МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
12 апреля 2017 года "Психологический десант" прошел в МБОУ "Шишинерская ООШ" 14.04.2017

-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 12.04.2017

Мәгариф идарәсе хәбәр итә.
Буген районыбызда Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсының комиссиясе мәктәпләрнең шушы юнәлеш буенча эшләрен тикшерә. Әлеге конкурста республика буенча җиңгән 10 мәктәп 1 000 000 сум грантка лаек булачак. Балтач районнынан 3 мәктәп конкурста катнашу өчен гариза бирде - Нөнәгәр, Борбаш мәктәпләре, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе.
Белем бирү оешмаларының эшчәнлеге түбәндәге критерийлар нигезендә бәяләнә:
- Дәреслекләрнең, укыту-методик әсбапларның татар телендә булуы
- Педагогларның ике дәүләт телен дә белүләре
- Төп дәүләт имтиханнарын татар телендә бирүче укучылар саны
- Республика олимпиадалары нәтиҗәләре
- “Илһам”, “Туган тел”, Бөтенрәсәй татар теле һәм әдәбияты укытучылары конкурслары нәтиҗәләре
- Укучыларның татар һәм рус телләрен белүләре
- Кабинетларның җиһазланышы
- Авторлык программаларын куллану, эшләү, методик эшләнмәләр чыгару
- Укыту программасында милли-региональ өлешнең үтәлеше һ.б.
Катнашучы мәктәпләребезгә уңышлар теләп калабыз.
-
«SаMоSтоятельные дети» 12.04.2017

«SаMоSтоятельные дети»
МБОУ «Балтасинская гимназия» продолжает свою работу в Республиканском проекте «SаMоSтоятельные дети». Отряд «ЗОЖ - people» 7 апреля провел акцию «Будь готов! Скажи «Нет». Целью нашей акции было привлечение жителей района к вопросам наркомании и дальнейшее знакомство населения с Республиканским проектом «SаMоSтоятельные дети». Мы вышли на улицы района и провели среди жителей викторину «Знаешь ли ты закон?» и собрали подписи жителей принявших участие в викторине «С извлечениями из закона ознакомлен»
-
“Күренекле якташлар” проекты 12.04.2017

“Күренекле якташлар” проекты
Балтач гимназиясенең 6 нчы А сыйныфы март аенда “Күренекле якташлар” проекты буенча эш башлады. Бу проект кысаларында укучылар районыбызның танылган кешеләре турында мәгълүматлар туплап, иптәшләре алдында чыгыш ясый. 6 нчы апрельдә 1нче төркем укучылары райондашларыбыз – Советлар Союзы Геройлары белән таныштырды, иптәшләренең сорауларына җавап бирде.
-
Балтач районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. 12.04.2017

Балтач районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр.
« ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү » дигән темага багышланган чираттагы семинар 10 нчы апрельдә Куныр урта мәктәбендә узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына программа буенча ачык дәресләр, “Йолдызлар кабынганда...” исемле класстан тыш чара, осталык дәресләре күрсәтелде.
3 нче сыйныф укытучысы Л.Н. Гафиуллина Х. Халиковның “Витаминлы аш”, ә 5 нче сыйныф укытучысы Ә.Р. Саттарова Ф.Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз” текстлары өстендә эш алымнарын күрсәтсәләр , 8 нче сыйныф укытучысы Г.Х. Зиннәтуллина М. Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә язучы стиленең үзенчәлекләрен ачты. 4 нче сыйныф укытучысы Р.Г. Гайсина балаларны баш кисәкләр дөньясына алып кеде. Әлеге дәресләр ФДББС кысаларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүнең матур үрнәге булды. Укытучылар үзләренең дәресләрендә күп төрле эш алымнарын кулланды: төркемнәрдә эш, рольле уен, кластер төзү, ситуатив күнегүләр һ.б.
Мәктәпнең уку-укыту буенча директор урынбасары Г. Г. Закирова “Дәресләрдә БиС технологиясен куллану” темасына осталык дәресе уздырды.
“Йолдызлар кабынганда” дигән кичә – очрашуның кунагы мәктәпнең яраткан укучысы, хәзерге вакытта Казан федераль университетның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 2 нче курс студенткасы Гүзәл Закирова иде. Бик күп конкурслар җиңүчесе яшь иҗатчы укучыларга үзенең ялкынлы шигырьләрен, теләкләрен җиткерде.
Әдәби – музыкаль очрашу кичәсе кунакларга бик ошады, күңелләргә кереп калырлык булды. Укучыларның сәнгатьле сөйләмнәре, рольләрне артистларча осталык белән башкарулары тамашачылар күңелендә җылы эз калдырды.
-
Методический семинар «Преемственность в преподавании татарского языка и литературы в условиях реализации ФГОС»
07.04.2017
Методический семинар «Преемственность в преподавании татарского языка и литературы в условиях реализации ФГОС»
7 апреля в МБОУ "Блтасинская СОШ" прошел методический семинар «Преемственность в преподавании татарского языка и литературы в условиях реализации ФГОС» для учителей татарского языка и литературы. Цель проведения семинара: информационно-методическая поддержка учителей татарского языка и литературы в ходе реализации требований Федерального государственного образовательного стандарта общего образования.
Семинар вела старший преподаватель ГАОУ ДПО ИРО РТ Сагдиева И.Т. В ходе семинара рассмотрены следующие вопросы: проектирование региональной, этнокультурной, национальной составляющей основных образовательных программ общего образования (в том числе рабочих программ); преемственность программы "Формирование/развитие универсальных учебных действий (УУД)" в системе общего образования; реализация междисциплинарной программы "Стратегии смыслового чтения. Работа с текстом". По итогам семинара участники получили сертификаты ИРО РТ.
-
Татар теленнән бердәм республика тестлары турында
07.04.2017
Татар теленнән бердәм республика тестлары турында
24 нче апрель көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тестлары үткәреләчәк. Татар теленнән бердәм республика тесты, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан, татар теле фәненән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен тест үткәрү пунктында (Балтач мәктәбе) үткәрелә.
Укучылар үзләре укыган програмалар нигезендә тестларны 4 төрле юнәлешкә бүленеп эшлиләр: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен һәм удмурт, мари телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен.
Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән биремнәр белән, махсус бланкларда башкарыла. Укучылар башкарган эшләр тикшерү өчен төбәкнең мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшырыла.
-
I Межрегиональная научно-практическая конференция учащихся «Диалог культур» 07.04.2017

I Межрегиональная научно-практическая
конференция учащихся «Диалог культур»
С целью повышения интереса к изучению языка, истории и культуры родного народа, привлечения к исследовательской деятельности, развития способностей и готовности к самостоятельному изучению родного и иностранного языков 31 марта на базе МБОУ «Ципьинская СОШ» проведена I Межрегиональная научно-практическая конференция учащихся «Диалог культур».
В рамках конференции была организована работа в 7 секциях: «Русская филология», «Татарская филология», «Марийская филология», «Удмуртская филология», «История и краеведение», «Естественные науки (химия, биология, физика, математика)», «Сопоставление русского и родных языков». Участовали учащиеся МБОУ «Ципьинская СОШ», «Мало-Лызинская СОШ», «С. Кушкетская СОШ», «Тюнтерская СОШ», «Арборская ООШ», Нурминская СОШ», Улисьялская НОШ» Балтасинского района РТ, МБОУ «Арборская ООШ», МБОУ «Средняя общеобразовательная школа поселка Мариец», МБОУ «Сардаяльская основная общеобразовательная школа», МБОУ «Тат – Китнинская ООШ» Мари-Турекского района Республика Марий Эл. Победители конференции были награждены грамотами МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета».
-
Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек
07.04.2017
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек йөзеннән 4 нче апрель көнне Балтач гимназиясе җирлегендә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынау тестлары уздылар. Сынау Казан Федераль университеты әзерләгән биремнәр нигезендә сайлап алу предметы буларак үткәрелде. Биремнәрдә татар мәктәпләрендә укучылар өчен иҗади биремле изложение, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен изложение язу каралган. Башка еллардан аермалы буларак, бу уку елында рус мәктәпләрендә укучылар өчен телдән җавап бирү өлеше кертелде. Ул 4 биремнән тора: беренче биремдә күләме зур булмаган текстны кычкырып уку, икенче биремдә шартлы сораштыруда катнашу, өченче биремдә тәкъдим ителгән фото турында сөйләү, дүртенче биремдә, планга нигезләнеп, аерым бер темага эзлекле монологик сөйләү күз алдында тотыла. Төп дәүләт имтиханында катнашучы бер укучы бу биремнәрне 15 минут эчендә башкарырга тиеш. Җаваплар аудиоязмага теркәлеп бара. Мөндый төрдәге имтиханны безнең районда 18 укучы сайлаган. 4 нче апрель көнне бу укучыларның барысы да әлеге имтиханны биреп карауда катнашты.
-
3 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте 07.04.2017

3 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Быел районыбызның 11 мәктәбеннән 28 укучы икенче турга узды. "Яшь шагыйрь" номинациясендә Бөрбаштан Энҗе Корбангалиева, Нияз Нуретдинов, Нормадан Зәринә Әхмәтгалиева, Илүзә Мәхмүтова, Шеңшеңәрдән Илназ Сәмигуллин, Римма Шакирова, Чулпан Һадыева, Венера Габдуллина, Самат Хәертдинов, Илназ Батыршин, Ралинә Зиннәтуллина, Яңгулдан Искәндәр Шәфигуллин, Кече Лызидан Ралина Гәрәева чыгыш ясадылар.
Яшь прозаик номинациясендә Балтачтан Алия Нәбиева, Нормадан Әдилә Сабирова, Нөнәгәрдән Вилназ Гыйльфанов, Гүзәл Мәҗитова, Гөлинә Усманова, Пыжмарадан Лилия Таһирова, ә “Яшь драматург” номинациясендә Карадуганнан Зөһрә Камалиева, Нөнәгәрдән Алинә Габдрахманова сөйләделәр.
“Яшь журналист” номинациясендә Балтачтан Рахман Газизуллин, Түнтәрдән Фәнзил Гарифуллин, Эльвина Иванова, Нөнәгәрдән Лилия Шәмсетдинова, Алсу Әюпова, Илмир Гыйльманов һәм Балтач гимназиясеннән Илсинә Габделганиева катнашты.
21 нче апрельдә әлеге укучылар Казанда "Баскет-холл"да үтәчәк тантаналы йомгаклау чарасына чакырылачак. Нәтиҗәләр шунда билгеле булачак.







