муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Уку елының иң зур тәрбия чараларының берсе булып саналган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп узды мәктәптә. Тантана 9 сәг. дулкынландыргыч шартларда башланып китте. Искиткеч матур, кояшлы көн моңа шатлык, дәрт өстәп торды. Бәйрәм түренә көчле алкышлар астында төп сәбәпчеләр - 9 сыйныф укучылары чакырылды. Аларны котларга бик күп кунак килде: әти-әниләр, ветеран укытучылар һәм тәрбиячеләр, авылдашлар, Пенсия фонды җитәкчесе Залялов Р.Г, мәгариф бүлеге начальнигының укыту- методик эш буенча урынбасары Бикчәнтәева А.Р, фермер Кадыров Ф-с . Ф, үзидарә башлыгы Вәлиева Ә.С, мәдәният йорты директоры Хасанов Н.З. Укучыларны котлауны мәктәп директоры Гарипов Р.Р. башлап җибәрде, ул махсус Мактау хатлары, сертификатлар тапшыру белән беррәттән чыгарылыш тасмалары да тапшырды. Бәйрәм дәвамында һәр кунак чыгарылышларга изге сүзләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды. Шаян шигырьләре белән учком чыгышы барысының да күңеленә хуш килде, ә 1-8 сыйныфларның котлавы аеруча матур булды. Әти-әниләр исеменнән Хәйретдинова Г.Н. балаларга иң изге теләкләрен җиткерде. Котлауларны шулай ук балалар бакчасы мөдире, беренче укытучы Әхмәтшина Л.С, сыйныф җитәкчеләре Җәгъфәрова Ф.Ф, Исланова Г.Г. бик матур итеп җиткерделәр. 9 сыйныфлар үзләре дә бик матур саубуллашу чыгышы әзерләгәннәр иде. Аларның җырлары- шигырьләре матур бию белән тәмамланды. Соңгы кыңгырауны быелгы 9 ларга узган еллар чыгарылышы вәкилләре Асадуллин А, Хәйретдинов Р, Храмов Д. тапшырды. Ә инде чын-чынлап соңгы кыңгырауны 1 сыйныфтан Рания белән 9 сыйныфтан Ранис чыңлатты. Һәркем тантанадан соң “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дип аталган махсус сыйныф сәгатенә юнәлде. Аны сыйныф җитәкчесе Исланова Г.Г. әзерләде. Соңгы уку көне укучылар өчен истәлеккә фотога төшү, күңелле сөйләшү- очрашулар белән дәвам итте. Алда имтиханнар. Уңышлар Сезгә, тугызларыбыз!
Опубликовано: 26.05.2017К списку новостей





