МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 07.04.2017

Мәгариф идарәсе хәбәр итә.
Буген 7нче апрель көнне Балтач районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм татар әдәбиятын укытуда дәвамчылык” темасына методик семинар булып узды. Анда мәгарифне үстерү институтыннан Сәгдиева Илсия Тәлгат кызы да катншты. Катнашкан укытучылар таныклыкка ия булдылар.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 07.04.2017

Мәгариф идарәсе методисты – Гаязова Р.С., Балтач гимназиясеннән: директор – Мухарлямов Р.К., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Юнысова Р.И., башлангыч сыйныфлар укытучысы – Хакимова Г.К. Зәй районында сәламәтлекне саклауга багышланган семинарда катнаштылар.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 07.04.2017

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан, Норма урта мәктәбендә мәгариф идарәсе методистлары – Ашрапова Р.Г., Гарипова Э.Р., Закирова Р.З. имтиханда катнашучы оештыручылар (организаторлар) өчен укулар уздырдылар. Анда барлыгы 55 укытучы документлар тутыру тәртибе, имтихан таләпләре белән таныштылар һәм тест эшләделәр.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 07.04.2017

Балтач спорткомплексында укучы кызлар өчен “Форпост” ярышлары узды.
-
Балтачта «Билингваль балалар бакчасы» конкурсы 06.04.2017

Бүген Балтачта «Билингваль балалар бакчасы» конкурсынын республика этабы уза. Мәгариф һәм фән финистрлыгыннан килгән комиссия җирәбә белән билгеләп 2 нче балалар бакчасы һәм Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасының эшчәнлекләренә бәя бирәчәк. Канашучыларга унышлар телибез
-
17 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза. 06.04.2017

17 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза.
-
Рәсәйкүләм дистанцион конкурс 06.04.2017

Рәсәйкүләм дистанцион конкурс
5 нче А сыйныфы укучыларының “Камета” һәм 2 нче А сыйныфының “Луч” командалары 4 нче Рәсәйкүләм дистанцион конкурсның “Есть идея” төркем эшләрендә катнаштылар. Бу чара “Яр-Чаллы дәүләт педагогик университеты”ның фәнни-методик җитәкчелеге инициативасы тарафыннан үткәрелгән иде.
Конкурс, укучыларның проект һәм тикшеренү характерындагы мәсьәләләрне чишә белүгә, килеп туган вәзгыять эчтәлеген анализлауга, уртак иҗади эш тудыруга, укучы һәм укытучы арасында бергә эшләү формаларын үзләштерүгә йөз тоткан.
Балалар җитәкчеләре психолог Җәләлова Әнисә Рәсим кызы ярдәмендә алган биремнәрне зур кызыксыну белән эшләделәр һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Ике команда да 3 нче урынга лаек дип табылды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
17 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза. 06.04.2017

2017 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза.
JuniorSkills – иртә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри әзерлек нигезләре һәм мәктәп укчыларының һөнәри осталыклары ярышының программасы. Бу прграмма Балтач районы башлыгының урынбасары -Сабирзянов Наил Нургаяз улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызының инициативасы белән районыбызда икенче ел уза.
4нче апрель көнне Батач урта мәктәбе базасында – электротехника, электромонтаж, слесарь; Балтач гимназиясендә – робототехника, дизайн, ресторан сервисы, чәчтараш; Карадуган гимназиясендә – татар ашлары компетенцияләре буенча һөнәри ярышлар узды.
-
Junior Skills 06.04.2017

-
2017 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза. 06.04.2017

Бүген 6 нчы апрель көнне Норма мәктәбе базасында – сайт булдыру, лаборатор-химик анализ, интернет әйберләр; профессиональ лицейда – кирпеч салу, сәркатип, пешекче; Борбаш мәктәбендә – агач эшкәртү, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча ярышлар узачак.
Жюри комиссиясенә саналып киткән юнәлешләр буенча районда эшләүче профессиональ хезмәткәрләр кертелде. Алар һәр компетенциядә үз фикерләрен әйтеп бәяләр куялар.
Укучыларыбыз бу ярышларда бик теләп катнаша, аларны әзерләгән остазларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ярышларның нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак.







