муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
7 апрель көнне мәктәптә Бөтендөньякүләм “Без ГТО - га әзер” дип исемләнгән акция уздырылды. Бу чара Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан оештырылды. Бу чарада башлангыч сыйныфлар да актив катнашты. Алар көнне динамик пауза һәм зарядкадан башлады. Сәламәт булу турында күп әңгәмә һәм сорауларга җавап эзләделәр. 11.04.2016

-
«Экология. Иминлек. Тереклек» дип исемләнгән укучыларның XV район экология конференциясендә үзләренең эзләнү эшләрен яклап, 5 сыйныф укучысы Хәйруллин Илмаз лауреат исемен яулады (җитәкчесе Гарипов Р.Р.). 8 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранис (җитәкчесе Сираҗиев Р.Б.) сертификат белән бүләкләнде. Киләчәктә дә уңышлар телибез! 09.04.2016

-
Бүген мәктәптә "Кечкенә кулларның зур эшләре" диеп исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә табигатьне яктырткан һәм аны саклауга багышланган кул эшләре тәкъдим ителде. 2 нче сыйныф укучылары Вәлиева Инзилә, Серебряков Ибраһим, Серебрякова Әйшә, Сибгатуллин Динарларның, 3 нче сыйныф укучылары Камалова Зилә, Хәйретдинова Адилә, Гафиятуллина Сылуларның, 4 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Данисның һәм 7 нче сыйныф укучыларының иҗат җимешләре бик югары бәяләнде. 09.04.2016

-
7 апрель көнне мәктәптә Бөтендөньякүләм “Без ГТО - га әзер” дип исемләнгән акция уздырылды. Бу чара Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан оештырылды. Иртәнге зарядка урынына популяр флешмоб оештырылды, аннан соң укучылар “Сәламәт булыйм дисәң!” бердәм сыйныф сәгатьләрендә катнашты. Расписание нигезендә физкультура дәресләрендә 2-4, 5-9 сыйныф укучылары язгы ГТО нормативларын тапшырдылар. Һәр фән укытучысы үзенең дәресендә сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга багышланган әңгәмәләр уздырды. Көн дәвамында зарарлы гадәтләрне кисәтү, сәламәтлекне ныгытуга багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Сәләмәтлек көне тәрбия эшчәнлегендә үзенең лаеклы урынын алды. 08.04.2016

-
Районда 7 апрель көнне Бөтендөньякүләм сәламәтлек көне уңаеннан бию марафоны уздырылды. Мәктәбебез бу чарада ел саен актив катнашып килә . Быел да мәктәпнең җыелма командасы әгъзалары Чукмаев Салават (6 сыйныф), Галиуллина Гөлназ (6 сыйныф), Әхмәтшина Зилә (7 сыйныф), Шәрәфетдинова Зөлфия (8 сыйныф) бу ярышта катнаштылар. Биюче кызлар һәм егетебез ике сәгатьлек бию бәйгесендә бик теләп, яратып, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларны түземлелек буенча башкаларга үрнәк итеп куярлык. Шәһәр мәктәпләре укучыларыннан бер дә калышмадылар, мактауга лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр соңрак тапшырылачак! Мәктәп администрациясе яшь спортсменнарны марафонга алып баруда транспорт белән ярдәм итүче Шәрәфетдиновлар гаиләсенә Рәхмәтен белдерә. 08.04.2016

-
География һәм биология фәннәре атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныфта география фәненнән ачык дәрес булып үтте (укытучы Сираҗиев Р.Б.) Дәреснең темасы - "Һава торышы". Дәрес дәвамында укучылар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Үзләренең белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту өчен 6 сыйныф укучылары күптөрле проблемалы сорауларга җавап таптылар һәм биремнәр башкардылар. 08.04.2016

-
Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына методик эшчәнлеге планы нигезендә, география һәм биология фәннәре атналыгы кысаларында 5 нче сыйныфта география фәнненән "Җирнең эчке төзелеше" дигән темага ачык дәрес күрсәтелде. Укытучы Гарипов Раиф Рашат улының дәресе федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп төзелгәнлеге, укучыларга белем әзер рәвештә түгел, ә бәлки ул белемне укучыларның үзләреннән табарга өйрәтүгә юнәлдерелгәнлеге белән отышлы булды. 07.04.2016

-
Мәктәбебездә март аенда ук булачак беренче сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр" бәйрәме гөрләп үтте. Менә инде ай дәвамында "Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбе" уңышлы гына эшләп килә. Кыска дәресләр рәвешендә үткәрелүче мондый очрашулар булачак беренче сыйныф укучылары укытучыга, уку процессына ияләшсен өчен үткәрелә. 05.04.2016

-
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, китапханәче Исланова Г.Г. тарафыннан мәктәп күләмендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Башваткыч” уены үткәрелде. “Сердәшем гомер юлымда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм укучылар белән әңгәмә оештырылды. Бу тәрбия чарасы уңай бәяләнде. 05.04.2016

-
Язгы каникуллардан соң беренче линейка тулысынча 3 чирек йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланды. Мәктәп күләмендә “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә 4 сыйныф (С. җ. Әхмәтшина Л.С); “Иң тәртипле сыйныф” ярышында - 6 (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) һәм 8 (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) сыйныфлар; “ Иң күп бәйгеләрдә катнашучы сыйныф” өлкәсендә- 3 (С.җ.Әхмәтшина Л.С.) һәм 9 (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) сыйныфлар җиңүче дип табылды. Калган сыйныфлар да төрле юнәлешләрдә макталды. Линейкада соңгы 4 чиреккә бурычлар куелды, максатлар ачыкланды. 04.04.2016






