• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

27 нче гыйнвар көнне мәктәптә традицион очрашу – студентлар кичәсе уздырылды. Очрашуга мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы, хәзерге вакытта уку йортларында белем алучы чыгарылыш укучылары чакырылды. Чара дустанә әңгәмә рәвешендә оештырылды. Аның дәвамында студент тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирү, үзеңнең уку йорты белән таныштыру, бүгенге укучыларга теләкләр җиткерү белән үрелеп барды. Килгән кунаклар яраткан укытучыларына олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, истә калган иң кызыклы вакыйгаларга тукталдылар. Алар белән корылган әңгәмә махсус әзерләнгән презентацияләр , видеороликлар карау белән тулыландырылды. Мәктәп укучылары студентларга музыкаль номерлар әзерләде. Аеруча оста итеп Эльза биеде. Ә студентлар исеменнән укытучыларга Сөмбеләбез искиткеч матур җыр бүләк итте. Очрашуның тантаналы өлеше күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Ә инде сагынышкан сыйныфташлар , аларның сыйныф җитәкчеләре белән аралашу бүлмәләрдә бик җылы дәвам итте. Мәктәпнең тәрәзәләрендә ут озак сүнмәде. Туган мәктәбен сагынып очрашуга килгән укучыларыбыз Галиев Илнурга, Исланова Резедәгә, Залялова Алинәгә, Гафиятуллина Сөмбеләгә, Галимова Айгөл белән Вәлиев Фәнилгә, Хәйруллин Илнурга, Гарипов Рәдиф белән Вәлиева Энҗегә, Галимҗанова Алинәгә, Юсупова Адиләгә, Валиуллина Альбинага, Җамалетдинов Илшатка уку йорты администрациясе үзенең Рәхмәтен белдерә, укуларында уңышлар теләп кала. Шундый чаралардан соң тагын бер тапкыр мәктәпнең уңышлы уку йорты булуына кабат – кабат инананасың!

Опубликовано: 28.01.2017



К списку новостей