МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Чакыру 06.02.2017
04.03.17 көнне Субаш авылы үзенең 130 еллык мәгариф тарихын билгеләп үтәчәк . Юбилей тантасы 12:00 дә авыл мәдәният йортында,икенче өлеше Мәктәп урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Субаш төп гомуми белем мәктәбендә сәг. 16:00 дә .
Мәктәпне кайсы гына елда тәмамласагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, барлык эш-мәшәкатьләрегезне калдырып, мәктәбебез юбилеена рәхим итегез!Көтеп калабыз!
Ихтирам белән мәктәп коллективы. -
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 06.02.2017

Акыл иясе һәм табибтан башка яшәп булмый.
Балтач гимназиясендә 11 нче сыйныф укучылары Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан Федераль университеты студентларының очрашуы “Укучыларның профессиональ үзбилгеләмәсен формалаштыруда профессиональ алым” девизы астында үтте. Булачак балалар табибәсе Әхмәдуллина Лилия һәм Хәсәнова Айгөл медицина университетында укуның кызыклы һәм авыр мизгелләре турында бәян иттеләр. Мифтахова Лира укучыларны Казан (Идел буе) Федераль Университетының төрле факультетлары, аларга укырга керер өчен кирәк булачак баллар турында сөйләде.
-
Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу 06.02.2017

Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу
Хәерле көн, ханымнар һәм әфәнделәр! Сезне S7 Airlines – авиокомпаниясене самолеты бортында корабль командиры һәм экипажы сәламли... . 9-11 нче сыйныфларның Гильмуллина Гүзәл белән очрашулары инглиз һәм рус телендә башланып китте. Ул S7 Airlines – авиокомпаниясендә стюардесса хезмәтен башкара. Бу һөнәр чит телләрне камил белүне, сәламәт, матур тышкы кыяфәттә булуны, аралашучан, кешеләргә психологик һәм физик ярдәм күрсәтүне таләп итә. Беренче минуттан ук Гүзәл үзенең тышкы кыяфәте һәм сөйләме белән укучыларны үзенә каратты. Ул бу хезмәтнең уңай һәм тискәре яклары, уку йортлары, төп вазыйфалары турында сөйләде. Бай эчтәлекле презентация күрсәткәннән соң укучыларның күпләгән сорауларына җавап бирде. Бу очрашу аларның күңеленә бик хуш килде.
-
Яхшы мастер эшкә тотынуыннан ук күренә. 06.02.2017

Яхшы мастер эшкә тотынуыннан ук күренә.
2 нче февраль көнне Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуга төрле югары уку йортларында укучы студентлар килгән иде. Кунакларыбыз – гимназиянең 2015 нчы елгы чыгарылыш укучылары Аветисян Давид, Васильева Регина һәм Закиров Тимур. Аветисян Давид бүгенге көндә спорт һәм туризм академиясендә белем ала. Бу уку йорты турында күрсәтелгән презентация укучыларга бик ошады. Шулай ук ул укучыларга вакытны ничек дөрес бүлү турында киңәшләрен биреп үтте. Казан дәүләт медицина университетында белем алучы Васильева Регина, икътисад һәм хокук институтында укучы Закиров Тимур да узләре укыган уку йортлары белән якыннан таныштырып киттеләр. Тулай торак тормышы, экзаменнар һәм зачетлар турында барган әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты. Бирелгән вакыт сизелмичә узып китте. Давид стипендияләр турында сөйләмен тактага мисаллар язып дәвам итте. Студентлар тарафыннан урынлы киңәшләр бирелде. Җылы мөхиттә узган бу очрашу 11 нче сыйныф укучылары өчен бик файдалы булуына иманыбыз камил.
-
06.02.2017

Якташыбыз – сәхнә йолдызы
Талантлы артистлар шаккаттыралар яки күз явын алалар, ләкин иң-иңнәре генә бер үк вакытта шаккатыра һәм күз явын ала ала. Шушы сүзләрне җөпләп 9-11 нче сыйныфларның Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Гөлназ Галимуллина белән очрашу башланып китте. Балтач гимназиясен тәмамлау белән, ул Казан театр училищесына кергән. 2009 нчы елда театрга эшкә чакырылган. Яшь булуына карамастан театрда дистәдән артык төрле рольләре бар. “Снежная королева”да Герда, “Башмагым”да Сәрвәр, “Алхимик”та Фатима, М.Фәйзинең “Галиябану”ында Галиябану һ.б. Театрдан тыш ул кино һәм телесериалларда да төшәргә өлгергән. “Мир” кинотеатырында “Айсылу” фильмының тәкъдир итү кичәсе узган. Төп рольдә – Гөлназ Галимуллина. Аның сүзләренә караганда кино өлкәсенә ул үзе дә уйламаганда килеп керә. “Барысы да в контакте сайтындагы кастингка чакыру хаты аркасында килеп чыкты. Режиссердан килгән хатны укыгач, моны шаярту диеп уйладым” – ди Гөлназ. “Бөтен кеше танышларсыз төп рольне алып булмавына инанган инде”. Кастингка бардым һәм мине кабул иттеләр. Бу хәлгә үзем дә шаккаттым, шул ук вакытта чиксез шат идем” 2015 нче елда ТНВ каналында тамашачыларга Габдрахман Әпсәләмовның әсәре буенча куелган “Ак чәчәкләр” сериалын күрсәттеләр. Гөлназ төп – Диләфрүз ролендә. Очрашу бер тында үтте. Укучылар соклануларын яшерә алмыйча Гөлназга иҗади уңышлар теләделәр.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 03.02.2017

2 февраль көнне Чепья урта мәктәбендә районыбызның математика фәне укытучыларның чираттагы семинары булып узды. Семинарның төп темасы - районда математика фәненнән белем сыйфатын күтәрү иде. 6нчы, 9нчы, 11нче сыйныфлар белән математика фәне укытучылары - Исаева А.Н., Абдуллова Г.С., Миронова Р.Н. ачык дәресләр күрсәттеләр. Түгәрәк өстәл артында бердәм дәүләт, төп дәүләт имтиханнарына әзерлек барышы, федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру буенча эш юнәлешләре каралды. 9нчы, 11нче сыйныфларның имтихан биремнәре буенча диагностик тест балларына нәтиҗә ясалды, белем сыйфатын күтәрү өчен конкрет чаралар билгеләнелде
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 03.02.2017

Балтач гимназиясе 19 гасырның әдәби балында бөтерелә
Җылылык, матурлык, сафлык, яшьлек.... Күңелдә кайнаган бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Йөрәкләр башкача типте, күңелләр башкача уйланды. Укытучылар яшьлеккә кайтса, укучылар бүген бу вакыйганың төп катнашучылары булуларына чын күңелләреннән шатланды. Нинди вакыйгамы? Әдәби бал (Литературный бал)... Зал 19 гасыр стилендә бизәлгән, күз явын алырлык егетләр һәм кызларның елмаюлы йөзләре күңелгә җылылык өсти. Сәхнәдә әле генә вальс әйләнсәләр, шул минутта романс яңгырый башлый, биюләр: полонез, кадриль, мазурка, контрданс, котильон - берсен - берсе алыштырып җилкендерә, дөньяны оныттыра. Балда иң бәхетле кыз белән егет Камилә белән Аяз булгандыр мөгаен, чөнки алар иң саф, иң матур, иң итәгатьле парларның берсе дип билгеләнде. Балдан һәр кеше җылы күңел һәм чиста хисләр белән таралды.
-
Укытучыларның кышкы спартакиадасы 02.02.2017

30 гыйнвар көнне волейбол ярышлары белән укытучыларның кышкы спартакиадасының муниципаль этабы башланып киткән иде. 31нче гыйнварда чаңгы, шорт-трек ярышлары узды. 1нче февраль көнне “Балтач” спорткомплексында өстәл теннисы, турникта тартылу, отжимание, канат тарту, волейбол ярышының финал этабы узды.
Урта мәктәпләр арасында гомуми зачетта түбәндәге мәктәпләр җиңү яуладылар:
1 урын – Балтач гимназиясе
2 урын – Чепья мәктәбе
3 урын – Урта Көшкәт мәктәбе
Төп мәктәпләр арасында җиңү яулаган командаларыбыз:
1 урын – Сосна мәктәбе
2 урын – Субаш мәктәбе
3 урын – Шубан мәктәбе
8 февраль көнне Кукмара районында зона ярышлары узачак. Ярышларга әзерлек максатыннан, иртәгә - 3 февраль көнне хоккей һәм волейбол ярышлары буенча тренировкалар башланып китә. Командаларыбызга зона ярышларында да зур уңышлар телибез.
-
Балтач гимназиясе укучылары полиция бүлегендә. 02.02.2017

Балтач гимназиясе укучылары полиция бүлегендә.
Балтач гимназиясенең укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән танышу максатыннан экскурсияләр оештырылып кына тора. Алар берничә көн элек гимназиянең «ФОРПОСТ» оешмасы әгъзалары белән берлектә район эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булып, полиция хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар. Бик купләргә сер булып тоелган ишекләр артында кемнәр эшләвен, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен күреп белделәр.
-
Юные таланты гимназии на конкурсе «Первые шаги» 02.02.2017

Юные таланты гимназии на конкурсе «Первые шаги»
29 января вокальная группа гимназии приняла участие в X Региональном фестивале-конкурсе юных исполнителей «Первые шаги» в городе Набережные Челны. Дети вернулись очень довольными. Выступили хорошо. Увидели много нового и интересного.







