МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә.
17.02.2017
Диагностиеческие тестирования для 11 классников
16 февраля на базе МБОУ "Балтасинская СОШ" прошло диагностическое тестирование по русскому языку для выпускников- высокобалльников. Сегодня, 17 февраля, также для выпускников-высокобалльников проводятся тестирования по предметам по выбору: по обществознанию, биологии, химии.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 17.02.2017

Мәгариф идарәсе хәбәр итә
16 февраль көнне Балтач гимназиясенең бер төркем укучылары район мәктәпләрендә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм әти-әниләрен кунак иттеләр. Мастер-класста гимназия укучылары кунак кызларга тасма белән чигү серләрен ачтылар, үз эшләре белән таныштырдылар. Икенче мастер-класс торт пешерүгә багышланган иде. Соңыннан кунакларны әлеге рецепт белән пешерелгән бик тәмле торт һәм пирожныйлар белән чәй эчерттеләр. Һәр килгән балага истлеккә бүләкләр, үзе чиккән кул эше, һәр адымы рәсемгә тәшерелгән торт пешерү технологик картасы бирелде.
Чараны оештыручы технология укытучысы Фәния Ракиповна мондый мастер-классларны киләчәктә дә үткәрүне максат итеп куюын һәм катнашучылар саны күбрәк булсын дигән теләк белдерде.
-
«Яшь Кулибинчы» 17.02.2017

16 февраль ГБМБУ «Норма урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Яшь Кулибинчы» укучылар фәнни-практик конференциясе үтте. Конференция кунаклары Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы, игенчелек өлкәсендә уйлап табучы Гыймадиев Насих Гозәер улы булдылар. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда, районның яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә булдылар. Конференция кысаларында мәктәпнең «Интеллект» укучылар фәнни оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.Укучыларның фәнни-практик эшчәнлегенә бәя бирделәр. Гыймадиев Насих Гозәер улы үзенең ничек рационализатор булып китүе турында сөйләде һәм яшь уйлап табучыларга кыйммәтле киңәшләрен бирде. Килгән кунаклар Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Сабирҗанов Таһир Әюп улы укучыларның фәнни эшләрендәге җитешсезлекләрне бетерү юлларын күрсәттеләр. Конференциянең икенче этабында «Яшь Кулибинчы -2016» республика конкурсында катнашучы Балтач районы укучыларын дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Конкурсны оештыручы галимнәр Норма мәктәбеннән укучыларның аеруча күп катнашуын канәгатьләнү белән билгеләп үттеләр, алга таба җиңүләрнең тагын да күп булуын теләделәр. Шулай ук Балтач, Норма мәктәпләренең, Салавыч күп профильле лицее яшь уйлап табучыларының эшләре дә кунакларда зур соклану уятты.
Конференция Норма мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары, Смәел мәктәбе физика укытучысы Мөхәммәдиев Рөстәм Расил улының, Норма мәктәбе директоры Хаҗиев Фәрт Газим улының җырлары конференция бизәге булды. Балтач район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Гөлсинә Фазлый кызы фәнни-практик конференциясенең укучыларны шәхес буларак үстерүдә гаять уңышлы булын билгеләде.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 17.02.2017

Мәгариф идарәсе хәбәр итә
16 февраль көнне Балтач гимназиясенең бер төркем укучылары район мәктәпләрендә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм әти-әниләрен кунак иттеләр. Беренче мастер-класста гимназия укучылары кунак кызларга тасма белән чигү серләрен ачтылар, үз эшләре белән таныштырдылар. Икенче мастер-класс торт пешерүгә багышланган иде. Соңыннан кунакларны әлеге рецепт белән пешерелгән бик тәмле торт һәм пирожныйлар белән чәй эчерттеләр. Һәр килгән балага истәлеккә бүләкләр, үзе чиккән кул эше, һәр адымы рәсемгә тәшерелгән торт пешерү технологик картасы бирелде.
Чараны оештыручы технология укытучысы Фәния Ракиповна мондый мастер-классларны киләчәктә дә үткәрүне максат итеп куюын һәм катнашучылар саны күбрәк булсын дигән теләк белдерде.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 17.02.2017

Нәфис сүз осталары бәйгесе
10нчы февраль көнне район үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, нәфис сүз осталары бәйгесенең 2 нче туры узды. 14 яшьтән 24 яшькә кадәргеләр арасында Балтач гимназиясенең 11 нче А сыйныфы укучысы Хәйруллина Гүзәл I нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Патриотик җырлар бәйгесе 17.02.2017

Патриотик җырлар бәйгесе
Хәрби патриотик айлык кысаларында Балтач гимназиясендә 16 нчы февраль көнне ватанпәрвәр җырлар бәйгесе булып узды. Укучылар сугышта һәлак булган бабаларының, туганнарының фотоларын алып килгән иде. Бәйге 1 минутлык тынлык белән башланып китте. Һәр баланың йөзендә горурлык хисе балкый иде. Жюри әгъзалары укучыларның җырларны башкару осталыгын да, сәхнәдә үзләрен тотуларына да, артистлык сәләтләренә дә зур игътибар иттеләр. Осталар арасында иң лаеклылары сайлап алынды. 4 нче А һәм 5 нче А сыйныфы укучылары I нче урынга, 2 нче А сыйныфы укучылары II нче урынга, 4 нче Б сыйныфы укучылары III нче урынга лаек булдылар. Без алар белән горурланабыз, уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 17.02.2017

15 февраля 2017 года на базе МБОУ «Бурбашская СОШ» был проведен районный семинар для учителей предмета «Искусство». В ходе семинара были проведены уроки рисования ( 2 класс Хусаенова Ф.Х. ) и музыки ( Базагутдинова Д.М. ), мастер- классы (провели Каримова Ф.Р. учитель музыки МБОУ «Нурминская СОШ» и Магсумова Л.С. учитель рисования МБОУ «Балтасинская гимназия» ), внеурочное мероприятие «Җырлыйк әле» для детей среднего звена (Базагутдинова Д.М.).
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 15.02.2017

“Сирия балаларына” исемле акциядә районыбыз мәктәпләре актив катнашты. Дәфтәр, каләм, төрле уенчыклар һәм киемнәр үз ияләрен табыр дип өметләнәбез. Бу чарада катнашкан балаларга, укытучыларга һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
“Ягез әле, егетләр!” 15.02.2017

“Ягез әле, егетләр!”
Балтач гимназиясендә 14 нче февраль көнне “Ягез әле, егетләр!” исеме астында оештырылган чара узды. Спорт эстафетасында 5-9 нчы сыйныф егетләре катнашты. 6 нчы В һәм 5 нче А сыйныфы егетләре I нче урын, 6 нчы А һәм 5 нче Б II нче урын, 7 нче А III нче урынны алдылар.
Афәрин егетләр!!!
-
“Подари сердце” акциясе 15.02.2017

“Подари сердце” акциясе
14 нче февраль көнне Балтач гимназиясендә РДШ активистлары тарафыннан “Подари сердце” акциясе уздырылды. Оригами стилендә йөрәк ясауны башлангыч сыйныф укучылары бик тиз үзләштерде. Бу йөрәкләр иң кадерле кешеләренең күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.







