• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

Бүген мәктәптә 2-8 нче сыйныф укучылары өчен “ Соңгы кыңгырау ” шалтырады. Линейканың көн тәртибе 2015-16 нчы уку елы йомгаклары буенча уку алдынгылары - отличникларны Мактау грамоталары белән бүләкләүдән башланды. Шуннан соң ике елга бер тапкыр үткәрелә торган “Ел укучысы” бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр башланды. Барлык уку алдынгылары, мәктәпкүләм “Укучы” бәйгесендә катнашып җиңү яулаган укучылар уку йортының Мактау тактасы өчен күмәк фотога төштеләр. Сыйныфлар арасында ел дәвамында алып барылган “ Ел сыйныфы – 2016 ” һәм “Ел сыйныф җитәкчесе – 2016 “ бәйгесенә дә бүген йомгак ясалды. Быелгы бәйге нәтиҗәләре берничә күрсәткечкә бүленеп барланды. Иң төп күрсәткеч – “Иң яхшы дәрескә йөрүче “ сыйныф номинациясендә 5 сыйныф (Галиуллина З.Ф.) җиңеп чыкты. 2 урынны бу бәйгедә 7 (Гарипова С.И.) һәм 8 (Җәгъфәрова Ф.Ф.)сыйныфлар яулады. “Иң тәртипле сыйныф ” номинациясендә 8 (Җәгъфәрова Ф.Ф.) сыйныф җиңеп чыкты.” 2 урынны – 6 (Әхмәдуллина Г.Р.) , 3 урынны- 7 (Гарипова С.И.) сыйныфлары бүлеште. “Иң яхшы кизү торучы “ сыйныф номинациясендә абсолют җиңүче – 6 (Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныф дип табылды. 2 урында – 8 (Җәгъфәрова Ф.Ф.), 3 урында 7 (Гарипова С.И.) сыйныфлар җиңеп чыкты. “ Бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле” катнашучы сыйныф бәйгесендә 3 (Әхмәтшина Л.С.) сыйныф җиңеп чыкты. 2 урында – 9 (Шәрәфетдинова Л.Г), 3 урында – 4 (Әхмәтшина Л.С.)сыйныфлар алдынгылыкны алдылар. Тәрбия эшчәнлегенең төп юнәлеше спорт белән бәйле. Ел дәвамында барлык укучылар да ГТО нормативларын тапшырып килде. Йомгаклау линейкасында 5-9 сыйныф укучылары арасында алтын, көмеш, бронза дәрәҗәсенә тапшыручы укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Мәктәпнең “Иң төп алтын “спортсмены булып 9 сыйныфтан Җамалетдинов Илшат табылды.Барлык бүләкләүләрдән соң җәйге ялга инструктаж бирелде: юл йөрү кагыйдәләре , янгын куркынычсызлыгы, су коену кагыйдәләре, урманда булу шартлары, өйдә бала ялгыз булганда үзен ничек тотарга кирәклеге буенча искәрмәләр кат – кат аңлатылды. Барлык укучылар өчен дә бу җәйге каникуллар хәвефсез, имин булсын !

Опубликовано: 30.05.2016



К списку новостей