муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
География һәм биология фәннәре атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныфта география фәненнән ачык дәрес булып үтте (укытучы Сираҗиев Р.Б.) Дәреснең темасы - "Һава торышы". Дәрес дәвамында укучылар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Үзләренең белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту өчен 6 сыйныф укучылары күптөрле проблемалы сорауларга җавап таптылар һәм биремнәр башкардылар. 08.04.2016

-
Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына методик эшчәнлеге планы нигезендә, география һәм биология фәннәре атналыгы кысаларында 5 нче сыйныфта география фәнненән "Җирнең эчке төзелеше" дигән темага ачык дәрес күрсәтелде. Укытучы Гарипов Раиф Рашат улының дәресе федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп төзелгәнлеге, укучыларга белем әзер рәвештә түгел, ә бәлки ул белемне укучыларның үзләреннән табарга өйрәтүгә юнәлдерелгәнлеге белән отышлы булды. 07.04.2016

-
Мәктәбебездә март аенда ук булачак беренче сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр" бәйрәме гөрләп үтте. Менә инде ай дәвамында "Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбе" уңышлы гына эшләп килә. Кыска дәресләр рәвешендә үткәрелүче мондый очрашулар булачак беренче сыйныф укучылары укытучыга, уку процессына ияләшсен өчен үткәрелә. 05.04.2016

-
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, китапханәче Исланова Г.Г. тарафыннан мәктәп күләмендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Башваткыч” уены үткәрелде. “Сердәшем гомер юлымда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм укучылар белән әңгәмә оештырылды. Бу тәрбия чарасы уңай бәяләнде. 05.04.2016

-
Язгы каникуллардан соң беренче линейка тулысынча 3 чирек йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланды. Мәктәп күләмендә “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә 4 сыйныф (С. җ. Әхмәтшина Л.С); “Иң тәртипле сыйныф” ярышында - 6 (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) һәм 8 (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) сыйныфлар; “ Иң күп бәйгеләрдә катнашучы сыйныф” өлкәсендә- 3 (С.җ.Әхмәтшина Л.С.) һәм 9 (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) сыйныфлар җиңүче дип табылды. Калган сыйныфлар да төрле юнәлешләрдә макталды. Линейкада соңгы 4 чиреккә бурычлар куелды, максатлар ачыкланды. 04.04.2016

-
Быелгы язгы каникуллар вакытында укучылар өчен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр күп уздырылды. Мәктәбебез бу ярышларның барсында да бик актив катнашты. Катнашулар нәтиҗәле булды. 4 чирекнең беренче эшлекле линейкасында язгы каникуллар вакытында бәйгеләрдә актив катнашып җиңү яулаучы укучыларны бүләкләү булды. Ахырдан мәктәп елъязмасы өчен күмәк фотога төшү оештырылды. Без сәләтле укучыларыбыз, ихтирамга лаек укытучыларыбыз белән горурланабыз! 04.04.2016

-
9 нчы сыйныфларда “Һөнәрле булу – гәүһәрле булуга тиң” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате “киңәш базары” формасында үтте. Укучыларга үзләренең киңәшләрен авылның күренекле кешеләре стоматолог Сөмбелә Яхина, агроном Шәйхетдинов Хәйдәр, Татарстанның атказанган укытучысы Хисамов Зөфәр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ягафаров Равилләр бирде. Әдәби, иҗади, музыкаль булып чыкты очрашу. Укучыларга һөнәр сайларганда киңәшләребез ярдәм итсен иде, дигән теләктә калдылар кунаклар. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. оештырды. 02.04.2016

-
31 нче март көнне уздырылган “Сине җырлыйм , туган җирем!” дип аталган район туган якны өйрәнү конференциясендә мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясады. 8 сыйныф укучылары Хәйретдинова Эльвира (Фәнни җитәкчесе: Исланова Г.Г.) - 3 урын , Шәрәфетдинова Зөлфия (Фәнни җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.) – 2 урын , Шакурова Айгөл (Фәнни җитәкчесе: Гыйзәтуллина Г.Р.) - 3 урын; 9 сыйныф укучысы Вәлиуллина Альбина (Фәнни җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.) – 2 урын яуладылар. Укытучыларыбызны һәм укучыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! 01.04.2016

-
25 нче март көнне Яңа Чәчкаб урта мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшитнең 80 яшьлек юбилеена багышланган “Кояшлы ил” I республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә 3 сыйныф укучысы Вәлиева Зилә катнашты. Ул 1 нче урынны яулады һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 30.03.2016

-
23 нче март көнне Буа шәһәренең 5 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен “Барысын да белергә телим!” район конференциясе үткәрелде. Укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. 4 нче сыйныф укучысы Минкашева Ильвина -1 нче урын, 3 нче сыйныф укучылары Гафиятуллина Сылу һәм Камалова Зиләләр - 3 урын. Җитәкчеләре Ахметшина Л.С. 30.03.2016






