МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
-
26 января 2026 года в МБОУ «Мало-Лызинская средняя общеобразовательная школа» прошел районный семинар учителей родного (удмуртского) языка и литературы 26.03.2026

26 января 2026 года в МБОУ «Мало-Лызинская средняя общеобразовательная школа» прошел районный семинар учителей родного (удмуртского) языка и литературы на тему «Особенности преподавания родного (удмуртского) языка и литературы в современных условиях». В работе семинара приняли участие учителя удмуртского языка и литературы образовательных организаций района. Участникам семинара были представлены открытые уроки учителей удмуртского языка и литературы Пчельниковой О. М., Антоновой Н. Л. Учащиеся 5-8 классов показали сценку «Тимуровцы» на удмуртском языке под руководством педагога -организатора Волковой А. М. Во время круглого стола были проанализированы уроки и мероприятия, рассмотрены актуальные вопросы преподавания родного языка в современной школе.
-
16 нчы февраль көнне Арбор төп гомуми белем мәктәбендә «Татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли-төбәк компонентын гамәлгә ашыру юллары» темасына район семинары узды. 17.02.2026

16 нчы февраль көнне Арбор төп гомуми белем мәктәбендә «Татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли-төбәк компонентын гамәлгә ашыру юллары» темасына район семинары узды. Чарада район мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинарда катнашучыларга мәктәп музеена экскурсия үткәрелде, Арбор төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Руфия Билсур кызының ачык дәресләре тәкъдим ителде.
Семинарның икенче өлешендә «Хыял артыннан» дип аталган, күренекле шәхесләр-танылган якташларыбыз белән очрашу кичәсе оештырылды. Чарада драматург, актер, педагог, режиссер, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, депутат, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, күп санлы премия һәм мактаулы исемнәргә ия Илгиз Газинур улы Зәйниев, танылган драматург, шагыйрә, тәрҗемәче, танылган җырчылар башкара торган бик күп җырларның авторы, дәүләт күләмендә үткәрелүче чараларга сценарийлар язучы Резеда Рифат кызы Гобәева–Зәйни, озак еллар «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында эшләүче журналист, мөхәррир урынбасары Зөлфия Гаян кызы Хәлиуллина катнашты. Кунаклар үзләренең иҗатлары, күпкырлы эшчәнлекләре белән таныштырдылар, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кичәне Арбор мәктәбе укучыларының матур, эчтәлекле чыгышлары бизәде. Семинарда катнашучылар Арбор мәктәбенең эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов чараны оештыручыларга һәм кайткан кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
11-13 февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 14.02.2026

11-13 февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Норма мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Давлетшина Галимә, 10 нчы сыйныфы укучысы Хаҗиева Диләрә, Смәел мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Нигъмәтҗанов Раушан олимпиадада призлы урыннар алдылар.
Укытучылары: Әсадуллина Энҗе Васыйл кызы, Якупова Гөлнур Зиннур кызы. Укучыларны һәм укытучыларны уӊышлары белән котлыйбыз!







