- син тынычлык!” (“О СПОРТ – ТЫ МИР!”) дип исемләнгән акцияләргә старт бирелде. Иртәнге гомум планлаштыру утырышында бу оештырылачак тәрбия чаралары нигезләмәләре, уздыру тәртибе белән таныштырылды.Һәр сыйныф җитәкчесе, фән укытучысы бу эшчәнлеккә зур җаваплылык белән килде. Иң беренчеләрдән булып язгы изгелекләрне 3, 4 сыйныф укучылары башлап җибәрде: укучылар бу көнне кошларга оя куярга да, балалар бакчасындагы балаларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтергә дә, дәү әни һәм дәү әтиләргә кулдан килгәнче ярдәм итәргә дә өлгерделәр. Көн буе бары тик изгелекләр генә эшләү укучыларның үзләренә дә бик ошап китте. Алар бу эшчәнлекне оста оештырган укытучылары Әхмәтшина Л.С. аеруча рәхмәтле. Изге эшләр дәвам итәр! 16.04.2016

-
“Спорт – син тынычлык!” дип аталган атналыкның беренче көнен башлангыч сыйныф укучылары аеруча зур тырышлык белән үткәрде. 3,4 сыйныфлар бу көнне иртәнге зарядка белән башладылар , аннары язгы ГТО нормативларын тапшырырга керештеләр, зур тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Кояшлы матур көн бу уеннарны аеруча мавыктыргыч оештырыга булышты. Уку көнен йомгаклап балалар спорт турында кызыклы әңгәмәдә катнаштылар, кинофрагментлар карадылар. Укучылар һәр көнне спорт белән дус булырга сүз биреп, күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар. 16.04.2016

-
“О спорт – ты мир! ” акциясе кысасында мәктәпнең җыелма спорт командасы районда уздырылган җиңел атлетика буенча сайлап алу ярышларында катнашты. Спортсмен кызларыбыз Хәйретдинова Эльвира белән Шакурова Айгөл, егетләребез Вәлиев Әлфис һәм Вәлиев Инсафлар бу чарага бик җаваплы килделәр, тырышып ярышның барлык этапларын үтәделәр. Командабыз башка командалардан бер дә калышмады, уңай нәтиҗәләр яулады. Тренер Вилданов И.М. укучыларга рәхмәтен җиткерә, мәктәп коллективы спортсменнарга уңышлар теләп кала. 16.04.2016

-
Апрель ае тәрбия чараларына бай булып килде. Экология айлыгы, Тукайны искә алу көннәре, Җиңү бәйрәменә әзерләнү эшчәнлеге зур урын алдылар. Шулар белән бергә яңа “ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫ” һәм “СПОРТ – СИН ТЫНЫЧЛЫК!” дип исемләнгән акцияләргә старт бирелде. 16.04.2016

-
Экология айлыгы кысасында мәктәптә җыештыру эшләре күптән башланды. Технология дәресләрендә укучылар чүп – чарларны җыештырырга да өлгерделәр. Ә менә бүген күмәк өмә уздырылды. Бердәм булып эш иртән үк башланды. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп алдын бик тырышып чистартып куйдылар: бергәләшеп үләннәрне тырнадылар, чүпләрне ташып та өлгерделәр. 1-4 сыйныф укучылары эстафетасын 5-9 сыйныфлар да сүз китермәслек башкарды: 5,6,7 сыйныфлар күмәк эш башкарды; 8-9 лар алардан бердә калышмыйча эшләделәр. Чистарту эшләре белән бергә агачларны да аклап та куйдык! Әйләнә - тирә күз ачып йомганчы яшелләнде, чистарды, матурланды.Җыештыру, яшелләндерү эшләре әле дәвам итәчәк! 15.04.2016

-
Башлангыч сыйныф укучылары өмәдә! 15.04.2016






