МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә.
08.02.2017
17 нче февральдә Карадуган гимназиясендә Муcа Җәлил исемендәге IVреспублика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Конференциянең беренче турына эшләрне кабул итү тәмамланды инде. 6-8 нче февральдә конференциягә тәкъдим ителгән эшләрне реценцияләү буенча комиссия утырышлары уза. Икенче турга узган укучыларның исемлекләре 9 нчы февральдә район мәгариф идарәсе һәм Карадуган гимназиясе сайтларында урын алачак.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 08.02.2017

В рамках республиканского проекта создания Национального мультфильма «ВЕК ТАТАРСТАНА», посвященного 100-летию образования ТАССР объявляется конкурс рисунков «Герб моего района» и поэтический конкурс «Герб – это символ нашего района».
Принять участие в конкурсах приглашаем учащихся 1-8 классов
Информация о проведении конкурсов размещена на сайте www.культурныйдневник.рф в разделе «Конкурсы»-«Век Татарстана».
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 07.02.2017

Бүген 7нче февраль көнне Балтач урта мәктәбендә әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы булып узды. Теләге булган ата-ана әлеге имтиханда катнашып имтихан уздыру тәртипләре белән таныша ала иде. Анда нәкъ БДИдагы кебек видеокүзәтчелек астында, кәрәзле телефоннарсыз, имтихан шартларына туры китереп, бланклар тутырып биремнәр эшләделәр. Әлеге акцияда барлыгы 61 кеше катнашты.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 07.02.2017

6 нчы февраль көнне мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева А.Ю. Карадуган гимназиясендә комплекслы өйрәнү нәтиҗәләре буенча педагогик совет уздырды. Гимназиядә укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру, фәннәрне укыту, документация торышы анализланды, киңәшләр бирелде.
-
2017 нче елның 1-3 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты булып узды. 07.02.2017

2017 нче елның 1-3 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты булып узды.
Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Гайфетдинов Айнур һәм Нургалиев Рәмзил “ЧПУ станокларында токарьлык эшләре” компетенциясендә 2 нче урын яулады. Без әлеге укучыларны һәм аларның остазлары - технология укытучысы Кәлимуллин Ранил Нурислам улын җиңүләре белән котлыйбыз!
Хәбибуллина Рәйсә Харис кызы,
укыту эшләре буенча директор урынбасары
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 07.02.2017

7нче февраль көнне лаеклы ялдагы укытучы Бариева Наилә Вадут кызының 60 яшьлек юбилее белән котлап мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызы мәгариф өлкәсенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 06.02.2017

Ученики МБОУ "Средне-Кушкетская СОШ имени О.Н.Исаева" участвовали в АКЦИИ "Мы за безопасность на дорогах "
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 06.02.2017

Яңгул балалар бакчасында ГАИ хезмәткәрләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар үтте. Кечкенәләр төркеме балалары "Светофор иленә сәяхәт" дип исемләнгән ачык шөгыль күрсәтте. Ә зурлар төркеме балалары кунаклар белән бергәләп КВНда көч сынаштылар.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 06.02.2017

В МБОУ "Улисьялская школа-детский сад" среди учащихся 1-4 классов прошел школьный конкурс на тему "Служу России", посвященный военно- патриотическому месячнику. Призовые места завоевали: I место - Иванова Ангелина 4 класс, II место - Федоров Александр 2 класс, III - Хакимов Ренат 3 класс.
-
Чираттагы җиңү 06.02.2017

Чираттагы җиңү
Балтач гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Хәйруллина Гүзәл бөтендөнья сәнгать мәдәнияте фәне (МХК) буенча Бөтенрәсәй предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Гүзәлне һәм аның җитәкчесе Мәгъсүмова Лариса Степановнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез.







